XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Яусын карлар

Көне буе туктамыйча кар яуды. Ул бөтен дөньяны акка күмде. Урамда йөрергә сукмак та калмады. Мин бу күренешкә сөендем генә. Чөнки миңа әтием яңа чаңгы алып кайтты. Шул чаңгыларга басып тизрәк урамга чыгасым килә. Иптәш кызларым белән урманга да барырбыз әле. Миңа урманда кар өстендәге эзләрне күзәтү бик ошый.

Бервакыт шундый кызык хәл булды. Кардагы эзләр буйлап йөрүче бер мин генә түгел икән. Куак артында нидер барлыкны сизгәч, сискәнеп киттем. Ә анда… Аучы! Кемгә атарга җыена икән дип карасам, ерак та түгел бер агачта тукран утыра. Үзе туктаусыз тукылдый. Ни буласын аңламый да, сизми дә. Мин шулай дип уйлап та бетермәдем, янымдагы аучы абзыйның “мылтыгы” “челт” итеп куйды. Ә тукран тукылдый бирде…

“Тимәде”,- дип уйладым мин һәм аучыга эндәштем:

— Абый, атмагыз инде, аның да яшисе киләдер.

Ә аучы көлде генә:

— Сеңелем, мин бит фотога төшерәм, “атмасам”, сурәт ясап булмый,- диде.

Аннан мине дә бик матур бер чыршы янында фотога төшерде. Ә тирә-якта кар ява иде. Яусын карлар! Илдә тынычлык–иминлек булсын! Чын мылтыклар шартламасын! Ак карлы тыныч илдә исән-сау яшик!

Галиева Эльвина Артуровна
Страна: Россия