IX Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
«Исәнме ямьле язым»

Җылы яңгырларын яудырып, табигатькә яңа сулыш өрдең. Күңелемне үзгәрткәнең өчен мең рәхмәт сиңа! Һәр көн иртән елмаеп караган җылы кояшың, челтер – челтер аккан суларың, туган якларына кайтучы кошларың белән тагын да матураеп, ямьләнеп киттең.

Тәрәз каршымдагы каен агачына эленгән ояга кайткан сыерчыкларым мине сәламлиләр. “Әйдә безнең янга чык, язгы матурлыкка безнең белән шатлан!, -диләр сыман. Ә үзләре шул арада тиз – тиз каядыр очып барып кайталар. Ә мин беләм, аларның эшләре бик күп: ояларын чистартасылары, яңартасылары бар. Чөнки бик тиздән әлеге ояда “черек – черек” килүче нәни сыерчыклар туачак. Әти – әниләре исә авызлары белән бертуктаусыз ризык ташып ашатырлар да, нәни сыерчыклар тиз генә үсеп, оядан үзләре дә күренә башлар. Ә менә сыерчыкларның балаларын очарга өйрәтүләрен карап торсаң шаккатасың. Сыерчыклар да бит үз балаларын башка кошлар тимәсен дип ничек саклыйлар! Берәр ят кош якыная башласа, әти – әниләре үз гомерләрен дә аямыйча, шул кошларны куарга тотыналар. И-и-и нинди матур, эшчән, моңлы һәм матур сез минем сыерчыкларым!

Озак та үтми агачларда бөреләр зураеп, ачылып, яшел яфракларын ярырлар. Яз! Нинди саф, тәмле исле, искиткеч бит син! Кояш нурлары тагы да җылырак булып җиргә сибелер. Беләм, сизеп торам син безне – кешеләрне бик яратасың. Ә без – кешеләр сине үзебездә ихластан яратабыз! Синең сихри җылы кичләрең ни тора бит!

Әле генә җир өстен ап – ак кар каплап торган булса, алар кояш җылысына түзә алмый эреп, гөрләвекләр булып, урамнарны тутырып агарлар да инешләргә, елгаларга барып кушылырлар.

Йомшак җиләәр искән саен, әле бер,әле икенче якка нечкә билләрен борган зифа каеннарны гына күр син! Әйтерсең лә, язым, синең матурлыгың алдында алар да баш ия. Каеннар арасыннан Нәүрүзбикә килеп чыгар да, минем барлык өмет – хыялларымны чынга ашырыр сыман. Бары синдә генә шулай хыяллана алабыз бит , сихри язым!

Менә шундый уйлар белән тәле генә башын калкыткан яшеллек өстеннән хыял дөньясына кереп баруым. Баш очында ак болытлар, алардан түбәнрәк меңнәрчә чакырымнар үтеп туган якларына кайтып килүче кошлар оча. Безгә шатлык, куанычлар алып кайтыгыз кошларым минем! Мин сине, туган ягымны, әти – әниемне бик яратам!

Масгутов Ильяс Дилюсович
Возраст: 11 лет
Дата рождения: 08.12.2010
Место учебы: МБОУ Шеморданский лицей "Рост"
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Сабинский муниципальный район
Город: Богатые Сабы