Татар теле – көчле тел ул,
Яши күпме сынау кичереп.
Чын күңелдән ышанам мин
Калырына аның сакланып.
Туган телем – татар теле –
Тукай, Җәлилләр теле.
Әби-бабам “Әлли”не дә
Көйләгән тел һәркөнне.
Минем өйдә һәммәсе дә
Туган телдә сөйләшә.
Әтием дә, әнием дә:
“Кызым”, — диеп эндәшә.
Әннә, диеп тәүге сүземне дә
Туган телдә башлап әйткәнмен.
Бүген менә мәктәбемә килеп,
Апа, диеп зурлап дәшәмен.
Тәрәз төбендәге гөлләремә
Туган телдә җырлар көйлимен.
Минем дустым – нәни курчагыма
Шушы телдә әкият сөйлимен.
Туган телем белән горурланып,
Сөйләшәм мин татар телендә.
Мөмкинме соң шушы телне белми
Яшәү безнең татар илендә?!