Язның яме нәрсәдә соң димен?
Язның яме кошлар кайтуда,
Гөрләвекләр берсен-берсе куып,
Урам буйлап ташып агуда.
Язын агач бөреләнгән чакта,
Күңелләрдә сөю уяна,
Язын бар табигать генә түгел,
Кеше күңеле дә уйлана.
Яз өйрәтә безне күп нәрсәгә ,
Салкын җилдән исән калырга,
Тагын көчләр җыеп,яшелләнеп,
Матур итеп чәчәк атырга.
Һәр фасылның була үз мизгесе,
Кышның кары, күңелләргә аклык иңдерә,
Көзнең моңы, уйландыра безне,
Ә яз яме-бәхет китерә.