XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Унөченче вагон

                                                                                 
Садрый абзый бүген Мәскәүдән Казанга кайтучы поездга утырырга тиеш иде. Шулай булган очракта, ул иде иртәгәсен Казанда  булыр иде, ә аннан соң төштә китә торган автобуска утырып, үз авылына кайтып китәргә иде аның исәбе. Ул инде күптән балаларга дип алып куйган бүләкләрен кибеткә кереп ялтыравык кәгазьгә төрдертте, хатынына дигән алтын алкаларны бәрхәт белән тышланган тартмага салып, букча төбенә үк яшереп куйды (урламасыннар, янәсе), әнисенә атап алынан энҗе муенса да шунда урнаштырылды.
  Садрый абзый үз багажын яхшылап тикшерде, нәрсә дә булса оныта торган гадәте булганлыктан, «снимать  итеп» торган фатирын җентекләп карап чыкты.  Аш бүлмәсендәге зур өстәл тартмалары, йокы бүлмәсендәге китап киштәләре, кунак бүлмәсендәге туксанынчы еллар башындарак чыгарылган караңгы төстәге сервант —  болар барысы да  кунакны  үткен карашы аша «ревизия»  уздылар.Аның шулай мыштырдап төпченеп фатирны тикшергәне хуҗа марҗа хатынының ачуын кабарта башлаган иде инде, ләкин менә Садрый абзый йөз  мәртәбә ачылган шкафларны йөз дә беренче кат карап чыкты да, бер кәнәгатлелек хисе белән, инде берни дә онытмадым дип уйлап, ачкычларны хуҗа хатынга сузды. Ул әле күп кенә рәхмәт әйтергә теләгән иде дә,  хатынның эче тәмам пошканын күреп, бер-ике рәхмәт сүзе белән чикләнеп, ярты сәгать юлга көне буе йөргәндәй акча каера торган таксига утырып, вокзалга юнәлде. Бик тиз вокзалга барып җитү иде аның уенда. Көйле генә, җиңел генә барган тормышын аңа берни дә бозмас төсле тоелды. Бәхет кояшы үз елмаюын аннан өзмәс төсле иде. 
  Гомумән, Садрый абзыйга шәһәрдә бик тә ошады: тирә-юнндә ялтыравык буяуга буялган машиналар, төрле төстәге утлар белән бизәлгән кибетләр…  эш  тә уңды — ул  байтак кына акча эшләде. Аның Мәскәүгә килүенең төп максаты да нәкъ менә акча ягын якшыртып җибәрү иде бит инде. Авылд да тырышса эш таба ала иде Садрый абзый, ләкин аның еллар буе кара тир түгеп җыйган акчаны тиз арада, бары тик берничә айда гына тупласы килде, гайләсен матур яшәтәсе килә иде аның.
 Менә шулай шатланып, уендагылар тормышка ашканга сөенеп, башын күккә чөеп, масаеп, машинаның алгы тәрәзәсенә үтә дә туры һәм горур кыяфәт белән карап барганда, таксист кинәт кенә тизлекне киметте, тәгәрмәчләр майда кызып пешкән коймаклар кебек  «чыжжж» итеп алдылар да, машина туктап калды. Садрый абзыйның йөрәге «жу» итеп куйды. Мәскәүдә  инде байтак кына торганлыктан, ул әлеге шәһәрнең ат казанган «бөке»ләре белән бик яхшы таныш иде.  Инде бер, хәтта ике-өч сәгать узарга мөмкин бит бу «бөке»дә утырып. Садрый абзый кинәт тормышның ул кадәр үк тигез һәм җайлы нәрсә түгел икәнлеген чамалый башлады; кесәсеннән билетын чыгарды. унөченче вагон. » И Ходаем, әллә шул унөч саны бәхетсезлекләргә тарытырга омтыла инде мине?»- дип уйлап куйды Садрый абзый. Ул янәдән янә таксистка өмет тулы күзләрен төбәп карый иде — әйтерсең лә ул,  гап-гади кеше, «бөке»не бер минут эчендә юкка чыгара ала, Садрыйны тиз генә теләсә кайсы җиргә күз ачып йомганчы илтеп тә куярга сәләтле. 
 — Ничек болай булды соң әле бу?! — дип уфтанды Садрый абзый, хафага калып, — Ничегрәк кенә барып җитәргә икән вокзалга, энем ? Тизрәк дим…эхм…Соңга калмагаем.
 — Мин ни эшләтим инде бу «бөке»не? — диде таксист бераз үпкәләгән тавыш белән. — Мин үзем дә «бөке»ләрдә утырырга ашкынып тормыйм, дядя.  Ничего не могу поделать. Это Москва.
— Ничава дип, ничава түгел шул менә, бик тә плухо… — уйга баткан Садрый абзый таксист егетнең сүзләрен үзенчә ишетте, үзенчә аңлады.  — Синең бит, энем, өеңдә балаларың көтеп тормыйдыр әле, көнчел хатының да юктыр. Кеше хәленә керә бел инде бераз! Әйдә, узып китик бу  прубкагызны, булмаса.
 Руль артында утырган ир-егет Садрый абзыйга ничек кенә «бөке»не узып китү әлегә мөмкин түгеллеген, әле  тагын бераз сабыр итәргә кирәклеген аңлатырга тырышса да, Садрый абзый аны ишетергә дә теләмәде. Укымышлы кеше иде ул югыйсә, үзе дә трактор йөртә иде, юл йөрү кагыйдәләре белән дә таныш иде, тик әллә нәрсә булды Садрый абзыйга — ул кинәт рульны уңга борды, чактан гына күрше полосадагы  чем-кара ялтырап торган «Мерседес»ка бәрелмәде, тик, бәхетенә, таксист тормозга басып өлгерде…
…Биш минуттан Садрый абзый акрын машиналарны, начар юлларны, шул юлларны карамган хөкүмәтне сүгә-сүгә  «Газон не топтать!» дигән язуга игътибар итмичә, ямь-яшел хәтфә  чирәм буйлап алагаем зур чемоданын тартып, автобус тукталышына юнәлде. Аңа кинәт кенә кояш та килбәтсез, көз өчен артык кызу кыздыра, йомшак кына искән җил дә ачы, әле иртә көз өчен артык салкын исә кебек тоелды.  «Бигрәк уңышсыз әле мин,- дип уйлады Садрый абзый , — Теге таксисты да, «төшәм» дигәч, акчаны кире кайтармады, имансыз…»
Садрый абзыйның кәефе кирәкле  автобуска утыргач тагын да киеренкеләнде. Юк, ул дөрес автобуска утырды утыруын, ләкин маршруты гына бик үк Садрый абзыйның планнарына туры килми иде: автобус әллә кайлардан урап, поездлар китә торган тимер юл вокзалына төгәл бер сәгатьтән генә барып җитә икән. Җитмәсә салон эче тулы халык, баягы чемодан белән керү болай да авыр булса, салон уртасында басып тору тагын да катлаулырак булып чыкты. Садрый абзый башына кечкенә генә булса да, бик тә күңелсез вакыйгалар агылып кына торды. Менә хәзер дә кыска кызгылт чәчле, күзләрен чем- кара итеп буяган чая гына кондуктор кыз туп-туры Садрый абзый янына юнәлде.  Садрый абзыйның таксиларга сирәк утырганы булса да, автобусларда яшь чагында да бик еш өйрергә туры килде, Мәскәүдә дә ул кирәк җиренә я метро, я автобус белән бара иде. Һәм менә хәзер дә ул әлеге кызның анан акча сораячагын, акчаны алгач, кечкенә генә билет кисәген ертып биреп, автомат рәвештә башка, инде билетлы булу бәхетенә ирешкән пассажирларга дә күз салып, салонның эченә,  яңарак кына автобус эченә үтеп кергән кешеләр янына, шулай ук билет өләшергә китәчәген бик яхшы белә иде ул.  Шуңа да аның кәефе төште. Юк, куян булып аның беркайчан да йөргәне булмады, ләкин шуйлай да бүген  әлеге кондуктор кызга бер дә акча бирәсе килмәде. Хикмәт шунда  ки, Садрый абзыйның акча янчыгы теге алпавыт чемоданның нәкъ төбендә, якыннарына дигән бүләкләр белән бергә иде. Ул аны караклардан сакланырга тырышып, төпкәрәк, чемоданының  эчтән ниндидер каты бер материал белән тышланган  өлешенәрәк салырга тырышты. Ни дисәң дә, Садрый абзыйга үзе тырышып, эшләп тапкан акчасы бик тә кадерле иде. Шуңа әле ул әлеге акчаларны тигез ике өлешкә бүлеп, бер өлешен, әйтелгәнчә, чемоданы төбенә яшерсә, икенчесен кечкенә генә янчыкка салып, костюмының эчке кесәсенә тегеп куйган иде.
   Әлеге тырышлыклары аркасында хәзер аңа кондуктор кыздан билет сатып алу мәсьәләсе күпмедер мәшәкатьләр тудырырга мөмкин булып чыкты.  Хәзер аны акчаны кайдан алсаң җиңелерәк булыр икән дигән фикер борчый иде. Бераз уйлап торач, ул:  «Инде бер тегелеп куелган акчаны кузгалтмыйм, сумка төбеннән, авыр була да, акча янчыгын табып алыйм», — дип уйлап,  чемоданын актарырга кереште. Бик озак эзләде янчыгын. Башка вакыттагыча кесәсенә вак-төяк тәнкәләр салмавына ул үкенеп туя алмады. Таксига утырып барам дип уйлаган иде бит! Башта аның мышный-мышный чемоданын актаруына пассажирлар әллә ни игътибар итмәсә дә, тора-бара халыкның кызыксынуы чиктән ашты. Садрый абзый яныннан читтәрәк утырганнар, муенннарын сузып, ни булганын белергә тырышса,янәшәдә торганнары тагын да якынрак килеп бастылар. Каяндыр чегәннәр дә, бер төркем балаларын җыеп, килеп чыкты…  Кайберәүләр көлемсерәп куйды, ә кемдер исә Садры абзыйны «куян» дип тә атады. Кыскасы, ниндидер бер мәзәк кенә абзыйның инде байтак вакыт чемоданына  ярты гәүдәсе белән кереп бетеп диярлек акча янчыгын эзләве халыкта зур кызыксыну уятты, кешеләрнең көндәлек тормышын бераз ямьләндереп җибәреп, бу хәл чәй эчкәндә утырып сөйли торган кызык-мызыклар арасында бер урын алды.
Ниһаять, Садрый абзый да инде салонны ике-өч мәртәбә урап килгән кондукторга акчасын сузып,  автобустан үз тукталышында төшеп калды. 
 — И юләр, — дип мыгырданды  ул, — Егерме беренче гасырда кем көпә-көндез синең акчларыңны урлап китсен инде? Томана баш, томана баш!..Нинди оятка калдың бит, ә!  — Шулай үз-үзен тирги-тирги, хаман да баягы чемоданын тартып, Садрый абзый вокзал залына кереп китте. Күз кырые белән генә күреп алды Садрый абзый, чегән балаларының да бер-икесе автобустан төшеп, вокзалга таба юнәлделәр. 
 «Кызык, шундый кечкенә балаларны үзләрен генә җибәргәннәр. Әллә берәр туганнары көтеп тора микән?», — дип уйлады Садрый абзый, ләкин бу хәлгә әллә ни игътибар итмәде.

  Менә поезд кузгалыр вакыт та килеп җитте. Садрый абзый ашыга-ашыга кирәкле платформага йөгерде. Дөбер-шатыр килгән алпавыт чемоданы белән.  Яныннан узып баручылар аңа нидер кычкыралар иде, ләкин Садрый абзый аларга игътибар итмәде. Дөресрәге, ул бу кешеләрнең нәкъ менә аңа эндәшкәннәрен баштарак аңлап та җиткермәде: аның бар уе тизрәк Казанга  кайтуда иде бу чакта. Ләкин инде кирәкле унөченче вагонга килеп җитәрәк, Садрый абзый үтеп баручылар аңа ни әтергә теләгәнен аңлап алды: аның гигант чемоданының өске өлеше пөхтә итеп кенә киселгән, өстә генә калган акча янчыгы юк. Ул шушы минутта гына кечкенә чегәннәрнең ни өчен биредә төшеп калганнарын аңлады: алар автобуста бер җебегән абзыйның акча янчыгын чемоданының өске өлешенә генә салганын күргәннәр дә, ансат кына акча табып булганын аңлаганнар.  Нәкъ менә шулар тарафыннан.    таланган да инде Садрый абзый. Менә шундый әкәмәт.  Инде башка әйберләренә кагылмадылар микән дип чемоданын караганда, ул билетының да такси машинасында онытылып калганын ачыклады. Хәзер инде тиз генә Казанга да кайтып булмавы аерым-ачык билгеле булды. Садрый абзый бик тә кайгырды, үзен кая куярга белми арлы-бирле йөрде, хокук сакчыларын табып, үзен талаганнарын  сөйләде, ләкин кем, ничек талаганын аәлата алмады. Бөтен зал буенча эленгән видеокамералар да мәсьәләгә әллә ни ачыклык кертә алмадылар. Көн уңышсызлыкларга бик бай булып чыкты.
  Менә сиңа унөченче вагон! Унөч саны, шул гына китергәндер әле Садрый абзыйга бу бәхетсезлекләрне! Садрый абзый шәхсән үзе моңа чын күңелдән ышана иде. Тик нишлисең, полиция хезмәткәре дә ярдәм итә алмагач, Садрый абзый акчалары өчен  бик кайгырса да, барыбер авылына кайтырга булды. Пөхтә генә киенгән, гел елмаеп кына торган инде урта яшьләрдәге  кассир хатын Садрый абзый бик үтенеп соргач, көч-хәл белән иртәгәсе көнне кузгала торган поездка бер билет табып бирде. Абзый күңел төшенкелегенә бирелгән булса да. әлеге билетка бик куанды. Ул соң булса да, өенә кайта алачак.
  Аңа әле тагын озак кына көтәргә кирәк иде. Шунлыктан , ул буфет кебегрәк бер ашханәгә кереп, берничә кабартма сатып алды. Ул көне буе дулкынланып юньләп ашамаган да иде әле бүген.  Кабартмалар Садрый абзыйга авылын исенә төшерделәр: нинди искиткеч тәмле ис аңкый алардан! Ул ис борнны кытыклап, балачакны искә төшереп, кызыктырып тора, әллә кайдан үзенә җәлеп итә. 
  Садрый абзый ашханә тулы булганлыктан, кабартмаларны үзе белән көтү залына алып чыкты, бераз тирә-юньгә күз салгач, берничә янәшә торган яшкелт-зәңгәр буш урындыкларны абайлап алып, шунда урнашырга булды.  Әле ашарына алганчы ачлыкны бик үк сизмәгән Садрый абзый, утыру белән беренче кабартманы үтә дә комсызланып кабып та йотты. Үзе дә аптырады тагын, бигрәк аз кебек тоелды аңа әлеге ризык. Инде икенчесен дә башлыйм дигәндә, каяндыр бер тавыш ишетелеп китте:
 — Кхм…абзый, берсен миңа да бирмәссеңме?
  Садрый абзый бераз каушап калды — аның янындагы буш урынга бер унтугыз-егерме бер  яшьләрдәге бер егет килеп утырган иде. Шунысы гаҗәп: әлеге кеше юлчыга бер дә охшамаган иде бит!  Аның өс-башы бик үк күзгә бәрелеп торган шакшы булмаса да, пычрак иде, битен караңгы төстәге сирәк кенә сакал-мыек баскан, йөзе арык, яшь булуына да карамастан, маңгаен берничә нечкә генә җыерчык ярып үткән иде.  Бу егетнең, залдагы халыктан аермалы буларак, күзләре дә секунд саен сәгать тикшерми, ул узе дә тынгысызланмый иде. Ул беркая да ашыкмый.
  Ул өйсез.
  -Соң ал, энем,  — диде Садрый абзый аптырабрак, — Миңа җәл түгел…Тагын да ала алам , акчам… — ул  «акчам бар» димәкче иде дә, инде бер төп башына утырып калгач, үзенең акчалы кеше икәнлеген әйтмәскә булды. Күңеле белән шикчел булмаса да, аның әрнүе әле артык яңа иде шул, ул хәзер һәркемдә карак күрергә әзер иде.
 — Нәрсә, акчаңны чәлделәрмени? — егет зур итеп кабартманы тешләп алды. Аның бу сүзләре Садрый абзыйга көлемсерәп әйтелгән төсле тоелды, аның йөзе үзеннән-үзе кырысланып китте, кашлары маңгай үзәгендә очрашты.Егет абзыйның авырткан җиренә басканын аңлады булса кирәк, бераз йомшаграк тавыш белән:
-Ярар инде, чыраеңны сытма, була торган хәл, — дип куйды. Аннан азрак торгач, өстәде — Хәзер ни эшләргә исәбең? 
-Өйгә кайтам инде. Иртәгә.
Егет аптырап калды.
-Иртәгә кайтасы булгач, ник бүген килдең соң монда?
Садрый абзый оялыбрак китте. Хәзер билетым онытылып калган дип әйтсәң, бөтенләй таркау икән дип уйлавы бар, я берәр этлек эшләп китәр, дип уйлады ул, ләкин барыбер ялганнарга берни дә уйлап табалмагач, башыннан үткәннәрен сөйләп бирде. Бераз зарланып та алды. Хәзер, кемгә дә булса күңелен бушаткач, аңа тыныч булып китте, кәефе дә бераз яхшырды, үзе белән булган вакыйгалар да алай ук аяныч түгел кебек тоелды. Танышып киттеләр. Егет үзен Кәмчи дип атарга кушты. Исемен әйтмәде. 
 — Ә син үзең бу хәлгә ничек төштең соң? — дип сорады Садрый абзый Кәмчидән. — Сине тормыш миннән шәбрәк теткән бугай.
  — Шуңа Кәмчи инде мин. «Камчатка» сүзеннән. Ерактан, имеш…Мин дә авылда тудым бит синең кебек…әйе, әйе, бер зур гына авыл ул, минем туган авылым. Әкияттәгечә кара урман янында, кеше күзе күрмәгән, эт тә йөрмәгән җирдә түгел, болай поселоктан да ерак урнашмаган инде ул, ну карамыйлар аны нәчәлникләр… Үзәк урамга гына су кергән, юлларны әйтәсе дә юк, эш табып булмый.  Кайчандыр чучка фермасы бар иде, мин бала чакта, хәзер ул да юк, бүлнисне ике ел элек яптылар, кеше табибка да күренә алмый, әптик ябылганга бөтенләй биш еллап бар инде… «Авылны үстерергә кирәк, үстерергә!» — дип тамак ярып кычкыралар, ә үзләре… «Акча юк, сезнең авылга быел акча каралмаган, моңа акча каралмаган, тегеңә акча каралмаган, безнең бюджет бай түгел, башка тармакка да акчка салырга кирәк, көтегез бераз!». Шулай көтә-көтә халык таешып бетә инде. Акча булмагач, ник аны авылны үстерәбез дип йөриләр? Эндәшмәсеннәр, ичмасам, комаучаламасыннар безгә яшәргә, бар булган нәрсәне ябып.
  Мин дә качтым авылдан, күсе кебек качтым, бер шуннан качып котылсам, башка әйләнеп тә кайтмыйм дип, матур итеп яшим дип. Өйдән чыгып киттем (күп итеп акча эшлим, янәсе), әни: «Китмә, харап буласың, алдарлар, начар юлга бастырырлар,»- дип торды, ә мин тыңламаган булдым, үзем беләм, имеш. Шуннан монда килдем, бер стройкага эшкә урнаштым. Акчасы да яхшы гына иде, әйбәт кенә эшли идем, ләкин эчә башладым. Башта аз гына, иптәшләр белән, кылтаеп кына. Прораб яхшы кеше иде безнең. «Эчмә, эшсез каласың, син бит начар егеткә бер дә охшамаган», —  дип йөрде, ну мин бит инде үзем беләм! Әни турында уйламадым, ике абыем бар, алар яхшы булсын,мин үземчә булам дип йөрдем. Ирек кирәк иде миңа… Вәт, хәзер ирекле инде мин! — Кәмчи кулларын җәеп, көлеп җибәрде. — Кая телим, шунда барам, нәрсә телим, шуны эшлим. Ну барыр җирем дә юк, эшкә дә алмыйлар… Юк, син уйлама,эшсез калгач,эчүне ташладым мин, зәһәр нәрсә ул, ләкин алмыйлар инде менә эшкә. Теләнеп йөрим шунда.
 -Ә ник туган җиреңә кайтмыйсың? 
  Кәмчи күңелсез генә елмаеп куйды:
-Ә ни йөзем белән кайтыйм мин? Оялмыйчамы? «Әни, мин синең сүзләреңне тыңларга уйламадым да, китү белән эчә башладым, эшсез калдым, общагадан түләмәгән өчен кудылар, бер тиен акчам да юк иде, теләнеп яшәдем»,- диимме?Юк, абзый, өйгә кайтып, гомер буе әнинең күзенә дә күтәрелеп карый алмыйча яшимме? Мин төпчек бит, абзый, әни карчык инде, минем ике абый, ике апа бар. Шуларга сөенеп яшәсен картлык көнендә, минем шундый булганыма рәнҗеп түгел.
 -Бәй соң, борчыладыр бит ул синең өчен, — дип, җайлап кына сүз башлаган иде Садрый абзый, Кәмчи кинәт сикереп торып, урындыгы артына качты, коңгырт төстәге башлыгын күзләренә кадәр диярлек төшереп, муенын җыйды, әйтерсең лә аның шул пычрак киемнәре арасында яшеренеп  каласы, кемнәндер качасы килә.
 Садрый абзый янәдән хафада калды: әлеге егет  үз-үзен бик тә сәер тота иде. Узе дә, кушаматы да сәер, бик үк акылсыз булмаса да, юлдан язган, әле дә, әллә нәрсә, үз йортына кайту урынына монда каңгырып йөри. Гомумән, дөрес сүз сөйли микән соң ул, чыннан да үзе сөйләгән тормыш юлы дөреслеккә туры килә микән? Бәлки, ул җинаятьчедер? Бәлки, аны хокук сакчылары эзлидер, ә ул алардан качар өчен монда яшеренеп ятадыр? Алай дисәң, фильмнарда полиция канун бозучыны иң беренчеләрдән булып вокзалларда һәм аэропортларда эзли инде…Юктыр, нинди җинаятьче булсын ди инде бу! Япь-яшь бит әле ул, юктыр. Садрый абзый форма кигән кеше фәлән күренми микән дип, як-якка карап алды, ләкин якында гына аның-ише нәрсә күренми иде.  Һәрнәрсә үз урынында. Берни үзгәрмәгән. Халык әвәлгечә каядыр агыла да агыла, ашыга, йөгерә, күрешә, көлешә, елый. Һәрнәрсә үз урынында.
-Энем, нишләвең бу? — диде Садрый абзый пышылдап, — Кемне күрдең?
Кәмчи сискәнеп китте:
 — Тсс, абзый тавышланма! Таный бит хәзер мине! — егет бер читтәрәк каушабрак торган җитмеш яшьләрдәге карчыкка ымлап күрсәтте. Бу  соры шәл бәйләгән, караңгы коңгырт пәлтә кигән карчык иде, бераз бөдрә чал чәч бөртекләре шәле астыннан күренеп тора иде аның. Алар әлеге карчыкны агарган тузганак чәчәгенә охшаталар … Гомүмән, әлеге әби үзе нәкъ менә картайган тузганак чәчәге иде бит инде: кайчандыр ул яшь булган, яздан чәчкә аткан сары тузганак төсле шат йөзле булган; бәлки, нәкъ менә аның йөзе тирә-юньгә шатлык өләшкәндер, аңа карап, салкын кыштан яки коры җәйдән һәм елак көздән туйган кешеләр куанганнардыр, әлеге йөзнең нурында язгы кояш нурларын күргәннәрдер. Ә хәзер инде аның да көзе җиткән, хәзер ул үзе дә кояшка мохтаҗ, аның күзләре дә бу дөньяда адашканын, каушап калганын үтеп баручыларга әйтеп тора, ләкин аның янына берәү дә килми, ярдәмен дә тәкъдим итми… Чыннан да ялгыз калган җан сизелә анда, балаларын җилгә очырган ак тузганак җаны.  
Йөрәге  әллә ничек тетрәнеп куйды Садрый абзыйның. Ник Кәмчи бу мескен бер карчыктан курка соң? Ни начарлыгы тияр бу адәм баласының аңа?  Янына барып сүз катсаң яхшырак булмасмени? 
-Кызык, кемне эзли микән бу? Әйдә, янына барып сорыйк әле, Кәмчи, бәлки безнең ярдәм кирәктер аңа? — бу минутта Садрый абзыйга  әлеге карчыктан да кызганычрак җан иясе залда түгел, бөтен  дөньяда да юк кебек тоелды.
-Нәрсә сөйлисең син, абзый?! Тавышланма, мине күрмәсә, иң яхшысы шул аңа хәзер, тыныч кына утыр, шапырынма! — Кәмчи Садрый абзыйның авызын томаламакчы булып алга ашкынды хәтта! Садрый абзый аның йөзен күрмәсә дә, ул аңа читлеккә эләккән бүре баласыныкына охшаш булып тоелды. Мондый йөз еш кына үзенә ни янаганын да аңлап җиткермәгән, ләкин барыбер тоемлау аркасында куркуда калганнарга хас.  
-Ничек инде?..
-Тавышың чыкмасын, абзый! —  Кәмчи, чыннан да, әлеге карчыкның күзенә күренмәскә омтылып тагын да бөкрәйде, муенын тагын да эчкә җыйды,  башлыгын борынына кадәр төшерде,  ияген соры төстәге күлмәк якасы белән капламакчы булды. Карчык исә тагын биш-ун минут кемнедер эзләгән кыяфәттә басып торды да, үзеннән качарга омтылып бөкрәйгән Кәмчидан бер дә калышмый, күңелсезләнеп башын иде, кулындагы искереп беткән сумкасын авыр бер йөк күтәргән шикелле  кыйгаебрак тотып, акрын гына һаман каядыр ашыккан халык арасында югалды, әйтерсең лә эреп юкка чыкты.
  Садрый абзый берни аңламаса да, аңа күз алдында бер драма уйналган кебек тоелды. Аның Кәмчигә бик каты ачуы чыкты. Нигә икәнлеген үзе дә аңламады: Кәмчи бит бер начарлык та эшләмәде кебек, бары тик әлеге серле әбигә күренмәскә генә тырышты. 
  Ләкин ни өчен? Бу сорау Садрый абзыйга һич тынгылык бирми иде. Карчык күздән юглып берникадәр вакыт узгач,  ул ниһаять  тынычланган Камчига борылды:
— Һм, ниди спиктәкель булды инде бу, Кәмчи, кхм…энем?
  Кәмчи кинәт оялды ахрысы, әле яңа гына күтәргән башын янәдән аска иде:
-Бу минем әни инде, абзый, еш килә ул монда… — Кәмчи күкрәк кесәсеннән зур гына ирләр кулъяулыгыннан ясалган янчыкны чыгарды. — Менә, монысы мине күргәндә бер мескен бәндә инде бу дип уйлап биргән сәдака акчалары.  Танымый ул мине, чөнки мин аннан битемне яшерәм. Мине таныса, кайгысыннан үлә бит ул, гарьләнеп. Балаң пычрак бер теләнче булсын инде — Кәмчи аптрап калган Садрый абзыйга гаепләгән кебек ямьсез генә бер караш ташлады. — Син миңа тагын кайт дисеңме? Шулай дисең бит инде, күрәм… Ә мин  ничек кайтыйм соң, абзый, ничек кайтыйм?! — егет кинәт кенә  Садрый абзыйның якасына ябышты. Аның куллары яшь булуына карамастан корышып беткән икән,  Садрый абзыйның муенын бераз сыдырдылар. — Менә әйт әле миңа, абзый, ничек кайтыйм соң мин? Аның күз алдына ничек килеп басыйм? 
— Сагынандыр бит…Куркадыр…Борчыладыр.
Кәмчи тынычланып киттеме, әллә инде хәле беттеме, Садрый абзыйның якасын җибәреп, куллары белән ярылып беткән битен каплады:
-Эх, абзый, минем кайтасым килми дисеңме син? Мин дә сагынам бит, менә, кара бу акчаларны! — Кәмчи баягы янчыгын чишеп, Садрый абзыйга яхшылап төрелгән кәгазъ акчаларны күрсәтте. Бер тимер акча да икән дип уйлады Садрый абзый, акчасын җәлләмәгән димәк бу мескен ана. — Әнием биргән акчалар бу! Мин аларны тотмадым!  Аларга минем әнинең кулы кагылган бит, аңлыйсыңмы син шуны абзый, аңлыйсыңмы?!
 — Аңлыйм, аңлыйм энем, — Садрый абзыйга берничә минутка Кәмчи үз баласы булып күренде.  Ул  Кәмчине иңсәсенә кулы белән кагып алган иде, тегесе кинәт ачуы чыкты, ул тиз генә Садрый абзыйның кулын иңсәсеннән алып ыргытты да сикереп торды:
 — Нәрсә, җәлләдеңме әллә мине, ә?! Ә нигә дип җәлләргә соң мине?! Мин бит үз анамны ташлап качтым! Мине җәлләргә кирәкми! Син үзеңне кызган! Бар булган акчаңны диярлек борын төбеннән чәлгәннәр бит синең! Ха-ха, мине җәлләгән була!  — дип, ул читкә китте, качмакчы булды ахрысы.
Садрый абзый аның артыннан йөгермәкче иде дә, кая ул — куып тотып буламени бу бәндәне!
Садрый чикерткә кебек сикереп киткән Кәмчигә:
— Кайт өеңә, юләр! — дип кенә кычкырырга җитеште.
 Кәмчи юкка чыккач, Садри абзый уйга батты. «Адашкан, артык зур дөньяда үз-үзен табалмаган акылсыз бер бала инде ул Кәмчи дигәннәре , — дип уйлады ул, чемоданының киселгән өлешен тегә-тегә. —  Менә бит нинди хәлләр була бу дөньяда: ана үз баласына хәер биреп йөри, үзе аны танымый, ә теге бала исә, әллә юләрләнгән инде шунда, йорты булган аркылы вокзалда яши, теләнеп йөри, теләсә эшкә дә урнашыр иде, анысына да урнашмый. Ә ана бит баласын эзләп килгән авылдан бирегә! Ул бит Кәмчине эзли, Кәмчи исә моны белә торып әнисеннән кача, яшеренә. Эх, нинди хәлләр майтарыла икән бит бу дөньяда!..»Санта- Барбара» дигәннәре берни түгел икән бит ул!
 Садрый абзый үзенең яңа машина аласы килгәне хакында исенә төшерде, күкрәгенә тегелеп куелган акчаларын алып, санап карады.  Ярты ел буена һәрнәрсәдән үзен мәхрүм итеп, иң кечкенә бүлмәдә яшәп, иң гади ризык кына ашап,гади су эчеп җыелган акчаның хәтта урланмаган яртысы да  бик үк кәттә булмаса да, яхшы гына машина алырга җитә иде. 
  Ләкин нигә кирәк соң Садрый абзыйга бу акчалар? Яңа салынган йорт янәшәсендә матур, күршеләр кызыгырлык машина торсын өчен кирәк бит алар аңа! Матурлык өчен кирәк, мактаныр өчен.
Садрый абзыйның кичәге күтәренке кәефеннән берни дә калмады. Ул зал буйлап арлы-бирле йөрергә тотынды. Бик тә эче пошты аның. Әгәр хәзер аның янына берәр нечкә күңеллерәк кеше килеп, аңа ни булганын сораса, Садрый абзый үзе дә нидән мондый  халәттә икәнен аңлатып бирә алмас иде.  Бары тик ниндидер бер авырлык хисе аның күңелен кытыклап торды. Ул чемоданын да бер урындыкка куеп,  үзе бер читтәрәк, кулларын аркасына куйган килеш  катып калды. Аның уйлары хәзер бик еракта иде, аның тизрәк авылга кайтасы килә башлады. Мәскәү шау-шуы кинәт кенә Садрый абзыйга тамакка торган төер кебек суларга комаучалый шикелле. Әле кичә төш вакытында гына Мәскәүнең нинди гүзәл шәһәр булуына сокланып туя алмаган Садрый абзыга шушы мизгелдә Мәскәүдә булганлыгын тою зур бер авыр ташны күтәреп баруга тиң иде.
   Садрый абзый янәдән Кәмчине, чегән балаларын исенә төшерде. Ә ул балалар Садрыйның акча янчыгын болай гына урламаганнар бит инде. Бәлки, аларның ашыйсылары килгәндер? Бәлки, алар ач булганнардыр, кышка кияргә киемнәре дә булмагандыр? Бәлки, аларның күбесе ятимдер һәм аларны караучы да юктыр? Алар туйганчы ашый да, йоклый да алмыйлардыр? Аларга Садрый абзыйның акчалары Садрый абзыйның үзенә караганда мең мәртәбә кирәгрәктер? Ә нәрсә ул машина, байлык, сарай шикелле зур йортлар? Берни түгел.
    Поезд кузгалыр вакыт та килеп җитте. Садрый абзый янәдән чемоданын тартып платформага юнәлде. Янәдән вагон янына килде. Көлеп куйды. Унөченче вагон. Янәдән шул ук хәл. Ләкин бу юлы Садрый абзыйның билеты бар, менә ул, Садрый абзыйның кулына кысылган, Садрый абзыйның гына  никтер болай тиз генә поездга утырасы килми, ул нидер көтә, ә үзе нәрсәне, кемне көткәнен дә белми.
 — Абый, поезд тиздән кузгала, ашыга төшегез, — диде проводник кыз, Садрый абзыйны ашыктырып. Чыннан да, поезд инде кузгалырга тиеш иде. Садрый абзый авыр сулап, вагонга атлады һәм соңгы мәртәбә артына борылып карады…һәм ниһаять үзенең кемне  көткәнен аңлады, дөресрәге күрде аны.
  Кәмчине. Ул бер читтәрәк Садрый абзыйга текәлеп карап тора иде. Садрый абзый вагоннан кире сикерде, ярый әле поезд кузгалмаган иде.
   — Кәмчи! Кәмчи! — дип кычкырды ул егет янына йөгерә-йөгерә, — Энем, мә, ал бу акчаларны, -Садрый абзый костюм күкрәгенә тегелгән янчыктагы акчаларны Кәмчигә сузды, — Кайт өеңә, оялма, әнкәң янына кайт.
  Кәмчи никтер читкә тайпылды:
 -Юк,абзый, мин күп теләндем инде, җитәр, саубуллашырга гына килгән идем, китәм.
Садрый абзый ярсып янчыкны көчләп диярлек Кәмчигә тоттырды:
 — Син теләнмисең, бурычка алып торасың, анда адрес бар! Кайткач яз миңа, ишеттеңме, яз!  — Ул Кәмчинең икеләнеп торганын сизде дә, тагын да катырак үгетли башлады.  — Анда шактый гына акча, соңрак, үзең эшли башлагач, бурычыңны кайтарырсың. Юк, син нишләп елыйсың, энем? Шатланырга кирәк, шатланырга! Кайт, куандыр әнкәңне. 
 Кәмчи чыннан да елый иде,  сабый бала кебек үксеп елый башлады ул. Дөресен генә әйткәндә, ул Садрый абзый күзлегеннән караганда нәкъ кечкенә, югалып калган бала иде инде.
 — Рәхмәт, абзый, мин кайтарам, эшкә урнашам да, кайтарам! Чынлап әйтәм, абзый!  — Кәмчи Садрый абзыйны кочаклап алды. Ул бик шат иде.
 — Абый, поезд китә, зинһар, тизрәк булыгыз! — диде проводник кыз. 
  Садрый абзый тиз-тиз атлап вагонга керде һәм тагын бер кабат Кәмчигә кул болгады:
 — Яз миңа, һичшиксез яз! — дип кычкырды ул , поезд тавышында үз сүзләре югалып калмасын өчен.
 — Язармын, абзый, кайткач ук язармын!
 Садрый абзый үз купесына кереп утыргач та Кәмчине күз алдыннан ычкындырмаска тырышты, бары тик поезд инде кузгалып киткәч кенә күзләрен йомды, төне буе йокламаганлыгы сизелә башлады, ләкин төшендә дә Садрый абзый Кәмчине һәм үзен талаган чегән балаларын күрде, аның күңелен хәтта йоклаганда да ниндидер бер рәхәтлек хисе биләп алды. Чыннан да, нигә кирәк аңа машина, нигә аңа кемгәдер мактану? Кемдер йортсыз, җирсез, ризыксыз тилмергәндә, нигә дип мал җыеп ятарга?! Рәхәт тормыш бит күңел рәхәте, күңел тынычлыгы белән килә. Нигә миллионнар җыеп, баеп, шул байлыгың арасында череп ятарга соң? Кечкенә генә, ләкин үз  йортыңда, үзең тапкан ризыкны ашап, якыннарың белән ызгышмыйча гына яшәсәң, шул түгелмени соң ул бәхет? .. 
                                                       
  Садрый абзый тетрәнүләрсез үз авылына кайтып җитте. Туганнары башта  аның бар булган акчасын таратып кайтканына бик үк куанмасалар да, Кәмчине һәм аның әнкәсен кызгандылар булса кирәк, тавыш куптармадылар. Тормыш янәдән тыныч кына ага бирде. Ләкин менә, көннәрдән бер көнне Садрый абзыйга хат килде.
  Кәмчидән.
 «Мин, күргәнеңчә, өйдә, абзый, -дип язылган иде ул хатта, — әнкәй белән. Ярый юлымда син очрагансың әле, юкса әни кайгысын күтәрә алыр иде микән, белгән юк, бигрәк аңгыра булганмын инде мин, абзый…». Бу әлеге хатның берничә юлы гына. Иң кирәкле юллары.  Якыннарыңны беркайчан да хафага салырга ярамый, кем белә бит, синең алар белән бергә үткәрәсе көннәрең бәлки санаулы гына калгандыр, ә бәлки, бик озак бергә яшәсәгез дә, кайчандыр китергән борчу-кайгылар аларның күңелен бик озак тырнап, сулкылдатып, рәнҗетеп торыр. Бар да үтә, юкка чыга: машина ватыла, акча тотыла, йорт чери, кеше китә, бары тик хәтер һәм изгелек кенә бу дөньяда мәнгелек.  

                  

Хаертдинова Зульфия Фларидовна