Туган туфрак – изге җирләр.
Туган ягым — изге жир,
Болгар диеп атала.
Табигате бик гүзәл,
Халкы һаман мактала.
Һава, суы – тәнгә шифа,
Кара туфрак – кырларында.
Офыктан җилләр искәндә
Үткәннәре уйландыра.
Бу җирләрне бабаларым
Дошманнан саклаганнар.
Васыять итеп киләчәккә —
Безгә дип калдырганнар.
Язлар җитсә, безнең кырлар
Шатлыкка күмеләдер.
Игенчеләр шат җыр суза —
Ул шуннан беленәдер.
Сихәт таба әбиләр
Җиләк җыеп җәйләрен.
Безгә дә рәхәт була
Эчкәч җиләк чәйләрен.
Көзләр житкәч, туган туфрак
Мул уңышын бирәдер.
Яңа пешкән икмәк исен
Һәрбер сабый көтәдер.
Сихәтле, уңдырышлы
Туган ягым җирләре.
Яратабыз үзебезнең
Бөек Болгар җирләрен.