XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Әстәгъфирулла

Әстәгъфирулла

(Бөек шагыйрь Гадулла Тукайга багышлана)

Нихәл, Тукай, язып ятасыңмы,

Дөнья хәлен күзәтәсеңме?

Күгәргән калайны ялтыратып,

Битарафны үзгәртәсеңме?

Тыныч сулыш сирәк эләгәдер,

Бүгенгегә күз салсаң, әгәр.

Язып була маңкортлар турында

Ике йөз илле томлык әсәр.

Адәм бүген инде башка телле,

Адәм бүген бөтенләй башка.

Тел бәясен бизмәннәргә салсаң,

Башларыңны орырлык ташка!

Нихәл, даһи, шулай яшәп ятыш —

Билдән түбән әйбер түрләрдә!

Азган адәмне тыярлык көч юк –

Ходай тигезләрме гүрләрдә?!

Сирәк калды ошбу җиһаннарда

Ихлас дога бәян итүче.

Бернинди калыпка сыймый , телен

Югалуга дучар итүче!!!

Әстәгъфирулланы өсти — өсти бүген,

Язып була кәгазь тутырып.

Кая анда йокы эленсен күзгә —

Төннәр чыга Тукай утырып.

Каләм кулдан тәгәрәп киткәнче,

Әстәгъфирулла булды телеңдә!

Куркыныч төштә күргән нәрсәләр

Чынга аша бүген өнеңдә!

Син тегендә — аваз салалмыйсың,

Иңрәүләрең туфрак каплаган.

Күкрәгендә йөрәге булганның

Әстәгъфирулласы ятлаган!

Хуш, Тукай, син рәнҗеп ятма инде,

Асыл нөхсә адәм санаулы.

Минем оныгым сиңа дога кылса,

Булмас синең йөрәк яралы!

Иншаллаһ!

Аглиуллина Азалия Анфасовна
Страна: Россия
Город: Аксубаево