XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Сугыш еллары буйлап

                                                        Сугыш еллары буйлап.

                                                                                                                                    Сугышларда безне саклар өчен

                                                                                                                                    Ут куйнына барып керәсез.

                                                                                                                                    Кирәк чакта – hичбер кызганмыйча, —

                                                                                                                                    Гомерегезне хәтта бирәсез.

                                                                                                                                                                          Ш.Мөдәррис.

… Таң атып килә. Илебез халкы тыныч йокыда. Сабыйлар, әниләренә сыенып, тәмле төшләр күреп, изрәп йоклый. Кояш, бар  җиhанда  яңа көн тууын белдереп, алтын нурларын сибергә җыена…

Кинәт ямьсез үкергән фашист самалетлары пәйдә  була. Алар авыл-шәhәрләребезне утка тота башлый.

Бу – 1941 елның 22 июнь таңы иде.

Бу – моңарчы тарихта күрелмәгән, котычкыч мәхшәр – 1418  көнгә сузылачак Бөек Ватан сугышының башлануы иде.

1941 елның  22 июнендә башланган Бөек Ватан сугышы – Ватаныбыз тварихында изге, героик hәм шул ук вакытта фаҗигале бер чор.

         Гитлер Германиясе белән сугыш елларындагы  кебек авыр сынаулар илебез өстенә беркайчан да килмәгәндер, мөгаен. Ул сугышны Бөек Ватан сугышы дип юкка гына атамыйлар бит. Ватаныбызны коллыктан коткару, аның бәйсезлеген, җирнең бөтенлеген саклап калу, халкыбызның киләчәк язмышын кайгырту иң төп бурычка  әверелә.

         Сугыш…. Ниниди авыр, каhәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган… Дөньда тиңе булмаган әлеге сугыш тарихын өйрәнү үзенең актуальлеген беркайчан да югалтмый.

         Без бу көннәрдә Ватан азатлыгы өчен рәхимсез сугышларда hәлак булган, тылда, станок артында җиңү хакына армый-талмый корал  ясаган, колхоз кырларында көне-төне эшләп, күз яше hәм ачы тир тамызып, икмәк үстергән ветереннарны – әби-бабайларабызны, апа-абыйларыбызны олы ихтирам hәм юксыну белән искә алабыз.

         Гайрәтле hәм хезмәт сөючән халкыбызның тиңдәшсез батырлыгы hәм фидакәрлеге кешелек дөньясын фашизм коллыгыннан коткарып кала. Бу җиңү илебезнең яу кырында мәңгелеккә ятып калган 27 миллион асыл ир-егете бәрабәренә яулана. Ә сугыштан соң  тән hәм җан яраларыннан, авыр хезмәттән   вакытсыз  гүргә  кергәннәр  күпме?!  Күпме  парлар кавышмаган, күпме бала бу якты  дөньяга тумаган калган?!  Ни кызганыч, күпләренең каберләре кайда икәне дә билгеле түгел: алар хәбәрсез югалган. Туган җиребез өчен газиз башларын салган, гомергә онытылмас  шушы сугышның  билгеле  hәм  билгесез геройлары, аның изге корбаннары безнең  күңелләрдә мәңгегә яшәргә хаклы.

Авылыбызның урта бер җирендә,

Иң матур hәм калку урында

hәйкәл булып солдат басып тора

Винтовкасын тотып кулына.

         Күпме сагышлы карашны, күз яшьләрен күрде бу hәйкәл!  Күпме ялгыз аналар, тол хатыннар, бирегә килеп, инде ничәнче мәртәбә үзләренең газиз кешеләре белән эч серләрен уртаклаша. hәркайсының күңелендә изге бер уй: hәйкәл булып, аның улы, ире кайткан! Тормышның нинди авыр сынаулары алдында да тез чүкмәгән әби-апаларыбызның, әлеге hәйкәл янына җиткәч, башлары иелә, тез буыннары калтырый. Алар үзләренә бетмәс-төкәнмәс хәсрәт китергән, туганнарыннан, газизләреннән аерган, сабыйларны ятим иткән сугышка ләгънәт укый, Ходайдан илгә-көнгә тынычлык, иминлек, муллык сорый.

         Бөек Ватан сугышы чоры ерагая hәм аның шаhитләре  сирәгәя барган саен, сугышта  катнашучылар яңа буын өчен әкренләп ниндидер легенда  каhарманнары булып күренә башларга мөмкин. Шуның өчен безгә  илебезне  дошманнан саклап көрәшкән  батырларыбызны барлап тору шарт.

         Быел илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын  билгеләп үтә. Ватан сугышыннан меңләгән  якташларыбыз туган якларына әйләнеп кайта алмады. Алар фашистларга каршы батырларча көрәште. Сугыш вакытында барлык авырлык хатын-кызлар, бала-чагалар hәм картлар җилкәсенә төшкән. Алар завод-фабрикаларда, басу-кырларда көнне төнгә ялгап эшләгән. Үзләре ачлы-туклы яшәсә дә, булган икмәкләрне hәм киемнәрне фронтка җибәргәннәр.

         Җиңү көне – барлык халык бәйрәме. Ватаныбыз hәм  бөтен дөньяны фашистлар hөҗүменнән коткарып калучы якташларыбызга рәхмәт белдерәбез! Без алар алдында баш иябез!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Гумирова Лейсан Искандеровна