XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Туган телем— Тукай теле

И туган тел,

И матур тел диеп,

Ачылган телем минем,

Ачылган моңым минем.

Моңландыра, уйландыра,

Тукаебыз шигырьләре,

Язгы ташкын булып ага

Күңел хәтирәләре.

Апрель аенда ел саен,

Искә алабыз шагыйрьне,

Шигырьләре өйрәтә,

Яратырга туган илне.

Туган илне, туган телне,

Хөрмәтләргә куша ул,

Газиз телем-анам телем

«Кадерләгез» — дия ул.

И туган тел,

И матур тел,

Анам сөйгән-татлы тел.

Тукай моңы, халкым моңы,

Сыйган сиңа туган тел!

Хөснетдинова Гүзәл Илфат кызы
Страна: Россия
Город: Әтрәкле