XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Туган тел

Һәр кешенең күңеле

Туган теленә тарта.

Телебезнең кадере

Елдан ел ныграк арта.

Туган телем-татар теле,

Милләтемнең бердәнбере,

Башка телләрдән аера

Матурлыгы,киңлеге.

Татар беркайчан,беркайда,

Һич тә югалып калмас.

Милләтенә тугры калыр,

Туган телен онытмас.

Әгәр татар телен белсәң,

Син дөньяны гизә аласың!

Аның данын һәм көчен

Яши-яши аңларсың.

Тукай,Җәлил телен белүенә

Шатланып туймый татар.

Татар телендә хоккейда

“Ак барс” өчен җан атар!

Дуслар белән аралашам

Көн саен туган телдә.

Туган телеңне бел,дустым,

Онытма аны бер дә!

Имамиева Зайнап Ильмировна
Страна: Россия
Город: Верхний Симет