XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Үз телем

Үз телемдә аралашам

Һәр бер әйткән сүзем саф

Таныш булыйк, шигьри җанлы

Татар малае Ильсаф!

Әби бабайларга кайтам

Чишмәне бик сагынам

Аккан су моңын тыңласам

Көй отып кайтам аннан!

Тукай шигырьләрен беләм

Һәм сөйлим аны яттан

Айлы кич әби сөйләгән

Әкиятләрне яратам

Туган телдә сөйләшәм

Кая гына барсамда

Үз телем көч бирә миңа

Ерак юлда арсам да …

Ситдиков Ильсаф Ильдарович
Страна: Россия
Город: Лениногорск