XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Яңа ел бүләге

     Тышта  кар ява. Күңелгә тынычлык, киләчәккә өмет өстәп, ап-ак кар ява… Ләкин Наиләнең күңеле тыныч түгел. Яңа ел җитте исә, ул боегып кала, җанына урын таба алмый борсалана башлый. Менә бүген дә нәрсәдер булыр төсле күңеле әллә кайларга ашкына. Балалар әтиләре белән урамга чыршы тирәсеннән әйләнеп керергә чыгып киттеләр, ә Наилә күңеле белән әллә кайларга очты.

     Аның балачагы бик бәхетле иде. Әнисе -мәктәптә укытучы, әтисе-шофер, Наилә мәктәптә укый, энесе Нәфис бакчага йөри. Алар буш вакытларында су керергә, җиләк, гөмбә җыярга йөриләр иде.

     Ләкин бу бәхет озакка бармады. Яңа ел бәйрәменә күчтәнәчләр алырга район үзәгенә киткән әти-әнисе өйгә әйләнеп кайтмады. Алар юл һәлакәтенә очрап, ике кечкенә сабыйларын тормыш кочагына ташлап, мәңгелеккә китеп бардылар. Наилә бу көннәрне төштә кебек кенә хәтерли. Ә энесе Нәфис, кечкенә малай, күнеле белән нәрсәдер булганын аңласа да, акылы белән эле кабул итә алмый- иптәшләре белән уйнавын белә.

    Шушы көннән ике баланың юллары аерыла. Наилә әбисе белән яши башлый. Карт әби кечкенә Нәфисне карарга көчем җитмәс дип, балалар йортына бирергә мәҗбүр була. Кыз энесен бик юксына һәм үскәч аны эзләп табарга үз-үзенә сүз бирә. Ләкин күпме генә эзләтсә дә, энесе табылмый. Балалар йортыннан аны бер гаилә уллыкка алган булган. Кызганыч, бу- Нәфис турында соңгы мәгълуматлар иде шул.

    Ишектә кыңгырау тавышы Наиләне авыр хәтирәләрдән айнытып җибәрде. “Ай, Ходаем, кайтып та җиттеләр, өстәлем дә әзер түгел, сәгать 12 дә якынлаша икән бит, — дип уйлап, ишек ачарга китте.  Ишектә үзе таныш та кебек, ләкин ят бер егет басып тора иде.

Исәнмесез, пицага заказ биргән идегезме? Мәгез, алыгыз,-диде егет.

Наиләгә әллә нәрсә булды,үзе дә берни аңламыйча, бер сүз дә әйтә алмый катып калды.

Апа, сезгә ни булды? Авырыйсызмы әллә?- дип егет янә сүзгә килде.

Ул үрелеп өстәлгә пицаларны куйганда, Наиләнең күзе егетнең уң кул беләзегенә төште. Яңадан хәтер дулкыны аны балачагына алып китте. Нәкъ әтисенеке кебек уң кул беләзегендәге миң аны әллә нишләтеп җибәрде. Тәне буйлап йөгергән кайнар дулкын баш миенә барып җитте.

 Бу- ул, аның кадерлесе, аның энесе Нәфис,- дип кычкырды хәтер чоңгылыннан эчке бер тавыш.

Синең исемең ничек?-диде Наилә көчкә телен әйләндереп. Гүя ул, бу егет чыгып китәр дә, тагын аны югалтырмын дип курка иде.

Нәфис,-диде егет.

Ә мин синең апаң Наилә булам.

Нәфис гел төшенә кереп йөдәткән вакыйганы исенә төшерде. Ул йокыдан уяна, ятактан апасын эзли, ләкин таба алмыча, елый башлый. Бу төш кенә түгел, чынбарлык икән бит. Аның апасы, газиз кешесе бар икән бит!

Ике туган кочаклаштылар,бик озаклап сөйләштеләр. Ул арада Наиләнең ире, балалары кайтып җитте. Ничә еллар күңеле ашкынып көткән Яңа ел төне җитте.

   Ә тышта  кар ява. Күңелгә тынычлык, киләчәккә өмет өстәп, ап-ак кар ява…

Ахметзянова Сюмбель Айдаровна
Страна: Россия