Май аеның матурлыгын
Сөйләп бетереп булмый.
Шомыртлар ап-ак чәчәктә
Күңел әллә ни уйлый.
Әле генә кышкы салкын,
Ак карда иде дөнья.
Хәзер һәр тараф яшәрде
Үзгәреш сизәм көн дә.
Язның һәр көне дә эшле,
Йөрмибез без гел уйнап.
Бакчага түтәлләр ясыйм,
Гөл үстерергә уйлап.
Әтиемә-кашкарыйлар,
Әниемә-розалар.
Апаларым, үзем өчен
Ак таҗлы ромашкалар.
Сеңлемә дип гөл утыртам,
Аңа-кыңгырау чәчәк.
Бу гөлләрем үсеп китсә,
Бакчабыз ямьләнәчәк.
Бу бакчага „Дуслык” диеп
Исем бирергә телим.
Гайләмне уйлый-уйлый,
Халык җырларын көйлим.
Гаиләмдә-алты кеше
Һәрберсе миңа кирәк.
Һәрберсен дә бик яратам
Без-бер-беребезгә терәк.