«Сугыш бер кемгә дә бәхет, муллык, тигезлек китергәне юк әле. Ул күз яше, ачлык, ятимлек кенә алып килә», -дип сөйли Язиләнең бабасы, я газета-журналлар актарганда, я телевизордан сугыш темасына кагылышлы фильмнар караганда. Язилә бу сүзләрне, әлбәттә , ишетә, тыңлый, әмма, йөрәге аркылы, сабый күңеле аркылы кичереп бетерә алмый әле. «Тагын сөйлә әле, бабай, ачлык вакытында нәрсә ашадыгыз соң?»,- дип, һаман бабасын үткән михнәтле елларга алып китә иде. Бабасы сөйли, ә Язиләнең күзе өстәл өстендәге ризыклар буенча йөри. Нәрсә генә юк өстәлдә. Кичә генә әнисе алып кайткан өч төрле печенье, әбисе яңа гына мичтән чыгарган гөбәдия белән алма бәлеше, карбыз, кавын, кыздырган ит….. Язилә, күзләрен өстәлдән алды да, тагын бабасын тыңлый башлады. Ничек инде ул алабутаны, черек бәрәңгене ашап булсын! Ә күсе ояларыннан бодай ярмаларын….. Ничек исән калды икән бабай, дип уйлап та куя Язилә. Һәм шул чакта үзен һәм энесен дә бабасы урынына куеп карый. Бүген бит аның энесе дә , нәкъ бабасы яшендә хәзер. Ашатып кара аңа алабута кабартмасын да, черегән бәрәңге боламыгын! Язилә шуларны татып карагандай, күзләрен чытырдатып йомды һәм бабасын килеп кочаклады. Шул чакта күрше бүлмәдән энесе Азат та килеп чыкты. Ул еламсырак тавыш белән: «Әби, мин бит гөбәдия яратмыйм, сөтле чәй дә эчмим, миңа пилмән пешер әле, какао эчәсем килә»?- дип тезеп китмәсенме! Акыл керерлек, үз фикерен әйтергә җитлеккән Язилә энесенең бу сүзләрен башкачарак кабул итте. Ул, бабасы нәрсә әйтер икән дип, баштан аңа күз төшерде, ул бер сүз дә кайтармагач, үзе сөйләп китте:»Син бабайның нәрсә ашап үскәнен белмисеңме әллә. Какао түгел, дуңгызларга эчерә торган әчегән сөт эчкән бит ул ашарына булмагач. Ә син какао дисең. » Бабасы читтән генә елмаеп карады да, килеп ике оныгын да күкрәгенә кысты, башларыннан сыйпады. «Ашагыз, балакайларым, күңелегез нәрсә тели, шуны ашагыз. Бар бит, Аллага шөкер! Күгебез генә аяз булсын, дөньяларыбыз гына тыныч булсын! Калганы бар да булыр!»,- диде дә күз яшьләрен сөртә-сөртә түр якка кереп китте. Ә Язилә өстәлдәге иң тәмле ризык-икмәкне алды да, бер телем үзенә, бер телем энесенә кисеп бирде. «Мә, иң тәмлесе шул, аша ,энем.
Икмәк булса, бар да булыр. Бабай күргән михнәтләр генә булмасын», -диде. Азат, апасының нык һәм ышанычлы әйткән бу сүзләрен тиеш дип кабул итте һәм стаканга су салып ипи белән эчә башлады. Үзенең күзе алма бәлешендә иде. Ярар, аннары анысын ашармын әле дип, апасы белән ярыша-ярыша ипине ашап бетергәнен сизми дә калды. Бигрәк тәмле икән ипи, дип , ашыга-ашыга урамга чыгып чапты. Язиләнең колагында һаман да бабасының сүзләре яңгырый иде:»Сугышлар гына булмасын иде….»