XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Туган илем – бәхет иле

Татар иле – минем туган ягым,

Әти-әниләрнең Ватаны.

Әби-бабайларның тамган каны,

Бәйсез булсын аткан һәр таңы!

Бәйрәм итә бүген туган илем

100 ел элек алган иреген.

Бабайларга булган бурычның без

Үти алсак иде чиреген.

Бәйсезлекне яулап алган чакта

Илем куркып, каушап калмаган.

Ачлыгын да күргән, нужасын да

Матур тормыш, ирек даулаган.

Мәчет манарасын киссәләр дә,

Югалтмаган динен, сафлыгын.

Горур башын тотып югары

Яклаган ул тормыш хаклыгын.

Туган илнең киләчәге бүген

Без яшьләрнең көчле кулында.

Хозур Ильяс озата барсын аны

Тынычлык һәм бәхет юлында.

Филипова Алия Валерьяновна
Страна: Россия
Город: Муслюмово