Тукаебыз безне яшәтә.
Сыйныф бүлмәбездә Тукай тора,
Бер елмайган кебек, бер моңсу.
Балаларга карап әйтә кебек:
“Төп эшегез сезнең ул – уку”.
Тукай шигырьләрен укыйбыз да
Тукай рәсеменә карыйбыз.
Ул елмаеп кабат җавап бирә:
“Рәхмәт, мине онытмагансыз”.
Шигырьләрең тәрбиянең үзе,
Белем алу тора үзәктә.
Наданлык – хур, белем алу ул – нур,
Шунысы мөхим безгә бигрәк тә.
Туган телең, безнең сыйныф гимны,
Шүрәлеләр безгә чын дуслар.
Су анасы, шәкерт, Вәли, кәҗә
Без яраткан, сөйгән геройлар.
Безнең өчен чын хәзинә бит син,
Шигырьләрең алтын төймәләр.
Дисбе тарткан кебек укыйбыз ла,
Алар безгә рәхәт бирәләр.
Без бай халык, без Тукайлы халык.
Син җырларга безнең салынган.
Синең исемең татар дөньясында,
Якты йолдыз булып кабынган.
Яшьлегеңдә хөрмәт күрмәгәнсең,
Авыр булган тормыш юлларың.
Син үлмәдең, безнең күңелләрдә
Мирас булып яши җырларың.
Тукай безне телле, җырлы итте.
Тукай мәгърифәткә өндәүче.
Хәтерләрдә безнең шагыйрь яши
Син булганда без дә беренче.