XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
«Төш» («Сон»), «Беренче очрашу» («Первая встреча»).

ТӨШ
Иртәнге кояшның җылы нурлары битемнән кытыклап иркәләвен тоеп, татлы төшләр күреп яткан җиремнән уянып киттем. Каз мамыгы тутырып ясалган күбектәй йомшак мендәр-юрганнар өстендә бераз киерелеп алдым. Минем йокыдан уянуымны күреп, әнием бүлмәгә керде. Җылы кочагына кысып:
– Уяндыңмы улым? – дип, башымнан сыйпап, иртәнге чәйгә чакырды. Аш бүлмәсенә чыктык. Өстәлдә майланган коймаклар өелеп тора. Мин үземне картәнидә кунакта кебек хис иттем. Ул да шулай йокыдан торуыма күп итеп таба ашлары пешерә иде. Ә бу коймак – әниемнеке. Эстәрлебаш урманнарыннан җыйган шифалы үләннәрне салып, чәй пешерде. Бүлмәгә мәтрүшкә исе таралды. Чәй өстәле артында әниемә күргән төшемне сөйләдем:
– Таныш түгел киң яланда адашып йөрим. Кояш йөзле көнбагышлар мине иптәшләредәй күреп, сәлам бирәләр. Көнбагыш басуы янындагы түгәрәк акланнан печәнчеләрнең чалгы тавышлары ишетелә. Яңа гына чабылган пакослардан талгын җил белән хуш ис бөркелә. Ә һавасы соң, һавасы!!! Сулап туйгысыз! Шундый рәхәтлек, аңлатып бирә алмаслык ләззәт! Хыял диңгезе мине әллә кайларга алып китеп адаштырды. Шул мәлне мин бу болынны, басуны хәтеремә төшердем. Мин бит туган ягым болыннарында адашып йөрим икән, бу бит минем балачагым үткән Эстәрлебаш яклары. Туган ягыма кайтуыма шатланып, мин печәнчеләр янына йөгердем. Ни күзем белән күрим, аларның берсе колачын җәеп миңа каршы йөгерә. Якын дустым Аязны танып, аңа каршы тдым. агы да тизрәк чаба башладым. Ул да:
– Була-а-а-ат! – дип, куанычын яшерә алмыйча, мине кысып кочаклап алды. Куанышып, бер-беребезгә куллар бирешеп күрештек, тагы кочаклаштык. Аяз берчә шатланып, берчә гаҗәпләнеп, миңа сораулы караш ташлады:
– Монда ничек килеп чыктың, син бит бездән еракта, Казан шәһәрендә яшисең? – диде.
Аяз белән без бик якын дуслар булдык. Балачагыбыз Эстәрлебаш авылында үтте, башлангыч мәктәптә бер сыйныфта укыдык. Миңа унбер яшь тулганда әти-әнием Казанга күченеп килде. Авылдан китүне мин бик авыр кичердем. Казанга килгәч, дусларымны, туганнарымны нык сагындым. Хәзер Татарстан башкаласында яшәвебезгә дә ике ел узып китте. Дустымның соравына ничек җавап бирергә дә белмичә, мин:
– Җәйге каникулга кайттым! – дидем. Аяз, кайтуыма бик сөенеп, мине үзләре янына алып китте.
– Юлда сусагансыңдыр, – дип, әйрән эчерде. Көнебез күңелле үтте. Мин аларга печән эшләштем. Аяз белән калын печән пакосларын әйләндердек, алар җилләгәч чүмәлә ясап өйдек. Көн кичкә авышкач, авылга кайтып киттек. Яңа гына бәйләнгән яшь каен себеркесе белән чабынып мунча кердек. Мунчадан чыгуыбызга Аязның әнисе Роза апа карлыган, кураҗиләге яфраклары салып чәй пешерде, татлы ризыклары белән сыйлады. Чәй өстәле артында икенче көнгә планнар кордык. Балыкка барырга дип сөйләшеп, Роза апага рәхмәтләр әйтеп, мин картәнигә кайтып киттем.
Көтмәгәндә кайтып керүемә картәнием дә аптырап китте һәм мин аңа үзем белән булган хәлне сөйләп бирдем. Картәни дә кайтуыма бик шатланды. Кич буе сөйләшеп сүзләр бетмәде, бәләкәй чактагы кебек, картәнинең әкиятләрен тыңлап, татлы йокыга талдым. Ә иртән кояшның тәүге нурлары белән бергә торып, Кардон буасына балыкка киттек. Үзебез белән Тимур исемле дустыбызны да алдык. Юл уңаенда супермаркетка су алырга керсәк, Азалия исемле классташыбызны очраттык. Хәлләрен белештек, балыкка баруыбыз турында әйттек. Ул безгә:
– Зур балыклар гына тотылсын, чиләкләрегезне тутырып кайтыгыз! –дип теләп калды.
Кардон буасы – уртача зурлыкта. Тирә ягы куе урман белән уратып алынган. Элек анда атаклы Тукаевларның ял итү урыны булган. Бүгенге көндә дә буадан ерак түгел балалар өчен ял лагеры “Орленок” эшли. Балалар монда илебезнең төрле почмакларыннан җәйге ялга киләләр. Ә безгә ерак барасы түгел, табигатьнең ямьле урыннары уч төбендә генә. Кармакларбызны әзерләп, балык тотырга утырдык. Тиз арада берничә табан балыгы эләктердек. Тик Аяз гына кармагын суга ыргытканда җебен чуалтты. Ярый әле үзе белән запас кармак җебе дә алып килгән булган. Ул үз мәшәкатьләре белән йөрегән арада кинәт нык итеп су чәчрәде.Тавыш килгән якка борылып карасам, бер зур койрыклы балык буа уртасына кереп китте. Тимур белән Аязны тиз генә үземнең янга чакырдым. Алар килүгә теге зур балык тагын коерыгын чыгарып, чәпердәп күрсәтте. Без ярга менеп, балыкны күзәтүебезне дәвам иттек. Су чиста булгач, балыкның озынлыгы да ачык күренә, аның зурлыгы якынча бер метр ярым тирәсе иде. Ярдан төшеп, балык киткән якка кармакларны салып карадык. Ләкин кызыл койрыклы балыкны тота алмадык. Шул чак мин уянып киттем. Кызыл койрыклы балык төштә генә калды…
Җәй җиткәч авылга кайттым. Велосипедка утырып, төшемә кергән печәнлекләрне барып күрдем. Дусларым белән шундый ук зур балыкны да күреп, тота алмадык. Кардон буасында зур балык күрүебез турында картәниемә дә, әтиемә дә, Азат абыема да сөйләдем. Тик нигәдер алар миңа ышанмадылар. Аларны ышандырыр өчен ул балыкны тотарга кирәк шул. Туган ягымның табигате мине иркәләп, назлап үстерде. Шуңа күрә без дә аны күз карасыдай сакларга тиеш. Буалар саф сулы булса, андагы балыклар да зур һәм күп булыр. Балыкчы малайларның да чиләкләре зур балыклар белән тулыр.

(Сентябрь 2011ел, 13 яшь).
БЕРЕНЧЕ ОЧРАШУ
Иртән торып мин тәрәзә янына килдем. Кояшлы кышкы көн. Бар тирә-як ап-ак юрган ябынган. Кар бөртекләре кояш нурында җемелдәп күзләрне камаштыра. Кышкы табигать матурлыгы белән хозурланып торганда, башыма шундый бер уй килде: “Ял көне бит, әти-әнием өйдә, ник бергәләп тау шуарга бармаска?” Минем теләгемне алар шатланып кабул иттеләр. Иртәнге чәйдән соң тиз арада җыенып чана-чангыларыбызны алып “Текә тау”га киттек. Авылның саф хафасы җаннарга шундый ләззәт бирде. Ял көне булгач, мунчалар ягылган, торбалардан ак күбек булып чыккан төтен борыннарны кытыклый, сарай янында җәй исе, печән исе…
Без буа юлы белән тауга якынлаштык. Тауның көньягы – куе урман, ә уң якта – зур киң аклан. Элегерәк бу акланда Сабан туе уза торган булган. Акланнан астарак буылган буага җәен балык тотарга йөрибез. Заманында Эстәрлебаш төбәгендәге бу җирләргә атаклы Тукаевлар ия булган. Бүген инде монда – чаңгы шуу базасы.
Без килгәндә бер гаилә карга бата-чума тау шуа иде. Кулларында чана түгел, ә калай тагарак. Ул тагарак шумый, әйтерсең, ракета кебек оча гына. Әниләре безнең янга килеп исәнләште. Бу алсу йөзле, ягымлы апаның исеме Гүзәл икән. Гүзәл апа әнием белән хезмәттәшләр, икесе дә укытучылар. Алар сөйләшкән арада мин Дениза, Динар белән таныштым.
Соңыннан барыбыз бергә чана-тагаракларыбызны сөйрәп, “Текә тауга” менеп киттек. Тауга күтәрелү бик үк җиңел түгел икән. Шулай да, тырыша торгач, менеп җиттек. Менә хәзер “тагарак” дип аталган “ракетага” утырып очасы гына калды. Кыш бабай өеп куйган көртләрне ера-ера, сикәлтәләрдән сикереп, түбәнгә таба очтык. Аннан соң ни булганын үзем дә төгәл генә әйтә алмыйм… Берничә мәртәбә тәкмәчләдем кебек, шуннан кар өеменә гөрселдәп килеп төштем. Һушыма килгәндә өчебез өч якта, ә “ракета”быз тау астында иде. Тирә-якта рәхәтләнеп көлү тавышлары ишетелә. Елыйсым килде, бик кыен булса да, тыелып калдым. Әни минем мондый халәтемне күреп, көлүеннән туктап, яныма йөгереп килде. “Балам, берәр җиреңне авырттырдыңмы әллә?” – диде. Аның йөзе бик борчулы иде. Шул вакыт Гүзәл апа да яныма килеп: “Зур бит инде, мондый егеткә ни булсын!” – дип, аркамнан йомшак кына яратып алды. Әниемдәге җылылыкны мин Гүзәл апада да тойдым. Җебеп торуыма бераз оят та булып китте. Бу вакытта миңа алты яшь, көзен мәктәпкә барасы ел иде.
Гүзәл апаның беренче укытучым буласын белми идем. Бу хакта, өйгә кайткач, әниемнән ишетеп мин бик шатландым. Шулай итеп, укытучым белән беренче очрашуым мәңгегә хәтеремдә калды. Башлангыч мәктәптә дүрт ел аның җылы канаты астында булдык. “Текә тауга” ничек бергә җитәкләшеп менгән булсак, белем үрләренә дә шулай мендек. Укырга, язарга, җырларга, биергә өйрәндек. Сыйныфыбыз бик тату булды. “Оясында бәхетле булганнарга, очканда да җиңелерәк”, –диләр. Әти-әнием кебек якын булган беренче укытучыма мин чиксез рәхмәтлемен. Гүзәл апа кебек укытучылар булганда очучы кошларның да к анатлары нык булыр. Хәзерге көндә ул сыйныфны гына түгел, мәктәпне җитәкли. Беренче укытучыма изге эшендә уңышлар телим!

Насибуллин Булат Маратович