XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Ялганчы малай

Яшәгән,ди, бер бик ялганчы малай. Ялганы өчен әнисе көн саен ачуланган:
— Улым, ялганлавыңнан тукта! Ялган сөйләү – ул бит зур гөнаһ!
Беркөнне малай әнисенә болай дип әйткән:
— Әни, җаным! Мин ялган белән килешү төзедем.Ул миңа: “Иң тәмле ризыклар ашатсаң, синнән китәчәкмен”, диде. Бик тәмле ризыклар пешер әле. Мин аларны урманга алып барып, ялганга тамагы туйганчы ашатыр идем, аннан соң ялганны урманда адаштырыр идем, өйгә кайткач, беркайчан да ялганламас идем.
Малайның әнисе тыйнак, гади кеше булган. Шуңа күрә ул улының сүзләренә ышанган һәм төрле тәмле ризыклар пешергән. Малай ул ризыкларны алган да урманга киткән. Урманга барып җиткәч, ризыкларны үзе ашап бетергән. Кайткач, әнисенә әйткән:
— Әни, җаным! Мин ялганны урманга алып бардым да аңа син пешергән ризыкларны туйганчы ашаттым. Аннан соң әйттем: “Ялган, мин хәзер синнән котылдым!”. Әйе, әйе, 3 тапкыр шулай дидем. Инде китәргә дип кенә җыенган идем, ялган кинәт аюга әйләнде һәм минем арттан йөгерә башлады. Каршымда зу-у-ур агач тора. Үрмәләп агачка менеп киттем. Аю да минем арттан үрмәләп менә башлады. Мин яфрактан яфракка сикердем, аю ботактан ботакка. Мин – ботактан ботакка, аю – яфрактан яфракка! Шу-у-ундый куркыныч булып китте. Нишләргә? Аска караган идем, бер зур чүлмәк күреп алдым. Ике дә уйлап тормыйча мин моның эченә сикердем. Чүлмәкнең күренер-күренмәс кенә ярыгы бар иде, мин шуның аша чүлмәктән чыктым. Аю да чүлмәк эченә сикерде, ул да минем шикелле ярык аша чүлмәктән чыга башлады. Үзе чыкты чыгуын, ә менә койрыгы кысылып калды. Мин өйгә йөгердем, ә аю, аю дим, урманда калды. Уф!
— И улым, улым! Син бит хәзер элекедән дә ныграк ялганлысың! – дип әнисе елый башлаган.

Тухватуллина Алия Миннесагитовна
Страна: Россия