XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Туган авылым.

Куе-зәңгәр болытлар арасыннан мелт-мелт итеп кояш нурлары күренә башлады. Буа өстеннән ак томан күтерелеп маташа. Кошлар үзләренең моңлы тавышларын сузып җибәрәләр,аларга авылның тавыкларын тотып торучы әтәчләрдә кушыла. Бөреләр,чәчәкләр татлы йокыларыннан уянырга торалар. Агач куышларында,печәнлек арасына качып йоклаган җәнлекләрдә сырпаланып кына,торырга теләмичә генә кояш белән бергә күтәреләләр.Таң вакыты.

Шәһәр кешеләре әле хаман йокласаларда, инде авыл халкы кояшның беренче нурлары белән үк күзләрен ачтылар. Уңган безнең авыл халкы. Кояш белән бергә тора, аның белән бергә татлы йокыга тала. 

Инде менә томан кутәрелеп,кояшта болытлардан арынып өскә таба үрмәли башлады. Эх,нинди матурда соң безнең авыл!..Челтер-челтер чишмә аккан тавыш ишетелә.Ул әрәмәдә үсеп утыручы төз каен-наратлар,төрле-төрле куаклар арасыннан ташып,ургылып чыгада, ачыклыкка чыккач,тынычланып куя.Әйтерсең лә аны кемдер агачлар арасыннан куа килә. Безнең авыл чишмәләргә бик бай:Атлар чишмәсе,Күкертле чишмә,Саф чишмә. Кайбер кешеләрнең бакчалырында ук ташкын булырдай ерылып агып яталар. Яз вакытларында алар барсыда бер зур гына елганы хәтерләтеп калалар.

Минем иң яраткан чишмәм, Атлар чишмәсе. Ни өчендер, ләкин мин аның белән сөләшергә,аның татлы суын әчергә биктә яратам. Аның тарихы да бит ат белән бәйләнгән: берзаман авыл атларынын аяклары бик нык авырта башлаган, йөри алмаганнар,шулвакыт бер бабай аларның чишмәдә коенганнарын күргән,ләкин куып чыгармаган, аяклары йөрмәс дип уйлаганюИнде кити генә дигән вакытта атлар үзләре үк чабышып китеп барганнар. Аларның аяклары төзәлгән.Авыл халкы шушы чишмәнең шифасы киң дип уйлаганнар. Ул чишмәнең исемедә шул тарихтан бирелеп калган. Мин аталар белән бик дус,аларны яратам.Бәлкем,ат җене кагылганга да мин  шул Атлар чишмәсен яратканмындырда.Әле тагын әгәрдә ул чишмә буйлап,югарыга менеп китсәнме. Матур, төрле-төстәге чәчәкләр, тәмле җимешле куаклар белән уратып алынган аланчыкка килеп чыгасың. Ул матурлыкны сүзләр белән дә,җырлар беләндә аңлатып бетереп булмый. Яшел,тигез чирәмгә ятып бер тәгәрәп,чәчкәләр арасына кереп китәсеңдә, бернидә уйламыйча,якты кояш нурларына күмелгән зәңгәр күккү карап ятасың.Үзеңә җан тынычлыгы, сихәтлек аласың. Бар кайгыларың онтыла.Әйтерсең лә,син бу дөньяда үзең генә, синең бер кайгың юк.

Әйе,гузәл минем туган авылым. Горурланырлык Туган авылым!

 

Сулейманова Гульназ Наилевна