Төн уртасы. Тәрәзәгә карыйм.
Кап-караңгы аяз күк күрәм.
Дөге кебек чәчелеп яткан йолдызлардан
Чүпләп тәмле “ботка” пешерәм.
Төнлә генә ишетелгән серле авазларны
Тәмләткечләр итеп өстим “ботка”га.
Шәүләләрне кушам, матурлыкны,
Иртә матуррак булса да.
“Ботка”ны төн исе белән бизим,
Кош сайравы сибеп җибәрәм.
Бу “ботка”ны иң якын кешемә
Тәмен татып карарга бирәм.