Длинный список 2024 Ишектән килеп керде ул
Кояш кебек елмаеп
Тәрәзәләр яктырдылар
Китте бүлмә зураеп.
Белем серләрен ачучы
Күңелне җылытучы
Бар дөньяны яктыртучы
Ул минем укытучым!
Сабыр гына өйрәтә ул
Укырга һәм язарга
Туган телне яратырга
Матур җырлар җырларга.
Барып кайтабыз дәрестә
Ерак-ерак илләргә
Менәбез биек тауларга
Йөзәбез диңгезләрдә.