XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Ялгыз йолдыз

Караңгы күк йөзе, иксез-чиксез кара диңгез… Еракта, шушы диңгездә бер йолдыз моңсу гына якты нурларын сирпи. Эх, яктыртыр иде бар дөньяны, көче генә җитми. Ай да, башка йолдызлар да юк. Нишлэп соң бу йолдыз ялгыз бүген? Әллә иптәшләре аны ташлап бүтән галәмгә күчкәнме? Әгәр шулай булса, ни өчен? Ник шулай караңгы соң буген, бу салкынлык җанга үтә…

Йокларга яткан җиреннән торып, Асия берникадәр вакыт үзенең балалар йортындагы бүлмәсенең зур тәрәзәсеннән төнге кышкы күкне күзәтте. Караңгылык аны куркытты, ул чын күңелдән йолдызны кызганды.

Асиягә быел 8 яшь тулды.  Үзе сипкелле, конгырт чәчле,  шомырттай кара күзле кызчык. Үзен белгәннән бирле шушы балалар йортында яши. Асия бик тыңлаучан, тәртипле, акыллы кыз. Балалар йортында аны тәрбиячеләр дә, балалар да хөрмәт итәләр, яраталар. Әмма иң яраткан, Асиягә якын булган тәрбияче – ул Чулпан Ренатовна. Әле һаман да хәтерли: Чулпан апасы монда эшкә кергәч, алар бик нык дуслашты, Асия Чулпан Ренатовнаны үз апасы урынына күрде.  Чулпан апасы эшкә килгәндә Асия йөгереп килеп аны кочаклап ала, ә Чулпан апа  йоклар алдыннан никтер нәкъ менә аның башыннан сыйпый-сыйпый аңа  һәм аның бүлмәдәшләренә әкиятләр сөйли.

Беркөнне  йоклар алдыннан Чулпан апа аларга Кыш бабай турында сөйләде. Кыш бабай Асиягә бик ошады, ул аның ак сакалына, кып-кызыл тунына һәм башлыгына, җылы итекләре белән бияләйләренә кызыкты. Асиянең Кыш бабайга хат язасы килде. Икенче көнне укудан соң буш вакытында бу эшне башкарып та куйды.

“Исәнме, хөрмәтле Кыш бабай! Мин сине чын күңелдән Яңа ел бәйрәме белән котлыйм. Минем исемем Асия. Миңа сигез яшь. Үзем балалар йортында яшим. Тәрбиячеләр мине тәртипле, тырыш һәм инсафлы бала диләр. Миңа синең турында Чулпан апа сөйләде.

Мин синнән бүләк сорамыйм, чөнки минем бөтен әйберем дә бар. Кыш бабай, син миңа бары тик гаилә, әти-әни бүләк ит. Минем энеләрем, сеңлеләрем, яки абый – апайларым булсын иде. Минем дә бүтән балалар кебек бәхетле буласым килә. Кыш бабай, зинһар, минем теләгемне үтә! Алдан ук рәхмәт сиңа! Асия. ”

Асия хатны балалар йортындагы ашханә залына урнаштырылган зур, ямь — яшел чыршы астына куйды.

Кич җитте. Чулпан апа балаларны йокларга яткызды, әкиятләр сөйләде. Ә аннан ул чыршы астында яткан хатны күреп, алып укыды. Күз яшьләре акты Чулпан апаның, ул ничек тә булса Асияне әти-әниле итәргә карар кылды.

Яңа ел алдыннан мәрхәмәтле кешеләр балалар йортында яшәүче балаларга бүләкләр тарата. Менә бу көнне дә балаларга бер апа белән абый килеп яңа ел бүләкләре өләште. Алар бик әйбәт, ярдәмчел һәм намуслы кешеләр икән, балаларны бик яраталар, шуңа балалар йортына булышалар. Бөтен балалар диярлек шат, әмма Асия генә күңелсез. Иртәгә инде Яңа ел бәйрәме, ә Асиянең теләге чынга ашмады: әти-әнисе һаман да юк.

Бүләкләрне өләшеп бетергәч, абый белән апа Чулпан Ренатовна белән нидер турында сөйләшеп тордылар. Кинәт Чулпан апа Асиягә төртеп күрсәтте, алар аңа карап елмайдылар. Асия уйларга да курыкты: бәлки бу абый белән апа аның булачак әти-әниседер?

Менә көтеп алынган Яңа ел да килеп җитте. Асиягә бу Яңа ел бүтәннәреннән аермалы булыр дип көтте. Балалар йортына иртән Чулпан апа белән бергә кичәге апа һәм абый килеп керде. Алар Асия янына килеп, аның исемен, яшен сораштылар. Асия аларның исемнәрен дә белде: Гөлназ апа һәм Ирек абый. Алар тиз генә китеп тә барды. Аннан соң Чулпан апа Асиянең янына килеп аның ишетәсе килгән сүзләрен әйтте: “Бүген кичен сине Гөлназ апаң һәм Ирек абыең үз өйләренә алып кайтып китәчәк, алар – синең булачак әти-әниләрең! Аларның өч яшьлек уллары Әмир дә бар, ул синең энең булыр! Син бик тиздән гаиләле, бәхетле булачаксың! Котлыйм сине, Асия!”

Асиянең шатлыгы эченә сыймады! Шушы сүзләрдән соң ул көне буе елмаеп, көлеп йөрде, бәхет аның йөзеннән китмәде. Асия булачак әтисе белән әнисенә гаилә рәсеме ясап буләк итәргә теләде. Ул анда булачак әтисен, әнисен, энесен һәм үзен ясады. Әти-әнисенә ошасын өчен, һәрбер кешене матур итеп ясарга тырышты. Бигрәк матур рәсем килеп чыкты!

Көн инде кичкә авышып бара иде, тиздән  яңа ел җитәр. Асия булган киемнәрен җыеп, бөтен әйберен барлап куйды. Аның тизрәк булачак өенә кайтасы килде. Әмма Гөлназ апа белән Ирек абый – аның ӘТИ – ӘНИсе хаман килми. Чулпан апасы аны алдадымы әллә? Бәлки яңа елга куандырасы гына килгәндер?

Менә кичке сәгатъ сигез, тугыз , ун булды. Буген тәрбиячеләр балалар белән Яңа елны төнге уникедә каршы алырга карар итте, бер кешедә йокламый, бөтенесе шат, Асия генә күңелсез. Чулпан Ренатовна да борчылып йөри, әнә йөзенән күренә, Асия янына да килми, чөнки ни дип әйтергә белми.  Димәк, бүген Асияне алмага килүче булмаячак, ә бит ул яхшы хэбәрен дус кызларына әйтергә өлгергән иде, аннан барысы көлер хәзер.

Унбер тулды. Балалар йорты гөр килә. Тәрбиячеләр ашханәдә тәмле ризыклардан өстәлләр әзерләде, шунда ук матур, кызыклы уеннар оештырды. Бар бала хәрәкәттә, төн җиткәнен сизмиләр дә. Асия генә утыра бер почмакта, яңа елны быел ул икенче төрле каршылар дип уйлаган иде бит.

Төнге унике булырга әз генә вакыт калды. Ниһаять, Чулпан Ренатовна үзендә көч табып, булачак әти-әнине эчтән генә ачуланып, Асиягә нидер аңлатырга теләп, аның янына килде. “Асия, кызганычка каршы, Гөлназ апа һәм Ирек абый сине алмага килмәделәр, шулай да син …” Асиянең күзләреннән яшьләр тамды. Әйе, аның хыяллары чынга ашмады… Шулчак шаулап торган ашханәгә  Ирек абый белән Гөлназ апа килеп керде, аларның битләре алсуланган, йөзләрендә борчу. Асия аларны йөгереп бары кочаклап алды. “Асия, Чулпан Ренатовна, без бик ашыктык. Көндез Әмир улыбыз авырып китте, температурасы бик югары булды. Инде әзрәк җиңеләйткәч, тизрәк монда йөгердек. Зинһар, гафу итегез безне!” Бу мизгелдә Асиядән дә бәхетле кеше булмагандыр. Бергәләп алар яңа туган елны каршы алдылар. Моннан соң инде беркайчан аерылмаслар.

Урамда салютлар атты. Күк йөзен алар төрле төсләргә манып яктыртып торды. Ә салютлар тынгач, Асия анда таныш йолдызны күрде. Ул бүген тагы да яктырак итеп нур сирпи. Ә янында аның туганнары – башка йолдызлар һәм ай балкый иде.

 

 

Хазиева Айлия Айдаровна
Страна: Россия
Город: Тимершик