XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Яшәү яме

Тыныч тормышның яме югалды. Гаиләдә дуслык китте, олы кешегә хөрмәт бетте. Барысы да бер мизгел эчендә булды. Барысына да бер генә гаеп бар – фатир хосусыйлаштыру…

Әби-бабай, ике онык һәм килен кешедән торган гаилә бербөтен булып яшәделәр. Рәсимә белән Шәүкәт бабайга ул булган, Әминәгә тормыш иптәше, ә Алмаз белән Адиләгә әти булган кеше – Рәсимне югалткач та  алар сынмадылар. Әби белән бабай Алмаз белән Адиләгә куандылар, улыбызның җимешләре дип сөенеп яшәделәр. Әминә дә үз балалары өчен кайгырмады, чөнки өендә аларны караучы һәм ышыклаучылар бар иде. Шуңа күрә Әминә эшенә бирелеп эшләде, алдынгылар рәтендә булды. Тормышын башкача кору турында уйламады.

Дәүләт тарафыннан кертелгән барлык законнарны авыл халкы аңламаса да, ә менә йорт-җиргә караганын тиз үзләштереп алды. Өйләрен үз исемнәренә күчерү өчен мәш килеп (ә өйләр хөкүмәт тарафыннан төзелгән иде) йөри башладылар. Әминә дә кешедән калмыйм дип бу эшне башлады. Күп юллар үтте, төрле идарәләргә керергә туры килде, әмма үзенекенә иреште – өйне хосусыйлаштырды. Көтелмәгән нәтиҗә Рәсимә әбине шаккаттырды. Өй Әминә исеменә күчерелгән иде. Ничек шулай була инде? Нигә? Бу өйне бит Шәүкәткә биргәннәр иде. Гомер буе колхозда эшләп, югары үрләргә җиткән өчен бирделәр. Өй Шәүкәт исемендә булырга тиеш?! Берсе артыннан берсе сораулар туды. Ләкин җавап кына булмады. Әминә бу сорауларның берсенә дә җавап бирергә теләмәде. Гомумән, Әминәне алыштырып куйдылармыни. Әби-бабай белән сөйләшмәде, барсын да үзенчә эшләде. Бу өй минеке, бу минем каралты-курам дип кенә сөйләшә башлады.

Вакыт барган саен яшәү авырлаша башлады. Өй эчендәге бүлмәләр бүленде, бүлмәләргә йозак эленде, ашау да ике гаиләгә аерылды. Аралашу да әйе, юктан узмады. Оныклар ике ут арасында яшәделәр. Әниләренә каршы килә алмадылар, әби белән бабайны да рәнҗетүдән бик курыктылар. Өй эчендәге “пычрак” күрше-күләнгә дә таралды. Читтән торып кемдер бер яклы булды, кемдер әби-бабайны җәлләде, әмма шуннан ары китмәделәр.  Кеше гаиләсенә кысылуны кирәк тип тапмадылар.

Вакыт үтте. Тынычлыкның эзе дэ күренмәде. Әминә Рәсимә әби белән Шәүкәт бабайны өеннән куып чыгарды. Алар бер кечкенә өй сатып алып, шунда көн күрә башладылар.Тик  соңгы ел эчендә күргән авырлыклар карт белән карчыкны аяктан ектылар. Озак та тормады  Шәүкәт бабай гүр иясе булды. Рәсимә әбинең дә күзләре начарайды. Оныклар ике тарафка бүленде: Адилә әнисе яклы булды, ә Алмаз әби белән бабайны якынрак күрде, әмма әнисенең сүзен дә тыңлап, чын ирләрчә эшләде. Аның канында олы кешегә хөрмәт, әти-әнине рәнҗетергә ярамый дип кертелгән тәрбия өстенлекне алды.

Шуңа күрә шәһәрдән кайткан саен әби-бабасын күрмичә, хәлләрен сорашмыйча китмәде.Шушы оныкны күргәчтен, Рәсимә әби үткән тормышны искә төшереп, бик озак елап ала иде.Чөнки күршеләр белән дә тату яшәде, туганнар кебек яшәде, алардан да аерылу аңа авыр булды.

Әминә дә узе генә олы өйдә рәхәтлек кичермәде. Аны авыру җиңде. Яшәү сәгатьләре даруга бәйләнде.

Тормыш бит ул бумеранг: кешегә яхшылык эшләсәң, ул сиңа яхшылык булып кайта; начарлык эшләсәң, начарлык булып кайта. Хәзерге авыр тормышта бер-береңә карата миһербанлы, кешелекле булырга кирәк.

Зайнуллина Диана Алмазовна
Страна: Россия