1
— Балалар, мин кайттым!
Әниләренең һәр кич әйтелә торган әлеге сүзләре бар өйгә кояш нурларын тутырган кебек, кинәт кенә яктыртып һәм җылытып җибәрә иде.
— Сәлам, әни! – дип, бүлмәсеннән кызы чыгып кочакка сарыла.Ул да булмый, чыр-чу килеп, игезәк уллары чыгып ,ике ягына асылыналар.Бу минутларның ни дәрҗәдә ләззәт һәм рәхәтлек биргәнен ана булган һәркем аңлыйдыр. Әйе, ходайга шөкер, зарланырлык түгел аның тормышы.Әле яшь кенә булса да, аның инде 4 баласы, җитеш тормышы,тату гаиләсе бар.Әтиләре дә бик ипле кеше булды,балалар өчен дә, хатын өчен дә чын терәк, ышанычлы ир.
— Әтиегез кая соң әле, күренми,-ди әни һәр балага үзенең назын, җылысын биреп,бит очларыннан үбә-үбә.
Ул арада әтиләре-Дамир да килеп керә. Ул йорт эшләрен кара кереп килеше икән инде. Гаилә әнә шулай кичкә җыелып,шау-гөр килеп тора. Дамирның йөзе бүген башка көндәгечә бик үк шат түгел кебек тоелса да, ”Арырыбрак киткәндер,-диеп уйлады Мәрьям,-олы бер йорт та аның өстендә, хөкүмәт эшен дә намус белән башкара ул. Җитмәсә, өлкән улларының да имтихан вакыты, аны да артык борчыйсылары килми,хәзер бит әнә, ЕГЭ, ОГЭ лар уйлап таптылар. “Пробный” дигән булып, ничәләр тапкыр имтихан тапшырттыралар. Узган атнада әнә математика биреп кайттылар. Нәтиҗәләрен көтәләр. Чыдасын гына балалар башы! Дөрес, Илназ йөзгә кызыллык китерми, Ходайга шөкер, гел “5”кә генә укый.Үзе кая соң әле бу малай, кичке 6 тула бит инде, озакламый кичке аш та өлгерә”. Мәрьям шулай уйларына бирелеп табын әзерли башлады.
— Абыең күренми,- диде ул янында булышып йөргән кызы Ләйләгә.
— Белмим,үзем дә аптырыйм. Әле ул мәктәптән дә кайтмады өйгә,- диде Ләйлә.
Кызга, чыннан да, бу гаҗәбрәк иде, чөнки абыйсының, беркемне дә кисәтмичә, болай озак кайтмый торганын хәтерләми.
Мәрьямнең нигәдер йөрәге “жу”итеп куйды. Уйлар йомгагы әллә кайларга тәгәрәде… “Дуслары беләндер,”- диеп үзен юатып караса да, ана кеше моның алай түгел икәнен үзе дә белә иде.Илназ әйтми йөри торганнардан түгел. Ул, үз-үзенә урын таба алмыйча, бүлмә буйлап йөренде… Игезәк уллары белән Дамир да аш бүлмәсенә чыкты. Хатын аның күзләренә текәлде, иренең кәефсезлеге сәбәбе арыганлык түгел…
— Дамир,-диде ул куркып кына, ләкин үз тавышын үзе ишетми иде ана,- син ни дә булса беләсеңме?… Нигә дәшмисең?… Ә үзе җавап көтмәде дә кебек. Ул җаваптан курка иде, ахры.
— Юк, әллә ниләр уйлама, тынычлан,-диеп тынычландырырга ашыкты әти кеше,бары
Ильназның математикадан “2” ле булган…Имтиханнан…
Бу минутта Мәрьям өчен бу иң шатлыклы хәбәр иде. Ул җиңел сулап куйды.Ә бүлмәдә авыр тынлык урнашты.
— Ничек инде??? – кызлары Ләйләнең кашлары әтисенеке кебек җыерылып менгән иде.
— Күрше кызы Ләйсән кереп әйтте,- диде Дамир,-бер сыйныфта укыйлар бит.
— Йә, Аллам,ничек алай килеп чыкты икән соң? Бик әйбәт укый иде бит,- диеп кенә әйтеп куйды ана, тик бу сүзләр аптыраганнан түгел, нәрсәдер әйтелергә тиешле булганга гына әйтелгән сүзләр иде. “Бераз тынычланыр да, кайтыр”,-диеп уйлады ана.Ләкин бу вакытлыча гына тынычлану булып чыкты, чөнки Илназ төн кунарга да өенә кайтмады..
2
Бу көн гап-гади көннәр кебек иде Ильназга. Менә ул, гадәттәгечә, сәгать алтыда торып маллар карады. Эшен бетергәч, кереп тамак ялгадыда, мәктәпкә китәргә әзерләнә иде. Ни күрсен:апае Ләйлә яңа гына торып маташа! Инде сәгать сигезенче унбиш минут бит!
— Сәгатькә кара! – диде ул Ләйләгә.
— Беләм! Хәзер тиз генә киенәмдә китәм.
— Ә игезәкләрне кем балалар бакчасына илтә?
— Абыем, син аларны алып кит инде,- дип ялварды кыз.
— Алар бит әле йоклый! Кара,сеңлем, мин соңга калам , үзеңнең эшеңне үзең эшлә!
— Бик зур рәхмәт, абый! – диде Ләйлә аңа үпкәләп .Тик абыйсы төгәл кеше иде. Бер минуткада соңга калырга яратмый .Ләйлә моны бик яхшы белә.–Төне буе биологиядән контроль эшкә әзерләндем, соң яттым,-диеп тә акланып карады Ләйлә, бу сүзләрнең абыйсына берничек тә тәэсир итмәсен алдан ук аңласа да.
— Дәреслекне контроль эш алдыннан гына укымыйлар аны, укытучыңа кереп әйтермен, беренче дәрескә аз гына(!) соңга кала диеп, кара аны, иркенләп йөрмә,-диде дә ,абыйсы ашыгып, чыгып та китте.
Авызын турсайтып, Ләйлә дә, игезәкләрне уятырга, йокы бүлмәләренә кереп китте. Дөрес сүзгә җавап юк шул…
Илназ ашыга-ашыга мәктәпкә керде.Ләйләнең соңга калуы турында Камилә Идрисовнаны кисәтте дә, үзе сыйныфына барып кушылды. Ул үз партасына килеп утырды. Хәзер менә математика керәчәк. Укытучылары Фаиль Маратович бүген имтихан билгеләрен әйтергә тиеш. Ильназ бик нык дулкынлана иде. Нигәдер, имтиханда ул фикерләрен туплый алмый аптырап бетте. Бик авыр биремнәр эләкте аңа. Геометриясе бигрәк тә авыр булды. Ике эше дөрес булырга тиеш бит “порог”ны үтәргә. (Кызык, татарчага турыдан-туры әйләндерсәң “тупса” була микән бу сүз?) Уйларның йөргән кызы Айгөлгә барып тоташканын Илназ үзе дә сизми калды. Имтиханнарга әзерләнүнең дә рәте булмады бит, күз алдында гел Айгөл, гел өйдә әзерләнеп кенә утырсаң, көләр кебек тоелды. Мәхәббәт дигәннәре шушыдыр, ахры. Әнә әтисе дә әниләренә шундый яратып карый, Илназ да Айгөлне күреп бер дә туймас иде кебек.
Сыйныф шау-гөр килә иде. Алар шат, бәхетле. Сыйныфташларын имтихан нәтиҗәләре әллә ни борчымый да шикелле. Фидаил турында әйткән дә юк инде.Ул мәктәпкә дә укырга диеп түгел, үзенең башкалардан өстенлеген күрсәтергә йөри кебек тоела Илназга. Әйе, сүз дә юк Фидаил бай, бик бай гаиләдән. Кешене кимсетү, түбәнсетү, төрлечә көлү аның өчен бөтенләй дә гадәти күренеш иде. Имтиханнар диеп сөйләшә башласаң, ирен чите белән генә мыскыллап елмаерга да күп сорамый ул. Имеш, шул да булдымы проблема? Ә башкалар аңа ярарга тырышалар, андыйларны Илназ Фидаилгә караганда да, сөймиерәк иде бугай. Фидаил дә, ачыктан-ачык күрсәтмәсә дә, Илназны күрә алмый иде. Илназга карата мәкерле планнар корганы карашыннан ук сизелә иде аның.
Ильназның уйларын бүлеп, сыйныфка Фаиль Маратович керде.Күзләр укытучыга текәлде.
— Бер “2”ле,- диде укытучы. Башлар Фидаилгә борылды.
Фидаилнең исә,аз гына да аптырау да, борчылу хисе дә күренмәде.
— Юк, укучылар, Фидаилнең “2” ле түгел. Ул “4” ле гә язган!
— Нәрсә??? – дип кычкырып җибәрде Фидаил. Менә монысы шаккаткыч иде. Сыйныфка бомба төштемени, бар да аптырауда.
— Ильназ, син бит яхшы белә идең математиканы,нәрсә булды?- диде укытучы.- Икеле, кызганычка каршы, синдә… Инде бу хәбәр сыйныфны бөтенләй дә шок хәленә китерде.
Укытучы абыйсы ниндидер юату сүзләре дә әйтте, ахры, тик Илназ боларны ишетер хәлдә түгел иде. Ә менә Фидаилнең ыржайган йөзен ул аермачык күрде, аныкы “4”ле булмаса да, бу кадәр гарьлек булмас иде, кая инде, әбиләр әйтмешли, ”әлифне таяк дип тә белмәгән” Фидаилгә “4”ле, имеш! Дәрестән чыгарга кыңгырау авазын ничек кирәк алай көтеп алды да, Илназ, туры ишеккә юнәлде.
— Әй! Ильназ! – диде аның артыннан йөгергән Фидаил,- күрдеңме минем “4” ле!
— Котлыйм,- диде Ильназ, коры гына.
— “Котлыйм”,- дип кабатлады Фидаил,- ул мин сине котлыйм! Юк,син күр әле! Мин “4” легә бирдем! Ә син?! Ботан имеш! Укытучылар теңкәгә тиеп беткәннәр иде, әзерләнмисең дип. Бирдем бит!!! Ха-ха,- диде ул теге ямьсез ыржаюы белән.
— “Бу әле соңгысы түгел”,- диеп авыз ачмакчы иде Ильназ, тик ул уеннан кире кайтты. Нәрсәгә сүз куертырга, Фидаилне генә түгел, берсен дә күрәсе килми иде аның бу минутларда. Айгөл авырып өйдә ята, бәлки, аның хәлен белеп кайтырмын, аны күргәч рәхәтрәк тә булып китәр,- диеп уйлады ул. Әмма Фидаилнең сүзе бетмәгән булып чыкты
— Син үз урыныңны хәзер аңладың инде, әйме?-диде ул, усал көлеп.Ә юлын белмәсәң, мин сиңа бик теләп булышырмын.Син просто неудачник! “2” ле алдың, йөргән кызыңны югалттың…
Китеп барган Илназ, кыпылт кына туктап калды.
— Ни әйтергә телисең, аңлатып сөйлә,-диде ул туры карап.
— Минме? Мин дөресен сөйлим! Айгөлне син соңгы тапкыр кайчан күрдең?
Әйе, соңгы көннәрне Айгөл авырыйм диеп, очрашуларга килмәде дә,үзе дә чакырмады. Телефоннан да корырак сөйләшкән кебек тоелган иде. Тик Илназ авыру кешене артык борчырга җөрьәт тә итмәде.
— Ха-ха,- диде Фидаил, Илназның икеләнгәнен күреп, ул-хәзер минеке! Без бергә!– дидедә, бәрелеп диярлек китеп тә барды.Аның әйтеләсе сүзләре әйтелеп беткән иде.
Ильназ ни әйтергә дә белмәде. Ул телефонын алып шылтырата башлады.
— Алло! Айгөл!
— Әйе.
— …
— Алло!
— Айгөл, мөмкин булса, мин синең хәлеңне белергә килер идем. Сөйлисе сүзләрдә күп җыелды.
Трубкада шомлы тынлык урнашты.
— Илназ… син… ни… килеп йөрмәсәң, яхшырак булыр иде…
— Айгөл…Димәк, Фидаил әйткән сүзләр дөрес?
— …әйе. Илназ, мин сине яратмыйм…
— Айгөл! Моны аңлар өчен, ике ел бергә очрашырга кирәк идемени?
Бу сүзләр батып баручының саламга ябышуы белән тиң икәнен Илназ үзе дә ачыктан-ачык аңлый иде, югыйсә,тик сүзләр үзеннән-үзе чыкты.
— Юк… аңлыйсыңмы син ,мин бит кыз кеше, хатын-кыз. Минем җылы-назлы сүзләр генә ишетәсе түгел, матур бүләкләрдә кабул итәсем килә. Фидаил миңа көндә розалар алып бирә…
— Шушымыни сәбәп?! Беләсеңме нәрсә?
— Нәрсә?
— Син… син!
Ул трубканы куйды. Аның бөтен җирне изәсе, ватасы килә иде. Ничек инде аңа бүләкләр кирәк? Ярату ул бит бер- береңә затлы-затлы әйберләр алу гына түгел! Аның ачуы чыкканнан- чыга башлады. Айгөлдән бу сүзләрне ул һич тә көтмәгән иде.
Өйләренә кайтып җиткәч тә, тынычлана алмады Илназ. Әйе, аның Фидаил кебек кесә тутырып акча йөрткәне юк, җәй көннәрендә эшләп алган акчасын да ул тиенен тиенгә әнисенә кайтарып бирде.Һәм, гомумән, әти-әни акчасына кыланып йөрүне ул кабул да итә алмас иде…
Ул атасының машинасына утырып олы юлга ( трассага) чыкты. Машинада йөргәне бар аның, тик болай рөхсәтсез беренче мәртәбә алуы иде. Аның гарьлегеннән җир тишегенә төшеп китәсе килде. Кеше, ачуыннан шартлый алса, ул инде күптән шартлаган булыр иде…
Илназ тизлекне арттырды. Әти-әнисе нәрсә дияр? Ике ел элек әнисенең сеңлесенең кызы “2” ле алган иде. И әнисе орышты, и орышты! Әтиседә сүзсез калмаган иде. Ә хәзер үз уллары “2” ле алгач нишләтерләр? Кыйнасалар яхшырак булыр иде, тик әти-әнисенең бер генә балага да кул күтәргәннәре моныңчы булмады.Бу оят инде бөтен авылга таралырга өлгергәндер, диеп уйлады ул. Иртәгә мәктәпкә ни йөз белән барырсың?…
Ул тагын тизлекне өстәде. Әйе, аны беркемдә, беркайчан да аңламый иде. Яшь тәшләре аны “маминькин сынок” дип үртиләр, гомумән, аның белән аралашмыйлар диярлек. Ата-анасы исә, гел барлык эшне аңа гына өяләр кебек тоела иде. Ә сөйгән кызы бөтенләй аны ташлап китте. Бай, затлы Фидаилга. Бүтән кешегә дә түгел, ичмаса! Фидаилгә! Бу дөньяның ни кызыгы бар соң?
Ә тизлек артканнан-арта бара, нидер сизенеп, куркуыннан, спидометр да, калтырана башлады.
— Минем үләсем килә!!!..
— Үләсең килә?..– ниндидер сәер,тыныч тавыш ишетелде.
— Әйе! – диде ул, үзе дә сизмәстән, бушлыкка җавап биреп.
— Якыннарыңны, димәк, кызганмыйсың, җиңел юл таптың?
— Тукта, мин кем белән сөйләшергә җыенам соң әле,-диеп,җавап бирергә дип ачкан авызын япты Илназ. Әбисе аңа адәмнәрнең ике иңендә ике фәрештә диеп сөйли иде, әллә чынлап та,илаһи зат эндәшәме миңа? Илназ шомраеп куйды. “Әйдә, имтиханың “2”ле, сөйгәнең сине роза чәчәкләренә алмаштырды, инде юләрлән дә”. Илназ үз-үзен ачуланып, газга китереп басты.
Шул минутта машина әйләнде, берничә тапкыр мәтәлде дә, инде мин син теләгәнне үтәдем, дигәндәй, тынып калды…
3
Ләйлә игезәкләр янына килеп утырды. Апайлары машиналы уйныйлар. Гомер булмаганны, алар да бүген тыныч иделәр. Ә менә әтисе белән әнисе бүлмәсендә…
Илназ абыйсы кайтмагач, алар бөтен кешегә шалтырата башладылар. Ләкин беркемдә аның кайда икәнен белми булып чыкты.
Ләйлә куркып куйды. Берәр хәл булган булса? Ул бу уйдан арыныр өчен, әнисе янына килеп утырды. Тик әнисенең дә күзләре елаудан инде шешенеп беткәннәр. Ни уйларга, кайдан эзләргә икәнен ана да, ата да инде белмиләр иде. Район шифаханәсенә дә шылтыраттылар, тик моргка шалтыратудан сүзсез генә икесе дә курыктылар. Билгесезлек өметләрне яшәтсә дә, илла да авыр иде…
Берничә сәгать үткәч, әнисенең апасы Кадрия килеп керде. Сулышы капкан хатын, Илназны Чаллы шифаханәсенә илткәннәрен, машинасы капланганын, үзенең аңсыз икәнен 1-2 сүз белән аңлатканда, әни кеше, Ләйләгә игезәкләрне карарга кушып, сабыр гына эшләр кушты. Бу минутта ул,әллә үзе өчен, әллә мөлдерәмә яшьле күзле кызын юатып, “Бар да яхшы булачак, бар да яхшы…” диеп кабатлый иде. Кадрия апасы, гаҗәпсенеп, ананы ашыктырды.
Олылар чыгып киткәч, Ләйлә идәнгә авып, кычкырып елый башлады… Әбиләре “Кычкырып елау безнең мөселман халкына хас түгел ул, елаганда да сабыр булырга кирәк”- дия иде. Әнисе әбисенең сүзләрен үтәведер, тик Ләйләдә бу көч әле юк иде…
Аны юатырга дип, ике игезәк апае килеп кочаклап алдыларда, үзләре дә аны аңлагандай, мышык-мышык килә башладылар…
4
Ильназ караңгылыкка очты. Ул бу караңгылыктан куркып:
— Әни! – дип кычкырып җибәрде.
— Нишләдең син, Ильназ? – диде аңа таныш тавыш.
— Фәрештә… – диде ул.
— Әйе, мин — Фәрештә.
— Бөтен җирем авырта… Үләм…
— Син үләргә теләгән идең бит.
— Ә мин үлдеммени?
— Әлегә юк.
— Нигә?
— Нигә??? – дип кабатлап сорады Фәрештә.- Күр, син нәрсә эшләдең…
Кинәт Илназ караңгылыктан чыгып, бер якты гына бүлмәгә эләкте. Ул як-ягына карады. Бу кечкенә генә бүлмә иде. Әнә җәрәхәтләнгән кеше дә ята. Тукта. Ул ич бу! Бар җиренә дә ниндидер чыбыклар тоташтырганнар, авызына ниндидер торбалар беркеткәннәр. Аның янында әнисе утыра. Елый-елый танымас хәлгә килгән. Әтисе бүлмә буенча үзенә урын тапмыйча, арлы-бирле йөри. Аныңда күзләрендә яшь. Илназның әнисен кочагына алу теләге шундый көчле иде, тик ул караңгылыкка очты…
— Улым… Илназ! Икеле алган өчен шушы адымга баралармы?Алай ярамый, улым! Билгене төзәтеп була бит! Ә өзелгән гомерне кире кайтарып булмый… Сине бит алда матур, ямьле, шат тормыш көтә. Нигә син аны ташлап китәргә телисең, улым??? Авырлыкларны җиңә белергә кирәк,улым. Болай гына бирешергә ярамый! Билге өчен генә тормышны ташлап китү дөрес түгел! кебектер, ләкин иртәгә, бәлки, ак булыр… Аллаһы Тәгалә биргән Тормыш бит ул аклы-каралы юллардан тора. Әйе, сиңа хәзер юлың кара сынауларны үтәргә кирәк. Бирешмәскә, аңлыйсыңмы, улым…
…Бәлки, Айгөл белән араларыгызны өзелү сәбәпчедер??? Әгәр шулай булса, улым, димәк син бик каты ялгышкансың! Дөресен генә әйткәндә, ул кыз миңа ошап та бетми иде. Син алдагы тормышыңда, һичшиксез, насыйбыңны табарсың!
Боларда сәбәп түгел икән, димәк, бездә гаеп??? Юк! Улым, ишетәсеңме! Юк! Ашыкма, улым! Авырлыкларны җиңәргә кирәк! Болай гына дөньядан китеп, син үзеңнең көчсез икәнен күрсәтәсең! Улым… – анасы бүтән сүз тапмыйча, елый башлады.Тик ул бер тапкыр да “үлем” сүзен телгә алмады, әйтерсең лә, үлем,исемен ишетеп, йөрәк парәсен алып китәр диеп курка иде.
Ильназ әнисе әйткән сүзләрнең барысын да ишетте…
Әнә әтисе…
— Ильназ… ничек хәлләрең??? – атасы яшь аралаш елмайды,- болай булгач, көрәшәбез, улым. Көрәшергә һәм бирешмәскә! Син булдырасың, мин беләм! – атасы аның рухын авыр вакытларда шулай күтәрә иде. Шушы сүзләрне ишетүгә, ул авыр кебек тоелган эшне дә җиңел генә эшләп ташлый иде. Ә хәзер… ә хәзер инде соң…- Әниеңне дә аз гына да уйламадыңмыни соң, бала… Сабыр итәр, итәр дә, сабырлык канатлары сынар диеп, куркам… Шушы кечкенә авырлыкларга да бирешкәч, тормышта зур кыенлыклар алдында нишләргә кирәк соң….
Атасы бүлмәдән чыгып китүгә, апае Ләйлә керде.
— Абый! – дип башлады ул сүзен,- Абый ,терел инде, зинһар өчен! Миңа үземә генә бик авыр. Ничек элек сизмәгәнемдер… Син булмагач, миңа хәтта чәйнекнедә күтәрүе авыр бит!.. Син бит мине явызлардан саклыйм диеп сүз бирдең, ә үзең…
— Абый! – дия-дия игезәкләр килеп аны кочаклады.
Ильназ, апайлары әзрәк үскәч, аларны футбол уйнарга өйрәтергә хыяллана иде. Әйе, күп нәрсә турында хыяллана иде ул. Мәсәлән, ул мәктәпне бетергәч, шәһәргә китеп инженер-төзүчегә укымакчы иде. Аннан инде профессиясе буенча эшкә кергәч, ата-анасына материаль яктан булышырга иде исәбе. Ә хәзер инде аның хыяллары аның белән бергә китәчәк… Кем сайлады соң бу юлны? Кем комачау итә планнарын тормышка ашырырга?…
— Минем яшисем килә! – дип караңгылыкка кычкырды, кинәт кенә йокыдан уянгандай, Ильназ.
— Мин бик шат! Син дөрес юл сайладың,- диде аңа Фәрештә.
5
Доктор бүлмәдән чыгып:
— Илназга тиз вакытта операция ясарга кирәк. Хәле начарланды,- диде.
Дамир егыла башлаган хатынын тотып калды.
— Ничек инде??? – диде Мәрьям,- ничек хәле… Ана катып калды.
Илназ караңгы упкынга тәгәрәде… Ул бар көче белән Үлем белән көрәште. Киләчәк гомере, туганнары өчен көрәште. Бу көрәшү бик озында, бик авырда һәм бик рәхимсез дә булды. Тик Илназ болай гына тиз бирешергә теләмәде. “Юк,- диде ул,- җиңә алмассың мине, әле минем тормышым башлана гына”… Үҗәтләнә-үҗәтләнә тырмашты ул.”Нинди түбән җанлы булганмын мин!” диеп үз-үзен битәрләде. Имтиханны ул, һичшиксез, бирәчәк, ә Айгөл… Ә Айгөл инде артта. Ул әле үз мәхәбәтен табачак. Аның Үлемне җиңеп, язгы кояш кебек нурлы, болындагы чәчәкләр кебек матур һәм чишмә кебек саф хисләр белән янып,сикәлтәле юлларны урап түгел, җиңеп, яшисе дә яшисе бар әле!
— Балам,- диде ана, чак кына күзен ачкан Илназга… — Балам…
— Әнием, гафу ит мине, мин хатландым. Мин сине башка беркайчан да сагышларга салмам,- диде Илназ, күз яшләре аша пышылдап кына.
Ничә тәүлек йокы күрмәгән, суырылып һәм сулыгып калган күзләрдә нур чаткылары кабынды. Ана моңа чын күңеленнән ышана иде…