Принято заявок
2392

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Ураза гаете

“Асия, тор, кызым”. Әниемнең назлы тавышы йокы аралаш минем колагыма үтеп керде. Кояшның иртәнге нурлары, бүлмәгә төшеп, минем битемнән иркәли. Әнием пешергән коймак исе борынымны кытыклый. Өйгә тәмле аш исе таралган. Күзләремне ачтым, сөенечемнән йөземә елмаю таралды. Әйе, бүген бәйрәм! Ураза гаете! Шундый якты уйлар белән торып, бүлмәмне тәртипкә салдым да юыну бүлмәсенә юнәлдем.

Әтием инде күптән уянган, күрәсең, гаеткә барырга әзерләнеп тә куйган. Өстенә үзенең бәйрәмнәрдә генә кия торган күлмәк-чалбарын, ә башына Мәрьям әбисе истәлеккә дип биргән кәләпүшен кигән. Кечкенә генә буйлы әнием акка яшел бизәкләр төшкән яулыгын чөеп бәйләп куйган да әти белән янәшә басып, мине көтеп тора.

— Кызым, озаклама, соңгы калырга ярамый. Без сине урамда көтәбез, — дип, әни белән әти ишеккә таба юнәлделәр.

Мин тиз генә юынып, чистарынып, үземнең иң матур күлмәгемне кидем, башыма ялтыравыклы җепләр белән чигелгән яулыгымны бәйләдем дә машинага чыгып утырдым. Барыбыз да күтәренке кәеф белән мәчеткә юл тоттык.

Менә алдыбызда мин инде яратып өлгергән изге мәчет бинасы. Без килеп җиткәндә, халык инде шактый җыелган, гадәттәгечә, ир-атлар күпчелекне тәшкил итә иде. Ара-тирә хатын-кызлар, бала-чагалар да күренгәли. Йола буенча мәчеткә җыелган мөселманнар бер-берсен котлыйлар, теләкләр телиләр, бүләкләр тараталар.

Менә хәзрәт абый бәйрәм хөтбәсен башлап җибәрде. Ир-атлар, идәнгә утырып, хатын-кызлар, арткарак басып, хәзрәтнең сөйләгәнен тыңлый башладык. Вәгазь тәмам булгач, гает намазын укырга керештек. Әлеге бәйрәмнең иң югары ноктасы гает намазы булса да, бәйрәм кояш батканчы дәвам итә.

Намаздан соң, изге Рамазан ае буе ифтар ашларына йөреп, тәравих намазларын укып, бер-берсенә күнегеп, дуслашып беткән шәһәребез мөселманнары мәчет алдында аралашып, гәп корып, күңелле вакыйгаларны искә төшереп көлешеп тә алдылар. Барысының да йөзендә бәйрәм рухы хөкем сөрә иде.

Инде көн төшкә авышты. Өйгә кайтып, тәмле коймаклар белән кайнар чәй эчтек. Ай буе ураза тоткач, бар ризык та сагындырган, ашыкмыйча, ризыкның тәмен табып, ләззәтләнеп ашавы гына да ни тора. Күп тә үтми, безгә бер-бер артлы туганнар, дуслар килә башлады. Барысы да, теләкләр теләп, бәйрәм белән котладылар. Дулкынлануданмы, белмим, нәрсәдәндер, рәхәт бер ару хисе белән үз бүлмәмә менеп киттем. Йомшак, киң караватыма ятып, күзләремне йомдым.

Ачык тәрәзәдән сыерчык сайравы ишетелә. Күңел тагын да күтәрелеп китә. Ара-тирә беренче катта аш бүлмәсендәге кунакларның шатлыклы көлүләре ишетелә. Яткан килеш уйларымны барлыйм: Аллаһыма, миңа шушы бәхетле мизгелләрне кичерергә, Ураза гаетенең тәмен татырга мөмкинлек биргәне өчен мең-мең рәхмәтләр укыйм.

Башымны калкытып, тәрәзәгә күз ташладым. Кызарып баеп баручы кояш күңелемдә моңсулык уятты. Кояш байый, димәк, ахшам вакыты керә. Яңа көн башлана. Яңа хыяллар, яңа өметләр… Ураза гаетенең дә соңгы минутлары якынлаша. Кояшның соңгы нурларын, офыкка кереп яшеренгәнче, күз карашым белән озаттым. Хуш! Сау бул, изге Гает бәйрәме!

Габдрахманова Альбина Азатовна
Страна: Россия
Город: Мензелинск