XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Урманнарны, кирәк сакларга!

Бу җирләрдә кайчан, белмим,дала булган,

Аны яшел төскә буяп үлән шыткан.

Шул үләнгә Ходайдан бер орлык төшкән,

Ул орлыктан бер үсенте үсеп киткән.

Үсә-үсә баһадирдай солтан булып,

Гүзәлләрнең гүзәледәй сылу булган.

Күз алмаслык зифа булып буй җиткергән,

Бер шытымнан әкияттәй урман үскән.

Берсен- берсен куа -куа узып алар,

Нык тамырдан яңа, көчле буын биргән.

Шулай итеп , бер-берләрен саклый саклый,

Чорнап алган бу даланы төрле яклап.

Эченә керсәм , хайран калам сокланудан,

Бу матурлык кайда бардыр, белмим тагы.

Илаһи бер көч керәдер тынычлыктан,

Сулышларым ачыладыр бу сафлыктан.

Колачларым җитми имәннәрне кочарга,

Буем җитми каеннарның очларына.

Сүзләрем җитми бу гүзәллекне әйтергә,

Бар хыялым: кешеләргә матурлыкны күрсәтергә.

Бу агачлар җирдә инде күпме үскән,

Күпме еллар матурлыкны өләшерләр,

Күңелемә тик шулай да курку керә,

Килерләр дә бер көн явызлар -кисәрләр.

Тамырлары нык булса да — урман бит бу,

Киләчәге, язмышы безнең кулларда.

Җир йөзендә бар явызлар, шәфкатьсезләр,

Урманнар да комачаулый бит юлларында.

Күпме авырлыклар күргән урманнарыбыз,

Су астында калган, янгыннарны кичкән.

Табигать тә сынатмаган, еллар үткән.

Асыл ирләр кебек тагын урман үскән.

Бүген җиргә ямьле язлар килде,

Шатлык биреп, бөтен дөньяга,

Урманыма килдем кунак булып,

Тик күңелгә нидер ошамый.

Моңсу итеп сайрый бер сандугач,

Югатлкан ул үзенең баласын.

Явыз малай килеп, уйламыйча,

Чәчеп аткан аның оясын.

Умырзаяларың никтер беткән,

Табабыз тик «Кызыл китап»тан.

Бар урманны чуп-чар баскан кебек,

Көтә урман ярдәм халыктан.

Дуслар белән җыелып, киңәшләшеп,

Ярдәм итик гүзәл урманга,

Агачлар утыртып, оя ясап,

Булышыйк без матур кошларга!

Посадкалар бездән ярдәм көтә,

Кемдер бәйрәм иткән хисләнеп,

Чуп-чарлары шунда өелеп калган,

Кайтып киткән халык хушланып.

Безнең максат: урманнарны саклау,

Ярдәм кулы сузу кошларга,

Кырмыска ояларын рәшәткәләп,

Булышырга безнең дусларга!

Бер мизгелдә юк итәргә була,

Ничә гасыр үскән байлыкны.

Әй, кешеләр, мәрхәмәтле булыйк,

Урманнарны, кирәк сакларга!

Сибгатова Ризаля Курбангалиевна
Страна: Россия
Город: Казань