XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Яшәү яме

Җәйге эссе көн. Бераз җиле булмаса, бик бөркү булыр иде. Автобус китәргә әле ярты сәгатьләп  вакыт бар. Тынычрак булыр дип, бакча янындагы утыргычка килеп утырдым. Вокзалда кеше артык күп түгел. Шулвакыт минем күзем каршы якта утыручы яшь кенә бер хатын-кызга төште. Янында яшькә бераз өлкәнрәк апа да бар. Өлкән яшьтә булуына крамастан, ул хатынның очкынланып торган кара күзләрендәге яшәү дәртен абайларга мөмкин иде. Янындагы яшь хатынга ягымлы тавышы белән нәрсәләрдер әйтә, тик сүзләре миңа ачык ишетелми. Берара, елмаеп, хатынның аркасыннан да сыйпап куя. Хатынның бәхете ташып торганлыгы аңлашыла. Менә ул саубуллашта да җитез, матур адымнары белән тукталышка таба китеп барды. Ә яшь хатын уйчан гына карашы белән аны озатып калды.   

Миндә, ирексездән, алар турында беләсе килү теләге туды һәм яшь хатын янындагы буш урынга барып утырдым. Бераздан без күптәнге танышлар кебек сөйләшеп утыра идек инде. Берникадәр вакыттан соң яныбызга ханымның кызы да  килде. Мин аңа да үземнең язучы икәнлегемне әйттем һәм алар белән кызыксынуым өчен гафу үтендем. Алсу (ханым исемен шулай атаган иде) ипләп кенә башлаган сүзен дәвам итте.

… Апабызга 6 ай тулганда, аның әнисе авырып үлә, ә берничә айдан әтисе дә ташлап китә. Кечкенә бала шулай әбисе белән бабасы карамагында кала. Кечкенә чактан тормышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килә апабызга. Әбисе белән бабасы аны тәрбияләп үстереп, кияүгә бирәләр. Васил абый белән алар бик матур итеп яши башлыйлар. Тик табиблар, апаның бөерләре авыру сәбәпле, аңа бала табарга рөхсәт бирмиләр. “Баласыз яшәүнең мәгънәсе юк”, — дип, үз гомерен куркыныч астына куеп булса да, апа малайлары Илназны таба. Барысы да әйбәт кенә кебек иде, югыйсә. Юк шул… 30 яшенә җиткәндә (Илназга әле 7 яшь кенә иде), апамның бөерләре бөтенләй кибеп бетә һәм ул атнага өчәр тапкыр дүртәр сәгать дәвамында канын чистарттырып яшәүгә кала. Табиблар аның гомерен иң күбе өч ел дип билгелиләр.

Шифаханәдә апаныкы кебек диагноз куелган кешеләр бер-бер артлы үләләр (алар арасында яшьләр күп була, диагнозлары да күпкә җиңелрәк була). Шуларны күрү, үз хәлен аңлап тору апага бик нык тәэсир итә. Туганнары, якыннары аның күңелен күтәрергә тырышканда, ул: “Мин бит барыбер тиздән үләсе”, — дип әйтә торган иде. Аны мондый хәлдә күрү безгә дә бик авыр булды.

Көннәрдән беркөнне апа улын балалар бакчасыннан алырга баргач Илназ белән бер группага йөри торган Самат исемле малайның әбисе белән таныша. Алар юлда бергә сөйләшеп кайталар, өй янындагы бакчада да утыралар. Ниләр сөйләшкәннәрдер. Шуннан соң берникадәр вакыттан соң апа мәчеткә йөри башлады, намазга басты, сүрәләр өйрәнде, Корьән укый башлады ( хәтта ураза тота башлады). Апам тынычланды, яшәүнең мәгънәсен аңлый башлады. хәзер ул безгә дә дингә юл күрсәтә. Аның тормышы безнең өчен дингә көчле этәргеч булды.

Апабыз хәзер дә исән, инде унөч ел выкыт үтте.Малайлары Илназ мәктәпне тәмамлады, хәрби хезмәттә булды, хәзер югары белем ала. Ә апабыз, һәр үткән көнгә шатланып, Раббыбызга рәхмәт әйтеп: “Мин бүген дә малаемны, иремне күрәм. Кошларның сайравын ишетәм, сызылып таңнар атканын күрәм”, — дип, үзен иң бәхетле кеше итеп саный.

Апамның тормышы безнең өчен һәр яктан да үрнәк: ул мәчетләргә күп-күп итеп хәерләр бирә, ятимнәргә булыша, корбан чалуны бер елны да калдырмый, ураза айларында авыз ачарга мәчеткә йөрүче бар халыкны чакыра. Барча туганнары белән аралаша, ярдәмләшә, һәрберсенең хәлен белеп торырыга тырыша.

Бер сүз белән әйткәндә, апабыз Корьән кушканча яшәргә тырыша. Яхшылык күбрәк эшләгән саен, аның үзенә бәрәкәте күбрәк тә булып әйләнеп кайта. Без барыбыз, да аңа хөрмәт белән карап, аңардан үрнәк алып яшәргә тырышабыз.Күрәсез, бүген дә ул кызым белән мине (ирем үлгәннән бирле ул безне бик кайгырта) авылга озатырга килгән. Күрше-күләннәргә дә күчтәнәчен төяп җибәрде…

Алсу белән кызы, минем белән саубуллашып, үзләренә кунакка чакырып, китәргә кузгалдылар. Мин, сокланып та, әле генә ишеткәннәремә гаҗәпләнеп тә, аларны күзләрем белән озатып калдым.

   Автобус китәр вакыт җиткән иде инде. Әкрен генә тукталышка юнәлдем. 

Гайнетдинов Динар Фазылович