XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Умырзая ник моңая?

Ялгызлыктан сагышланып һәм моңаеп

Утырадыр тишелеп чыккан умырзая.

Ник ялгызы, янында нигә иптәш юк?

Башка нәселдәшләре киткән соң кая?

Озакламый ул ышыкланган куактан

Ерак түгел тишелеп чыкты энҗе чәчәк.

Тик ни гаҗәп ул да ялгыз һәм куркуда.

Ничек яшәр, ялгыз башы ни күрәчәк?

Ә бер көнне болар янындагы күлгә

Килде бер карт һәм кыз, оныгы мөгаен.

Шунда сөйләде бабасы оныгына:

– Бу күлдә төнбоек үсә иде ел саен.

– Без яшь чакта әбиең белән бу аланга

Яшь үсенте утыртырга килә идек.

Алан тулы умырзая, энҗе чәчәк,

Ә күлләрдә төнбоеклар күрә идек.

Хәзер менә күлләрдә йөзми төнбоек,

Ярлылана табигать тә, җаны көеп,

Гөрләп үскән гөлле, чәчәкле алан буш,

Кешеләрнең бушап калган җаны кебек.

Мухаметшина Айзиля Алмазовна
Страна: Россия