Принято заявок
2561

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Туган ягыма мәдхия.

Язлар җитсә,урамнарда

Сулар  ага  челтер  итеп.

Ак күлмәкле  шомыртларның

Исен  тоям  рәхәт  итеп.

Җәйләр  җитсә,урманнарда

Кошлар  сайрый матур  итеп.

Табигатьнең  матурлыгын

Карап торам  хушым  китеп.

Көзләр  җитсә, бакчаларда  

Уңыш  җыям,  тау-тау  итеп.

Мул  байлыкның  булганына

Сөенеп  торам,рәхмәт  әйтеп.

Кышлар  җитсә,бар  дөньяда

Карлар  ява  рәхәт  итеп.

Шул  аклыктан  күзем  алмый

Басып  торам  исем  китеп.

Садыкова Самира Эльвировна
Возраст: 15 лет
Дата рождения: 12.02.2008
Место учебы: МБОУ «Джалильская СОШ 2»
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Сармановский муниципальный район
Город: Джалиль