XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Табигать

 

Табигать.
     Җир һәм күкләр, җир белән күк арасында булган барлык җанлы һәм җансыз әйберләр барысы да бик төгәя итеп, гузәл итеп яратылган. Алар барысы да кешеләр өчен, аңа хезмәт итәр өчен. Кешеләргә башка җан ияләреннән аермалы буларак акыл һәм зиһен бирелгән. Шуңа кешеләр табигатьнең барлык байлыкларына хуҗа булып торалар һәм алардан файдаланалар.
   Безнең сулаган һавабыз-табигать, йөргән җиребез-табигать, эчкән суыбыз-табигать, ашаган ризыкларыбыз, кигән киемнәребез-барысы да табигатьнең җир өсте һәм җир асты байлыклары. Безнең укый торган китапларыбыз да, яза торган дәфтәрләребез дә табигать белән бәйле, чөнки агач урманда үсә. Җир булмаса, вакытында яңгыр яумаса, агач үсмәс иде. Ул агачтан кәгазь ясала. Кәгазь инде ул-безнең китапларыбыз, дәфтәрләребез.
   Табигатьтә бар нәрсә дә бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тора. Мәсәлән, җил күктәге болытларны кумаса, яңгырлар булмас иде. Яңгыр булмаса, игеннәр дә, ураманнар да, үләннәр дә усмәс иде. Алар үсмәсә, корылыктан һәм ачлыктан бөҗәкләр дә, кошлар да, хайваннар да, кешеләр дә яши алмас иде. Җир өсте байлыклары булмаса, фабрикалар, җир асты байлыклары булмаса заводлар булмас иде.
   Табигать бик серле һәм бик зур көчкә ия. Кешеләр табигатьне тулысынча үзләренә быйсындыра алмыйлар. Мәсәлән, көн белән төннең алышынып килүе. Аны кешеләр үзгәртә алмый. Елның дүрт фасылын алыйк. Кыш җиргә аклык, чисталык алып килә. Җир ак юрганын ябынып йоклый. Киләсә ел уңышы өчен хәл җыя. Җирдәге һәм агачлардагы ак карның, кояш нурларында эңже кебек, ялтырывын күреп хәйран калабыз. “Мондый илаһи матурлыкны кешеләр ясый алмый, бары табигать кенә бирә” дигән уй баштан үтә.
   Яз җитә. Тамчылар тама. Кояш бөтен көчен карларны эретүгә түгә. Гөрләвекләр челтерәве ишетелә. Җылы якка киткән кошлар әйләнеп кайта. Аларның сайраулары-илаһи симфония. Табигать кабат уяна. Җир үсәсе игеннәр, үләннәр өчен суга туена. Язга шатланмаган җан иясе юктыр, чөнки яз яшәргә дәрт, киләчәккә өмет уята.
   Җәйнең матурлыгын берни белән дә чагыштырып булмый. Бөтен җир кояш нурына, яшелеккә күмелә. Тугайлар, болыннар, шәһәр урамнары да төрле-төрле чәчәкләргә күмелә. Кырларда шаулап игеннәр үсә. Кошлар бала чыгарып бала үстерәләр. Урманнарда, тугайларда, бакчаларда төрле-төрле җимешләр өлгерә. Болар барысы да табигатьнең кешеләргә биргән нигъмәте.
   Үз вакытында көз җитә. Юкка гына аны “алтын көз” диеп атамаганнар.  Агачлардан коелган яшел, сары, кызыл яфраклар җирне чыннан да алтын төселдәге келәм белән каплый. Яуган яңгырлар, җылы якка китүче кошларның моңлы тавышлары бераз ямансу булса да, көзнең матурлыгы үзенә аерым. Кырларда өлгергән игеннәр, бакчаларда өлгергән яшелчәләр, җимешләр, урманнардагы гөмбәләр-барысы да матурлык өстенә матурлык өстиләр. Алар барысы да табигатьнең никадәр юмарт булуын күрсәтәләр. Табигать бик катлаулы система. Барлык җан ияләренең яшәешен тәэмин итү белән бергә аның фаҗигалары да күп: җир тетрәүләр, вулкан атулар, су басулар, хәтәр җилләр дөньяның кайсы да булса почмагында әледән әле кабатланып тора. Аларны булдырмаска әле кешелек дөньясының көче җитми.
   Табигать безнең ярдәмебезгә мохтаҗ, шуңа күрә көч җиткән кадәр аны сакларга һәм якларга кирәк. Урманнарны, кырларны янгыннан саклау, җир өстендә чисталыкны саклау, суларны, һаваны зарарлы матдәләрдән саклау-бөтен кешеләрнең изге бурычы. 

Абдрахимова Залина Талгатовна