Яз җитте.
Менә инде яз җитте,
Җылы кояш та чыкты,
Безнең белән шаяргандай,
Нурларын җиргә сипте.
Җир өстен каплаган ап-ак
Кар — бозларны эретте.
Елгадагы бозлар белән
Салкын кышлар да китте.
Чыпчыклар да инде иртән
Күңеллерәк сайрыйлар.
Яз килүгә шатланышып,
Чырык-чырык җырлыйлар.
Тиздән кайтыр сыерчыклар,
Кара каргалар килер.
Җир өсте, агач-куаклар
Ямь-яшел тунын кияр.
Хыялларыма бирелеп,
Хисләнеп утырдым да,
Йөгереп чыктым урамга,
Нинди саф һава анда!
Бу матурлыкка куанып,
Яшәргә язсын җирдә!
Бәхет, саулык-сәламәтлек
Насыйп булсын һәркемгә!