XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Туган ягым.

Борын – борын заманда гүзәл табигатьле бер авылда яшәгән ди Пычраккай һәм Чистакай. Алар үзара дус булмаганнар. Гел талашып, бәхәсләшеп кенә торганнар. Пычраккайның бөтен уе пычрату, бозу булса, Чистакай гел киресен эшләп йөргән. Барлык Пычраккай эшләгән эшләрне үзгәрткән,төзәткән, матурлаган. Яхшылыкның яманлыкны җиңүенә һәрчак ышанган ул. Шуңа аны кешеләр дә бик нык яратканнар, хөрмәт иткәннәр. Ә Пычраккайга киресенчә хөрмәт булмаган. Менә беркөнне авылда бик күңелле урам бәйрәме үткәрергә булганнар. Анда барлык урамнардан кешеләр җыелган. Шулвакыт Пычраккай барлыкка килгән. Бәйрәм буласы аланны пычратып, төрле буяуларга буяп киткән. Җыелган халык моны күреп, кире өйләренә тарала башлаган. Шулчак ярдәмгә безнең Чистакай килеп чыккан да тылсымлы таягы белән бер селтәнеп җибәргән, бөтен дөнья ямьләнеп чистарып сафланып киткән. Тарала башлаган кешеләр бу тамашаны күреп кире бәйрәм буласы җиргә җыелганнар. Бөтенесе дә Чистакайга рәхмәтләрен укыганнар. Пычраккайга игътибар итүче булмаган. Аның белән беркем сөйләшмәгән, рәхмәт тә әйтмәгәннәр. Чистакайдан нык көнләшкән ул. Менә шул вакытта да гына кара көнчелек яхшылыкка илтмәгәнен аңлаган. Шулвакыт Пычраккай үзенең начарлык эшләвенә бик үкенгән дә, гафу итүләрен, бәйрәмдә калдыруларын сораган. Җыелган халык Пычракайны уңай якка үзгәрәчәгенә ышанып бәйрәмдә калдырганнар. Бу урам бәйрәме шул кадәр күңеле булган икән. Бөтен кеше ярышларда катнашкан, биегән, җырлаган, күңел ачкан. Барлык җирдән матур-матур итеп кош тавышлары, чишмә челтерәве ишетелеп торган. Табигатьнең байлыгына, гүзәллегенә бөтен кеше сокланган. Аны матурлау, саклау өчен бөтен көчләрен куячакларын әйткәннәр. Пычраккай моңа кадәр эшләгән явызлыклары, әшәкелекләре турында бик нык үкенүен әйткән. Моннан соң яхшылыклар, матурлыклар эшләргә сүз биргән. Бердәм булганда гына барысына ирешеп булганын аңлаганнар Чистакай белән Пычраккай.

Чынлап та безнең туган авылыбыз Мусабай-Завод бик матур, чиста, бай. Авылыбыз эчендә биш челтерәп аккан чишмәсе генә бар . Һәм без аны барыбыз да пычратмыйча гына тотарга тиешбез кешеләр.

Туган авылым Мусабай Урман-күлләргә ул бай. Яз –җәен сайрый тургай Кырларда үсә бодай. Туган ягым кешеләре Борынгыдан бик тырыш Шуңадырмы кырларында Мулдан өлгерә уңыш. Данлыклы көрәшче,шагыйрь, Артистлар бар авылда Горурланып әйтә алам Мин дә бит шул авылдан.

Королева Олеся Маратовна
Страна: Россия
Город: Мусабай-Завод