XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
“Туган телне ни куәтли?”

Чишмә тынмый аксын өчен

Төптән ургу көче кирәк…..

Тел дә шулай: яши,үсә,

Файдалансак һәм сөйләшсәк.

Чишмә кебек ни бар тагын,

Аккан саен һич кимемәс?

Чиксез гасырлар халыкка

Тел хезмәт генә иренмәс.

Бик зиннәтле әйбер кебек

Күз нурыдай сакланмаса,

Асыл мәгънәле сүзләре

Яшь буынга аталмаса.

Үпкәләмәсме телебез

Сөйләшмәсәк, өйрәнмәсәк,

Иң мөкатдәс хисебезне

Туган телдә белдермәсәк?

Онытылып калмаслармы

Чал гасырлар тузанында

Асыл сүзләр,гыйбарәләр…

Тарихларның ызанында?

Уйладым да,барлап чыктым

Туган телне ни куәтли?

Күпме изге төшенчәнең

Башында тора туган тел!

Бары туган телдә генә

Әниләргә “әни” диик!

Туганнарның теле бер, дип,

Туган җиргә башны иик.

Давлетшина Марьям Шогаеповна
Страна: Россия
Город: д. Ямбулат