Яхшылык һәм Яманлык
(Әкият)
Ерак-ерак илдә чәчәкләр җырлаган, ә җәнлекләр сөйләшкән заманнарда,
Яхшылык һәм Яманлык исемле туганнар яшәгән, ди. Яхшылык олы йөрәкле булган. Тирә-юньдәгеләргә ярдәм итәргә яраткан. Ул яраланган җәнлекләрне дәвалаган, шиңгән чәчәкләргә су сипкән һәм очраган һәркемгә елмаю бүләк иткән. Ә Яманлык шаярырга яраткан. Башкаларның игътибарын җәлеп итәргә теләгән. Бервакыт ул җирне җылыта алмасын өчен, кояшның елмаюын урлаган. Бөтен тирә-як караңгылыкка чумган. Чәчәкләр җырламый башлаган, җәнлекләр өннәренә кереп качканнар, ниндидер начар нәрсә көтеп, җил дә тынган. Яхшылык нәрсә булганын күреп алган да, кояшның елмаюын кире кайтару өчен озын сәяхәткә киткән. Юлда Яхшылык акыллы ябалакны очраткан. Ябалак аңа Яманлыкны табарга ярдәм иткән.
-Нигә болай эшләдең? -дигән Яхшылык .
— Мине берәү дә мактамый, яратмый. Шуңа күрә аларга үземнең көчемне күрсәтергә теләдем,-дип җавап биргән Яманлык. Яхшылык Яманлыкны кочаклап алган да: «Шундый начар шаяруларыңа карамастан, син минем өчен бик кадерле», — дигән. Әйдә, кояшка елмаюын бергәләп кайтарыйк. Һәм алар шулай эшләгәннәр дә. Яхшылык белән Яманлык кояшның елмаюын кире кайтарганнар. Дөнья яңадан яктылык һәм җылылык белән тулган. Яхшылык бар җирдә яманлыкка урын юк шул.
Суган
(Әкият)
Бакчада төрле яшелчәләр яшәгән. Бу яшелчәләр арасында суган да үскән. Ул бик ачы булган, шуңа күрә аның янына кем килсә дә елый икән . Шуңа күрә суган белән беркем дә дус булырга теләмәгән. Тик матур, зифа кызыл борыч кына аңа яхшы мөнәсәбәттә булган, чөнки ул үзе дә ачы икән.
Шул вакыт бакча хуҗабикәсе салкын тидергән, яшелчәләрне карый алмаган. Үсемлекләр кибә һәм матурлыкларын югалта башлаганнар. Шунда яшелчәләр суганның шифалы үзлекләрен исләренә төшергәннәр һәм аннан хуҗабикәне дәвалавын үтенгәннәр. Суган моңа бик сөенде, чөнки ул күптән игелекле эш турында хыяллана икән.
Ул бакча хуҗасын савыктырган. Яшелчәләр аңа бик рәхмәтле булганнар. Суган бөтен үпкәләрен оныткан, ә яшелчәләр аның белән дуслаша башлаган.