XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
«Уяну»

                                                                      Уяну

 

      Зәп-зәңгәр иксез-чиксез диңгез эчендә кечкенә генә бер утрау кебек  калын урман эчендә утырган  туган  авылын  танымады  Камилә.   Нишләгән соң аның Наратлыгы?  Сабый чагында яланаяк йөгергән тап-такыр сукмакны кычыткан басып киткән. Чиста сулы, тирән буа да саегып, өсте ләм, чүп-чар белән капланган.  Элек шау чәчәк атып утырган яран гөлле  тәрәзәләрнең күбесенә аркылы-торкылы такталар кадакланган. Тормыш сизелгән йортларда да карт-корылар гына утырып калган.

    Кайда , кайда соң  яшьләр  тавышыннан   гөрләп торган  авылы? Урманы  да кеше тавышыннан тынып тормый иде. Күмәкләп печән чабулар, утын кисүләр, агач утырту , чистарту өмәләре  кайда соң?  

    Урман эчендә урнашкан  авыл кешеләренә күпләр кызыгып, көнләшеп  карый иде бит. Бер-ике адым гына атлыйсың да урман патшалыгына чумасың.  Җаның ни тели: чиләк-чиләк җиләге, гөмбәсе, чикләвеге, мең авыруга шифа үләннәре. Ә һавасы , һавасы! Ераклардан килеп,  дәвасын күреп китәләр иде .  Авыл халкы табигать биргән тиңсез хәзинәдән файдаланып кына калмый, аны саклап, карап, чистартып та тора , башкалардан да шуны таләп итә иде .

    “Урманны  сакларга кирәк, балам.  Урман – тереклек иясе өчен яшәү чыганагы, табигатьнең искиткеч олы, кыйммәтле байлыгы ул”,- дип, әбисе гел искәртеп тора иде. 

     Камилә алга атлады. Менә  урман куелыгыннан әбисе яратып сөйли торган Шүрәле  килеп чыгар шикелле. Юк, урманнан, анда яшәүчеләрдән курыкмый ул. Кечкенәдән бу урманны биш бармагы кебек белә кыз. Кулларын авызына куеп, бала чактагы кебек кычкырды Камилә: ”Ау-у-у!”  Ләкин урман ыңгырашып   кына җавап бирде: ”У-у-у-у”. “ Моңарчы кайда йөрдең, ник кайтмадың, Камилә-ә-ә?”- дип шелтәли иде  аны урманы. Камилә  аңлатырга теләде –тавышы чыкмады,  акланырга теләде – теле тотлыкты.

     “Камила  Хасановна, уяныгыз. Килеп җитәбез”,- дигән тавыш кына аны бу авыр халәттән коткарды сыман.  Ул , әле һаман да авыр уйларыннан арына алмый , тәрәзәгә карады.

       Машина зур, мәһабәт бина алдына килеп туктады.      Биредә  бүген  Халыкара  конференция  булачак һәм ул анда чыгыш ясаячак.

     Камилә Хәсәновна,  төшен дәвам итәргә теләгәндәй,  күзләрен йомды.

Гомер йомгагын сүтә башлады.

   Калага  укырга киткән кызны шәһәр тормышы  тиз бөтереп алды шул. Яшьтәшләре дә кире авылга кайтырга теләмәде. Озак та үтмәде, яраткан әбисе дөнья куйды ,  әтисе белән әнисе   район үзәгенә күченделәр.

    Камилә институтны тәмамлаган елны кияүгә чыкты. Инде хәзер  балалары да үсеп җитте. Мөстәкыйль тормышка аяк басты. Күпме вакыт узган. Еракта, урман эчендә утырган авылга кайтып килергә аның вакыты , дөресрәге , теләге дә юк иде бугай. Нәрсә эшләде ул? Нишләп болай килеп чыкты соң әле? Табигать кочагында иркәләнеп үскән  авыл кызы нигә онытты соң үзененең туган авылын, серле урманын, очы күкләргә тигән наратларын?..

     Камилә Хәсәновнаның башында уйлар бөтерелде. Уйлар, уйлар, уйлар. Чын-чынлап  йокысыннан нәкъ менә әле генә уянган кебек иде ул…

     Камилә Хәсәновна җитез , ныклы адымнар белән  алга атлады.

Хабибуллина Хания Хамбалевна
Страна: Россия