Татар халкым — минем бөек халык.
Татар халкым — минем бөек халык,
Таралгансың төрле илләргә.
Ничә буын жирдә яшәсәң дә,
Тартыласың туган җирләргә.
Тарих шахит — күпне күрдең халкым:
Таландың да, куып сөрелдең.
Өндә түгел, төштә булса да син,
Туган жиреңне күреп сөендең.
Кошларның да була кайтыр жире,
Я агачы, яры, кыясы.
Синең, халкым, тәүге тамыр җәйгән,
Туган җирен, илең кайда соң?
100 ел элек сиңа, ирек биреп,
Туган жирле, илле иттеләр.
Татарстан — татар иле диеп,
Бар дөньяга бәян иттеләр.
Жиңел сулап куйдың шулчак халкым,
Жиң сызганып эшкә тотындың.
Төзекләдең шәһәр, авылларың
Онытмыйча һичбер йортыңны.
Юллар салдың, урманнар үстердең,
Иген иктең, икмәк пешердең.
Кара алтын алып жир куеныннан,
Таң калдырдың бөтен кешене.
Ничә еллар ярышларда тиңсез
Житештергән КамАЗ машинаң.
Казан мәркәзенең һәр урамы
Әкияти илгә ошаган!
Газиз халкым, киң күңелле бит син,
Яратасың кунак килгәнне.
Сабан туең кебек киң таралган
Берәр бәйрәм бармы күргәнең?
Тыныч яши бездә төрле милләт
Саклый биреп гореф – гадәтен.
Ызгышларда тугел тынычлыкта
Саклый белә халкым гайрәтен.
Горурланам синен белән халкым,
Сокланам мин туган жиремә.
Сөенәм мин татар булуыма
Һәм дан жырлыйм татар илемә!