XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Зайнуллина Алия Ильсуровна
Страна: Россия
Город: с. Мурали
Перевод с татарского на русский
Категория от 14 до 17 лет
Вадим Кожевников. Сугыш турында хикәя «Кичү мөдире»

Кичү мөдире

Бу җирән чәчле, ябык, аягы тузаннан каралып беткән егет үзен бик горур тотты. Командир белән пионерларча исәнләшкәндә дә, битендә булган сипкелләре сугышчан бакыр төскә керә иде. Танышканда ул саллы һәм кыска итеп: Алексей Андреич.- Ә аннан, ютәлләп, карлыккан тавыш белән — елганы кичү белән шөгыльләнәбез.

Командир шалашында, чәй эчеп, кыздырган бәрәңге ашаганда, ул йомшарып һәм сөйләшеп китте.

Менә инде ул унбер көн, Алексей Н. посёлогының яшәүчесе, балалар командасының башлыгы һәм елга аркылы кичү мөдире.

Алар барлыгы сигезәү. Иң олысына- ундүрт яшь, иң кечесенә — тугыз. Аларның үз куллары белән ясалган саллары бар. Алар аның белән өч җәрәхәтләнгән солдатны елга аркылы озаттылар.

Алексей дошманнарның урмандагы урнашу нокталарын таяк белән сызып та карады. Командир дошманның утлы көчләре турында сорагач, егет кесәсеннән бер уч ак һәм кара ташлар чыгарып салды. Ак ташлар пулеметларны, ә кара — пушкаларны аңлатты. Броневикларның күләме җептә ясалган төеннәр иде.

-Әти-әниең бармы соң синең? — дип сорады командир. Алексей үпкәләп, аннан горур җавап бирде:

-Мин сезнең гаилә эшләре турында сорашмыйм. Мин сезнең янга эш буенча килдем. Яхшы винтовкалар кирәкме?

-Кирәге чыгар, -дип, килеште командир. Алексей басты һәм кырыс кына әйтте:

-Кичкә солдатларны кичү янына җибәрегез.

Кич белән солдатлар шул урында сигез юеш мылтык таптылар.

Икенче көнне Алексей иртә белән командир янына тагын да тәккәбер һәм дәрәҗәлерәк булып килеп керде. Командирның рәхмәт сүзләрен сабырсыз гына тыңлап бетергәч, ул илтифатсыз гына әйтеп куйды:

-Исерек немецларның винтовкаларын һәркем ташый ала. Ә менә пушканы урлап кайту — күпкә кызыграк.

-Ә ярыймы соң? — дип кызыксынды командир

-Акыл белән уйлап эшләсәң.

Һәм егет үзенең кичү мөдире икәнлеген онытып җибәреп, кулларын селтәп, ничек итеп фашистларның ләмдә баткан пушканы чыгаруларын, офицерның солдатларны камчылавын сурәтләп бирде.

Төнлә балалар җиде солдатны елганың теге ярына озаттылар. Таң атканда инде ләм белән капланган 45-м метрлы пушка һәм 82-миллиметрлы миномет безнең кулда иде.

Балалар, төнлә арып, командир шалашында йоклап яталар иде.

Частька инде яңа позициягә китәргә вакыт җитте. Командир, балаларны уятырга кыймыйча, шалаш янында йөрде. Ләкин соңыннан барыбер уятырга булды. Алексейның җилкәсенә орынып, тын гына эндәште:

-Алёша, минем синең белән саубуллашасым килә. Китәбез без. Истәлеккә нәрсә калдырыйм?

Алексей елмайды, һәм, командирны башыннан алып аякларына кадәр күзе белән йөртеп чыгып, нык кызыксыну белән күзләрен наганда туктатты.

Командир сүзсез револьверын ычкындырды һәм малайга сузды.

Алёша наганны кулына алды; аның йөзе балкый иде. Ул оста итеп барабаннан патроннарны чыгарды, курогына чиертеп алды, әмма аннан күңелсез, сузып тирән сулыш алып, командирга револьверны кире сузды:

-Алыгыз. Миңа аны үз янымда тотырга ярамый. Фашистлар тентеп чыгаргач. минем разведчик икәнемне аңлаячаклар. Аннан калган балаларны табачаклар һәм атып үтерәчәкләр.

Ул наганны командирга кайтарды.

Алар бер-берсе белән сүзсез кул кысып саубуллаштылар.

Командир разведчиклар һәм аларның башлыгы — кичү мөдире тәмле итеп йоклап яткан яшел шалашка озак итеп борылып карап торды.

Вадим Кожевников. Рассказ о войне

«Заведующий переправой»

Он держался с необыкновенным достоинством, этот рыжеватый худенький паренек с темными от пыли босыми ногами. Даже веснушки на его лице приобрели какой-то воинственный медный оттенок, когда он отдавал пионерский салют командиру. Отрекомендовался он внушительно и лаконично: — Алексей Андреич. — Потом, значительно кашлянув, добавил тише: — Занимаемся переправой.

В командирском шалаше, за чаем и жареной картошкой, он стал более снисходительным и разговорился.

Вот уже одиннадцать дней, как он, Алексей, житель поселка Н., стал командиром ребячьей команды и заведующим переправой.

Их восемь человек. Самому старшему четырнадцать лет, самому младшему — девять. У них имеется самодельный плот. На нем уже переправили трех раненых бойцов.

Палочкой он пробовал начертить вражеские расположения в лесу. А когда командир спросил, какие у врага огневые силы, Алексей вынул из кармана горсть черных и белых камешков и разложил их. Белые камешки означали пулеметы, черные — пушки. Количество броневиков было обозначено узелками на веревочке.

-А мать и отец у тебя есть? — спросил командир. Алексей обидчиво надулся, потом гордо сказал:

-Я вас про ваши семейные дела не спрашиваю. Я к вам для дела пришел. Винтовки вам хорошие надо?

-Пригодятся,- согласился командир. Алексей встал и строго сказал:

— Пришлите вечером к переправе бойцов.

Вечером на указанном месте бойцы нашли восемь мокрых винтовок.

-На следующий день, утром, Алексей явился к командиру еще более надменный и важный. Нетерпеливо выслушав слова благодарности, он сказал пренебрежительно:

— Винтовки у гадов таскать, когда они пьяные, всякий может. Вот пушку притащить — это интересно.

-А разве можно? — полюбопытствовал командир.

— Если с умом взяться.

И тут паренек не выдержал своей роли невозмутимого заведующего переправой. Жестикулируя, размахивая руками, он изобразил, как фашисты пытались вытащить увязшую в тине пушку, как офицер хлестал солдат плетью.

Ночью ребята на своем плоту переправили семь бойцов на тот берег. И на рассвете покрытая илом 45-м метровая пушка и 82-миллиметровый миномет находились уже в нашем расположении.

Ребята, уморившись за ночь, спали в шалаше командира.

Части нужно было уходить на новые позиции. Командир бродил возле шалаша, не решаясь будить ребят. Наконец он решился. Дотронувшись до плеча Алексея, тихо сказал:

-Алеша, я с тобой проститься хочу. Уходим мы. Что тебе на память оставить?

Алексей улыбнулся и, осмотрев командира с ног до головы, остановил жадный взгляд на нагане.

Командир молча отстегнул револьвер и подал мальчику.

Алеша взял наган в руки; лицо его сияло. Он умело вынул из барабана патроны, пощелкал курком, но потом, вздохнув печально и протяжно, протянул револьвер командиру:

-Возьмите. Мне нельзя его при себе иметь. Фашисты обыщут и догадаются, что я разведчик. Тогда и других ребят найдут и расстреляют.

И он вернул наган командиру.

Они молча попрощались, крепко пожав друг другу руки.

Командир долго еще оглядывался на зеленый шалаш, где сладко спали его разведчики и их глава — заведующий переправой.