Принято заявок
2685

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
«Яна тормыш»

                                                                        
                                                                                     Яңа тормыш

      Алсу гаиләләре  белән шәһәрнең икенче башына күченеп киттеләр. Алсу бик тә борчылды. Аның бер генә дә бу якларны ташлап китәсе килмәде. Чөнки, аның бала чагы, куңелле вакытлары, дуслары, мәктәпкә йөри торган сукмагы көн саен Алсуны көтәр шикелле иде

     Алсу яңа өйгә күченеп килгәч тә, үзенең бүлмәсенә кереп, тәрәзә аркылы урамга күз төшерде. Аның күзләренә яшь тулды. Алсуның күз алдына эллекеге торган урыны искә төшеп китте. Шулай тәрәзә аркыллы күзәтеп торганда, бер әбигә күзе төште. Әби сумкасыннан нәрсәдер чыгарып, җиргә төзеп куйды һәм, як-ягына каранып, кемнедер чакыра башлады. Алсуга бик кызык булып китте. Шул арада бер-бер артлы биш-алты песи каяндыр килеп чыкты, әбигә сырышып, җиргә куелган ашамлыкны күз йомганчы ашап бетерделәр. Алсу, тиз генә йөгереп, урамга чыкты. Ләкин, ул чыккан арада әби дә, песиләр дә юк иде инде.

     Алсу яңгыр яуган тавышка уянып китте. Тәрәзәгә күз салса, тагы кичәге әби,песиләрне ашатып, аларга нидер сөйләнә иде. Алсуның бик тә бу әби белән танышасы килде. Икенче көнне ул,йокысыннан торып, урамга чыгып, әби янына килеп басты:

— Исәнмесез, әби, — диде Алсу

— Исәнме, балакаем, – дип, карчык як-ягына каранып, песиләрне чакыра башлады.

— Сез, әби, песиләрне бик тә яратасыз бугай? – диде Алсу.

— Эйе,алар да бит җан иясе, аларның да бу якты дөньяда яшиселәре килә, — диде әби. Хәзер мин бу песиләрне ашатам да тагы өч урынга барып, калган песиләрне ашатам, — дип җавап бирде.

     Алсу сүзсез калды.

— Әби, сезнең көнегез шулай песиләр ашатып үтәмени? – диде Алсу,бераз песилэрне күзәтеп торгач

— Мин көндә бөтен җиргә дә җитешәм. Аннан  өйгә, тыныч күңел белән кайтып ял итәм, – дигән җавап ишетте ул.

     Алсу, әби белән саубылашып, кире өенә кереп китте.

     Алсу иртән иртүк торды, ак бантиклар тагып, беренче сентябрь көнне белем бәйрәменә барырга әзерләнде. Ул тиз генә кухняга кереп, суыткычтан колбаса, сөт алып, пакетка салды. Әлбәттә, әнисе рөхсәте белән.

     Мәктәпкә китәр алдыннан, Алсу әби янына килеп, пакеттагы ашамлыкларны песиләргә бирде.

— Иии балакаем, син бик тә акыллы кыз икәнсең, рәхмәт үзеңә, – дип ,әби Алсуның башынан сыйпап алды.

     Алсу яңа мәктәпкә бик тә шатланып, куанып барды. Ул үзенә яңа дуслар, иптәшләр тапты.Шул көннэн башлап Алсуның яңа шөгыле дә артты, көн саен өй каршысындагы песиләрне ашата торган булды.

Хамидуллина Ралина Радисовна
Страна: Россия
Город: Альметьевск