XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Ялгыз күбәләк

Авылда да инде караңгы төшеп килә, авылның буеннан-буена, мал-туар, җылы сөт исе таралган. Кошларның да сайраган тавышлары ишетелми, сирәк-мирәк кенә сайрашып алалар да, тыналар. Шомлы итеп кенә ябалак кычкырып куя, авылга бик якын урнашкан әрәмәлектән, ач этләр улавы ишетелә.

Якты, җылы көнне, караңгы, шомлы төн алыштыра. Авыл өйләренең утлары бер-бер артлы сүнеп баралар, авылда тынлык хөкем сөрә, тик менә авылның иң читендә урнашкан кечкенә генә бер йортның, бер як тәрәзәсеннән урам якка ут төшеп тора. Димәк, Чулпан тагын йокламый.

Чулпан- бик тыныч һәм серле кыз. Ул күктәге якты йолдызларны күзәтергә ярата. Ул аларны саный, тик санап бетерә алмагач, һәрберсен яхшылап карый. Йолдызлар аның белән үзләренчә сөйләшәләрдә, үткән тормышының һәрбер минуты, секунды белән ни дәрәҗәдә кадерле, кыйммәтле булганын да аңлаталар. Алар да бит кеше язмышына охшаганнар. Күк йөзен яктыртып, нур биреп, кешеләргә үз яктылыкларын өләшәләр дә, көтмәгәндә юкка чыгалар, “атылалар”. Ә йолдыз атылган чакта Сәриянең йөрәген нидер чеметкәли, тәне буйлап “каз йоннары” йөгерә. Әле унике яше дә тулмаган килеш әнисе якты дөнья белән хушлашып, аларны ташлап китүен бик авыр кичерде Чулпан.Шул хәлдән соң йолдызлар “атылуын” күрүе авыр иде аңа. Бу дөньяда аның өчен хәзер гаделлек дигән нәрсә юк та бит. Каян булсын ди! Аның әнисе бит бернәрсәдә дә гаепле түгел иде.

Кешеләргә дә бирергә теләгән, бары тик бер генә соравы бар аның: “Нигә дөньяда гаделсезлек хөкем сөрә, нигә?”. Тик бу сорауга ул кайчан да булса җаваб табыр микән, кешеләр беләме җавабны?

Алар бер ел элек гайләләре белән юл фаҗигасенә очрадылар. Менә шул көн аның исендә мәңге төзәлә алмаслык яра булып калачак. Бу көнне ул мәңге оныта алмячак! Әнисенең- соңгы көлүен… соңгы тапкыр “кызым” диюен… соңгы карашларын… соңгы сүзләрен: “күзем йомыла бит, нишлим?”- диюен. Юк, оныта алмаячак ул әлеге сүзләрне. Бик тырышса да оныта алмаячак!

Ә йолдызларга карагач, ул нигәдер гел әнисен исенә төшерә. Аның назлы итеп елмаеп торганын күргәндәй була. Әнисе белән бергә болында җиләк җыйганнарын, барысын, барысын да күз алдыннан үткәрә. Әкрен генә күзләреннән энҗедәй җемелдәп күз яшьләре атылып чыга. Бик тә тозлы шул ул күз яшьләре. Тозлы… Нәкъ менә Чулпанның йөрәгендәге мәңге төзәлмәс яра кебек.

Йолдызлар арасында түм-түгәрәк ай, моңаеп кына карап тора. Әнисенең моңсулы йөзе карап торган кебек тә була Чулпанга шул айдан. Моңсудыр әнисенә, ул Чулпаны белән ире Ринатны бик тә сагынадыр шул.

Әнисенең гел кабатлап тора торган бер сүзе бар иде: “Олы йөрәкле кеше бул, кызым?”. Кечкенәчагында Чулпан бу сүзләрнең мәгънәсенә төшеп бетмәсәдә хәзер, аңлый. Олы йөрәкле кеше ул- әнисе кебек кеше була, Рима апа кебек булу.

Ул үскәч олы йөрәкле кеше булырга хыяллана да, һәм булачакта, һичшиксез!

Менә шундый зур-зур уйлар кайный, кечкенә генә кызның күңелендә.

Күктәге йолдызлар әкрен генә күз алдыннан югала баралар. Инде беренче әтәч тавышлары да яңгырый. Бар җиһан татлы йокысыннан уяна, тик Чулпан гына күзләрен дә йоммады, ул тагын төнен йолдызлар белән уздырды.

Әнә урамда нинди матур күренеш, авыл томан арасында утыра, ә урман ягыннан әкрен генә кояш чыга. Таң ата, таң! Табигатьнең иң матур күренешләренең берсе, таң ату.

Чулпанның да күңеле тынычлап калды, күңеле бушады, ниндидер авыр таш төшеп китте. Ул әкрен генә урынынан торып, ишеккә таба атлады.

Ай-яй, бигрәк матур иде бу җәйге иртә! Һавасыда шундый җиңел. Үлән өстендәге чык тамчылары кояш нурында энҗе бөртекләре кебек җемелдиләр…

Кошларның сайраган тавышлары ишетелеп ала. Йокыга талган җиһан тормыш елгасын шау гөр китереп агыза башлый.

Чулпан бу тынлыкта утырды да, өенә таба атлады.

Иртәнге эшләрне бетергәч, Чулпан белән әтисе машинага утырып, әнисе янына киттеләр.

Сәрия зиратка килү белән, туп-туры әнисе каберенә йөгерде, кабернең туфракларын сыйпый-сыйпый ул аның белән сөйләште: “ Әнием! Нигә киттең безне ташлап, нигә? Нигә безнең турыда уйламадың? Синсез яшәү, яшәү булыр дип уйладыңмы? Биш кенә минутка булсада кайт син яме әнием!” Әнисе кайтмасын белсә дә, чакырды ул аны.

Әти белән кыз, зират рәшәткәсенә сөялгән килеш уйга батканнар иде… Ә алар өстендә ялгыз күбәләк очып йөри иде. Кызыл күбәләк!.. Әнисе ярата торган- кызыл күбәләк!..

Рашитова Алсу Илгизовна