XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
ТАТАР ТЕЛЕ ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ

ТАТАР ТЕЛЕ ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ

(фантастик хикәя)

Дәрес бара. Татар теле дәресе. Кызлар-егетләр күңелләрен биреп инша язалар. Әмма инша гына ни өчендер һич кенә дә язылмый. Укытучылары Сания апа парталар аша үтешли укучыларның караламага язганнарын укый бара

– «Беркөнне» сүзе ике «н» хәрефе белән языла, – дип күз кысып үтте ул Зөбәрҗәткә. – Кыз апасына карап, елмайды да, язуын дәвам итте.

Олимпиадаларга йөрүче кыз ул безнең. Татар телен су урынына эчә. Яхшы сөйләшә дә. Без шулай уйлыйбыз инде. Үзебез бит татар телендә «сай йөзәбез». Сыйныфтагыларны гына алыйк. Исемнәрен әйтәм әле: Лиза да, Степан, Сережа да, Динара, Маргарита да, Тимур. Баксаң, шушы рус иссемле балаларның һәркайсының фамилиләре татарныкы. Күбесенең әти-әниләре дә татар. Яхшылап эзләсәң, бар инде ул Алинә, Сөмбел, Ирек, Ислам исемлеләр дә. Ләкин аларны да сөйләштереп карасаң, бер авыз сүз татрча ишетмәссең.

Чират Степанга җитте. Болай булгач, бу чират дигәнең тиз генә үтеп китми икән. Шулай уйлап куйдым. Хәер, сыйныфтагылырның күбесе үзалдына шулай уйлаганнардыр.

– И, сине! – диде ул Степанның язганын укып. – Бер җөмләңдә өчешәр хата бит…

Аннары, гадәттәгечә, калганнарның язганын тикшереп тормый гына, өстәле янына килеп утырды да, кулы белән иягенә таянды. Ул гел шулай итә. Тәрәзәгә карый да, башын селки-селки эченнән генә безне сүгә. Шулай тоела инде безгә. Ә аннары өстәлендә яткан теләсә нинди бер дәфтәрне алып ача да, ахырга кадәр битләрен актара башлый. Нәрсә эзлидер ул аннан! Беләбез инде югыйсә: уенда дәфтәр тикшерү түгел, һаман безне сүгү. Эченнән сүгеп туктагач:

– Мин бит сезгә гел әйтә киләм… Күберәк әдәби китаплар укыгыз, дим… Тел байлыгыгыз артыр, дим… И, сезне, – дип сүгүен тагын дәвам итә.

Бу юлы да шулай диде дә, гадәте буенча, озын каблук түфлиләре белән шыгырдатып, кабинеттан чыгып китте.

– Шул ук драма, – диде Динара ярымшаяру белән.

– Мелодрама дисәң, дөресрәк булыр, – дип, шаяруны дәвам итте Ирек.

Сыйныфта тынычлык урнашты. Барысы да ручкаларын тотып, дәфтәргә төбәлеп утыра иде.

– Нишлибез?

– Язабыз, нишләп була тагын? – диде Зөбәрҗәт.

– Синнән сорамадык, – дип кычкырды Степан арткы партадан.

– Син язырсың у-у-ул, – дип авырсулады Лиза.

– Ә сезгә кем комачаулый?

– Җен.

– Койрыклы!

– Ике мөгезле тагын.

Сыйныф көләргә тотынды. Берәүләр дәфтәр битләрен ертып ыргыткалады, кемнәрдер партага башларын куеп ятып тора иде.

– Сезнең урында булсам, көләмәс идем, – диде Зөбәрҗәт үзенең җитдилеген инде ничәнче кабат исбатларга тырышкандай.

– Ә нишләр идең? Елар идеңме? – дип кызыксынды Степан.

– Елар идем.

Сыйныф эчендә кабаттан озын гына тынлык урнашты. Кемдер язды, кемдер язырга тырышты, ә кемнәрнеңдер инша уенда да юк иде. Нишләптер Сания апа да соңлады бүген. Әллә бездән өметен өзеп, керми йөри шунда.

– Оп-па! – дип кычкырды Ирек кисәк. – Җәмәгать, алдан ук әйтеп куям: икенче сайттан мин алам.

– Синең нәрсә, колагың ишетеп бетермиме әллә? Иншаны беренче сайттан мин күчерәм дип күптән әйтеп куйган идем бит, – дип, шунда ук сикереп торды Ислам.

– Исламның әйткәнен берәрегез ишеттеме?

Башкалар аларның сөйләшүенә игътибар бирмәде, һәркайсы үз эше белән мәшгуль иде.

– Тавыш ишетелми нишләптер, – диде Ирек һәм җиңел сулагандай партасына утырды.

– Дәрес бетәргә күпме вакыт калды, – дип кычкырды арттан Степан.

– Ун-унбиш минут калып бара.

– Шәп! – диде ул ясалма елмаю белән.

– Барысы да шәп булыр иде, әмма син иншаңны язмыйсың. Уеңда бөтенләй башкасы бит. Татар телендә бер авыз сүз белмисең: хурлык түгелме бу? Үзең бит Гайнетдинов фамилиясен йөртәсең. Туган телгә карата шундый битарафлык яхшыга илтәр дип уйлыйсыңмы әллә?

– Әй-әй, бераз гына туктап тор әле, – диде Степан. – Син ник өйрәтәсең мине, ә? Каядыр китәргә уйлыйсың ахры шушы татар телең белән… Юлларыңа ак җәймә, кстати.

– Чынлап, нигә кирәк татар теле?! – дип кушылды Степанның сүзләренә Диана.

– Шул-шул, хәзерге көндә беркем дә татарча белми дә, сөйләшми дә… Ә сөйләшерлек кешесе булмаган тел безгә нигә? Әйтегез әле, нигә?

«Кирәкми, кирәкми» дип кабатланган сүзләр ишетелде сыйныф эчендә. Барысы да әңгәмә үзәгендә, барысының да әйтер сүзләре бар иде.

– Туйдым! Күрә алмыйм шушы татар телен, – диде дә, тышына «татар теле» дип язылган дәреслекне идәнгә алып ыргытты Степан. Калганнар тынды, аннары соң, Степанның сүзләре белән килешкәндәй, ашыкмый гына артларына борылып утырдылар. Зөбәрҗәт кенә кәнәгатьсезлеген күрсәтергә теләгәндәй, озак кына бер татар теле китабына, бер Степанга карап торды. Аннан ул да алдына борылып утырды.

Кинәт сыйныф эчендә утлар җемелди башлаган тавыш ишетелде. Куркудан барысы да парталарыннан сикереп тордылар. Күп тә үтмәде, утлар сүнде һәм сыйныф эчен караңгылык каплап алды. Соңрак пышылдашкан тавышлар ишетелеп үтте. Бу тавышлар торган саен ныграк һәм төрле яклап ишетелә килде. «Күрә алмыйм шушы татар телен» дигән сүзләр бар бүлмә буенча кайтаваз булып яңгырый иде. Әлеге аваз бер якынайды, бер ерактан ишетелде.

Берәү дә көтмәгәндә, алда яткан татар теле китабыннан ниндидер ут чаткылары күтәрелә башлады. Соңрак ул зурайды һәм тураеп басты: күзләре, авызы, кул-аяклары барлыкка килде. Укучылар барысы да күмәкләшеп, бер почмакка җыелдылар. Алар үз күзләренә үзләре ышанмады.

– Нишләп куркып калдыгыз? – дип дәште ул аларга. – Минем кирәкмәвем турында сөйләгәндә, мине тотып атканда бик батыр идегез бит.

Егетләр-кызлар берсенә-берсе сораулы карашлар ташладылар.

– Сез исән дә була беләсез мени? – дип сорады араларыннан берсе

– Сезнең сыман телебезне хөрмәт итми торган балалар янында җанланырга туры килә.

Алар уйга батты. Татар теле китабының үз телебезне хөрмәт итмәүдә гаепләгәне өчен оят иде аларга. Ләкин алар ничек итеп телебезне өйрәнә башларга кирәклеген аңламадый иделәр.

– Борчылмагыз, – диде Татар теле, балаларның уйларын укып алгандай, – сезгә мин туган телебезне ничек итеп өйрәнә башларга кирәклеген аңлатырмын.

– Ә ничек итеп соң? – диеште алар.

– Аның өчен, иң башта, бик гади сүзләрне кабатларга кирәк.

– Нинди?

– Артымнан кабатлагыз:

Онытмам үз телемне

Яратам татар телен.

Бүгеннән башланачак

Телемне өйрәнүем.

Татар теле иленә

Тупларга барам белем!

Барысы бергә әлеге сүзләрне әйтеп кенә бетерделәр, кинәт зур давыл чыгып, балаларны шундук үзенә тартып алды. Алар кычкырыша-кычкырыша бер серле порталга килеп эләктеләр.

Яхшылабрак карасалар, алар үз алларындагы зур ак искәртмә тактасында кара хәрефләр белән язылып куелган сүзләрне укыдылар. «Татар теле иле» диелгән иде анда.

– Менә ничек өйрәнелә икән татар теле! – дип үзе дә сизмәстән кычкырып җибәрде Степан.

– Дөрестән дә, гади дәресләр белән өйрәнә алмаган һәр бала монда эләгә. Ә-ә-әнә теге кырыйда күрәсезме зур бинаны? Анда – мәктәп. Әнә, сезнең сыман балалар да чыгып бара. Алар инде тиешенчә белем туплаган, димәк. Ә безгә әле мәктәп эченә кереп, татар теленең берничә кагыйдәләрен өйрәнеп чыгарга кирәк. Әйдәгез артымнан!

Без мәктәп диелгән зур бина эченә уздык. Татар китабы безне теркәлү өстәле янына алып барды. Өстәл артында Нокта белән Өтер утырып тора иде.

– Уку номерыгыз – егерме җиде, менә сезгә тугызынчы кабинетка ачкыч, – дип Татар теленә ачкыч тоттырды Өтер.

– Кергәндә мобиль телефоннар белән кулланмау сорала, – дип кычкырып калды Нокта.

Алар икенче катка менде. Тугызынчы бүлмә янына килеп туктаганнан соң, Китап безгә:

– Ә хәзер юлны үзегез дәвам итәсез. Кагыйдәләрне өйрәнеп беткәч, мин сезне үз мәктәбегезгә озатып куярмын. Уңышлар сезгә, хәерле сәгатьтә!

Без Татар китабы белән саубуллаштык та, кыенсынып кына бүлмә ишеген шакыдык. Аннан берәү чыкты да:

– Ник куркып ишек артында торасыз? Узыгыз түрдән! – диде. – Мин – Исем булам. Ә болары минем туганнарым – Фигыль, Сыйфат, Сан, Рәвеш, Алмашлык, Аваз ияртеме, Хәбәрлек сүз, Бәйлек, Теркәгеч, Кисәкчә, Модаль сүз, Ымлык. Ягъни, без – унөч туган. Туган булсак та, һәркайсыбыз төрле сорауларга җавап бирә.

– Миңа нинди сорау бирерсез икән? – дип кызыксынды Рәвеш.

– Ничек? – диде балалар бертавыштан.

– Дөрес уйлыйсыз. Моны минем исемемнән үк яхшы аңларга була. Әмма тагын мин «Кайчан?», «Күпме?», «Кайда?» һәм башка бик күп сорауларга да җавап бирәм.

Укучылар һәр сүз төркеме белән якыннан таныштылар. Унөч туган белән дә саубуллашып, рәхмәтләрен әйткәннән соң, Кисәкчә:

– Сигезенче бүлмәдә сезне Баш килеш көтә, – диде. – Аның янында үзегезне булдыра алган кадәр тәртипле тотыгыз. Ул инде бик карт һәм зирәк. Үзегезнең белемнәрне яхшы яктан күрсәтегез аңа. Уңышлар!

Балалар, Кисәкчә сүзен тыңлап, Баш килеш артыннан киттеләр. Сигезенче бүлмә ишеге янында ул инде балаларны көтеп тора иде.

– Нәрсә дип килдегез соң, балалар? – диде ул укучыларны күреп.

– Белем алырга!

– Безнең татар телен өйрәнәсебез килә.

– Алай икән, рәхим итегез! – дип, ишек ачып балаларны кертеп җибәрде зирәк Баш килеш.

Баш килеш тә үзе генә яшәми икән. Биредә балалар Иялек килеше, Юнәлеш килеше, Төшем килеше, Чыгыш килеше, Урын-вакыт килеше белән дә күрештеләр, аларның сораулары белән таныштылар.

Баш килеш аларны Тыныш билгесе, ә Тыныш билгесе Җөмлә кисәге янына озатты. Укучылар һәр бүлек белән якыннан танышты, алаларның татар телен өйрәнүдә никадәр мөһим икәнен аңладылар. Мәктәп ишегеннән чыкканда, аларны Татар теле китабы инде күптән көтеп тора иде.

– Белемнәр тупладыгызмы? – диде ул балаларга карап. Укучылар бертавыштан:

– Тупладык, – дип җавап кайтардылар.

– Алайса бу белемнәрегезне тормышта да кулланыгыз инде. Һәм өстәп шуны әйтәм: онытмагыз туган телегезне, телен оныткан кешенең юлы бәхеткә илтмәс.

Шулай диде дә, янәдән каты давыл башланды. Китап әйләнә-әйләнә давыл буйлап йөрде, соңрак кул-аклары, күз-авызлары югалды, кечерәйде һәм үзе үк юкка чыкты. Озак та үтмәде, әлеге давыл балаларның үзләрен дә суырып алды һәм алар кычкырыша-кычкырыша үзебезнең мәктәп бүмәсенә килеп эләктек. Егетләр-кызлар күзләрен уып алдылар. Алгы якта Степан ыргыткан татар теле китабы ята иде. Ул аны тиз генә чыгып алып керде дә, күкрәгенә каты итеп кысып кочаклады.

– Дәрес бетәргә ничә минут калды? – дип сорады берсе.

– Сигез минут.

Кызлар-егетләр шунда ук парта өсләрендә яткан ручкаларын тоттылар да, инша язарга керештеләр. Вакыт аз калган булса да, алар үз фикерләрен язарга өлгерә иде әле.

Икенче көнне Сания апа аларны шат йөз белән каршы алды. Иншалардан дүрт тә, биш билгеләре генә булган дәфтәрләрен өләшкәч, алар үзләре дә үз күзләренә ышанып бетә алмый иделәр әле.

– Шулай, балалар, – диде Сания апалары урындыгына утырып, – һәркем үз телен хөрмәтләргә тиеш… ул телне камил белергә тиеш… аралашырга тиеш… Юкка гына «Туган телем – үзем өчен, башка тел – көнем өчен» дип әйтмәсләр иде…

Ахмадиева Гульназ Маликовна
Страна: Россия
Город: Балтаси