Сугыш юлын үткән кеше –
Татарның бөек улы.
Мәңге сүнмәс йолдыздыр ул –
Муса Җәлилнең рухы.
Явыз адәм кулларында
Салган Җәлил башларын.
Сынмаган, сыгылмаган ул
Язган шигъри юлларын.
Туган ягын, туган җирен
Сагынып, өзелеп язган.
Кызы Чулпанга багышлап,
Күпме юллар калдырган.
Яу кырында геройларча
Түккән канын, бирешми!
Туып үскән җире өчен
Булмый яшәп көрәшми!
Төрмәләрдә утырганда
Ни уйлады син, Җәлил?
Татарның үлмәс герое –
Иҗатың моңа дәлил!
Еллар, гасырлар үтәрләр
Шигърият алышыныр.
Җәлилнең канлы юллары
Күңелгә сеңеп калыр…