XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
«Туган телем»

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

Габдулла Тукай.

Үзенең туган телгә, диненә, ата-анасына булган мәхәббәтен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әнә шулай матур итеп язган. Чынлап та, туган телне ярату – Туган илне, әткәй-әнкәңне ярату белән бер. Юкка гына туган телне ана теле дип йөртмиләр шул! Минем туган телем — татар теле! Мин татар гаиләсендә туып-үскән бала. Әти-әниемнең миңа биргән иң кадерле бүләге – ул күркәм тәрбия. Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллаһү гәләйһи вәссәлләмнең бер хәдисендә: “Балаларыгызга карата юмарт булыгыз һәм аларны иң күркәм рәвештә тәрбияләгез”, – дигән юлларны укыдым. Ә күркәм тәрбия бирү, минемчә, дин нигезләрен аңлатудан, әдәп-әхлак сыйфатларын булдырудан, туган телгә өйрәтүдән башланадыр.

Кешегә нәселнең, халкының асыл сыйфатларын иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә. Туган телне белү кирәк. Чөнки туган телдә безнең әби – бабаларыбыз, әти – әниләребез, халкыбыз сөйләшкән һәм сөйләшә. Туган телгә хөрмәтле булганда гына без үз илебезнең, төбәгебезнең, гаиләбезнең шәҗәрәсен, тарихын аңлый алабыз. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – һәр кешенең изге бурычы.

Беребез өчен дә сер түгел: милләтебезне саклап калуда ислам диненең дә, татар теленең дә бер үк дәрәҗәдә роле зур. Шул ике мөһим факторның берсе генә булса да какшаса, милләтнең юкка чыгуы ихтимал. Татар әдәбияты дәресләреннән укып белгән, бөек татар галиме Шиһабетдин ага Мәрҗәни әйтүенчә: “Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Алар – милли тел, милли кием, милли гореф”. Милләтебезнең киләчәге бездә – балалар кулында , шуңа күрә балаларга кечкенәдән милли, дини тәрбия бирү зарур дип уйлыйм мин..

Тел галимнәре, психологлар ттикшеренүләреннән күренгәнчә, туган телен белмәгән бала башка телләрне дә начар белә. Телләрне генә дә түгел, гомумән, башка фәннәрне дә авыррак өйрәнә икән. Динен, телен, гореф-гадәтләрен белгән бала тормышта югалып калмый, үз-үзен дә, башкаларны да хөрмәт итә, югары дәрәҗәләргә ирешә диләр.

Кызганычка каршы, татар теленең актуальлеге көннән-көн кими бара. Мәктәпләрдә дә, югары уку йортларында да татар теле дәресләре киметелә дип ишетеп беләм. Балаларыбызга ислам дине нигезләрен, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, туган телне өйрәтү, иң беренче чиратта, гаиләләрдә башкарылырга тиеш дигән фикердә мин. Ә менә әти –әниләр моны еш кына читтән көтә, үзләре тырышлык куярга теләми кебек. Шуны истә тотсак әйбәт булыр иде: тәрбиячеләр, укытучылар, репетиторлар, имамнар һәм абыстайлар гына балаларны туган телгә, дин нигезләренә өйрәтеп бетерә алмый. Төп тәрбияне бала гаиләдә алсын иде. Балага туган телен, дин нигезен өйрәтүдә иң җаваплы кеше – аның әнисе. Туган телгә, дингә мәхәббәт әнинең күкрәк сөте белән сеңә башлый. Туган телне башкача ана теле дип юкка гына атамыйлар бит! Барлык шәхесләрне дә аналар тудыра, аналар тәрбияли. Милләтебезнең бөтен киләчәге аналар кулында. Бала тәрбиясе кебек иң зур җаваплылык йөкләнгәнгә күрә, Аллаһ каршында ананың дәрәҗәсе зур. Коръәннең күп кенә сүрәләренә күз салсак, пәйгамбәребезнең хәдисләрендә бу хакта болай диелә: “Без кешегә ата-анасына карата хөрмәт күрсәтүне боердык. Авырлык өстенә авырлык чигеп, әнисе аны корсагында йөртте, күкрәктән ике яшендә аерды. Миңа һәм әти-әниеңә шөкер кыл, Миңа кайтарылачаксың”. (Коръән, “Лукмән”, 31:14). Хәдис: “Җәннәт әниләрнең аяк астында”.

Балалар һәрчак әти-әниләреннән үрнәк алып үсәләр. Без нинди диндә булсак, балаларыбыз да шул диндә булыр. Без ничек сөйләшсәк, балаларыбыз да шулай сөйләшер.

Дөнья XXI гасырда яши, кешелек җәмгыяте тормышны тамырдан үзгәртерлек ачышлар ясый. Ләкин диннәр белән кызыксыну беркайчан да кимемәячәк. Киресенчә, теге яки бу халыкның дөньяга дини карашы дәүләтләрнең эчке һәм тышкы тормышына ныграк йогынты ясый бара кебек.

Соңгы елларда ислам динен белергә омтылыш бик нык артты, бу күренеш дөнья буенча гына түгел, Татарстан буенча да күзәтелә. Ислам-яшь, чагыштырмача яңа, заманында бөтен дөньяга шактый тиз таралган дин. Дин тотучылар Коръән китабын, хәдисләрне яңача, бүгенге көн күзлегеннән чыгып аңлаталар.

Мин бүгенге көндә Иштуган урта мәктәбендә белем алам. Иштуган –күпмилләтле бистә. Анда русы да, татары да, удмурты да дус-тату гомер кичерә. Һәр халыкның бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, ярдәмләшеп, олыны олылап, кечене кечеләп яшәргә тырышабыз.

Минем фикеремчә, безнең төп бурычыбыз — үз халкыбызның мәдәниятен, гореф – гадәтләрен, тарихын хөрмәт итәргә өйрәнү, үз ана телебездә сөйләшү. Халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен, кеше үзенең туган җирен, туган телен, динен онытмасын иде дигән теләктә калам.

Реналия Галиахметова Ренатовна
Страна: Россия
Город: Богатые Сабы