Тукайга ияреп (зур шагыйрьләр кебек).
Китаплар тулы букчамны талган иңемә асып,
Көн дэ мәктәптән кайтам мин фәкать «5»ләр алып.
Тәмләп чәйләр эчеп алгач, пескәемне ашатам.
Әни дә бит арып кайткан, аңа да мин булышам.
«Эш беткэч уйнарга ярый», — дигән бит Тукай бабам,
Аның сүзләрен шулай мин һәрвакыт искә алам.
«Тукта әле, күп сөйләдем, бераз ял итим туктап.
Чү, мин юлдан адашканмын икән бит, сүз башым булыр «китап».
Китапларым бик күп минем: рус телендэ, татарча.
Гел алып торыр идек тә, каян җиткерик акча?
Барамын китапханәгә, һич калмыймын аптырап.
«Бик хозур! Рәт-рәт тора гаскәр кеби» тезелеп китап.
Кулга китап алу белэн кәефем күтәрелә,
Компьютер да бар, югыйсә — китаптан күнел үсә.
Белсәгез иде, дусларым, китап укуның тәмен.
Китапның бит җаны бар, тарихы һәм исе бар.
Тукай бабай белән дә таныштым китап аша.
Әсәрләре бит аның иксез- чиксез тамаша!
Әкиятләрен шулай укыйм теләп -теләп,
Шигъри юлын кулланамын ипләп-ипләп.
Китапның бит гомере, әйтерсең күбәләк,
Саклыйк аны кадерләп вә иркәләп.
Теле булса, күбәләктәй, әйтер иде ул сиңа:
«Бул яхшы, рәнҗетмә һәм тимә син миңа».
Ә мин алган китабымны тотам кадерләп кенә,
Ертылганын ябыштырып, ачам пөхтәләп кенә.
Китап аша мин күп нәрсәләр беләм,
«Шуңар күрә сөям җаным -тәнем белән».
Менэ тагын «мин кулыма Китап алам»,
Тукай бабай дөньясында йокыга талам.
Су анасы, Шүрәлене очратырмын төшемдә,
Сөйләшермен алар белән әткәм-әнкәм телендә…
Китаплар тулы букчамны тагын иңемә асып,
Иртәгәсен кайтырмын мин янә “5”ләр алып.