Татар егетенә карап
Сокланмау мөмкин түгел.
Бары аңа гына хас бит,
Көч — куәт hәм киң күңел.
Баш өстендә түбәтәе –
«Татар мин!», — диеп тора.
Яшел төсле, бизәкле дә,
Ерактан калкып бара.
Алтын васыять — Тукай да,
Түбәтәен салмаган.
Акыл башын, уй-фикерен
Түбәтәе саклаган.
Татар егетенә дәшәм:
«Түбәтәйне салмагыз!
Милли кием-горурлык ул!
Шуны hич онытмагыз!»