Кермә зинхар төшләремә
Йокы бирче миңа тынычлап
Сөю назга бүтән мине төрмә
Миңа бит синсез рәхәт бу дөнья.
Хаман саен мин ялганлыйм имеш
Хаман саен мин гәепле тоелам
Әйтче миңа, китер күз алдыма
Кайда хатам минем, кайда ялгышкан.
Булды берчак ялгышканым
Иң зур хатам минем — син!
Син дип уттай янганнарым
Яшәү мәгънәсенә тиң.
Сөйләшүдән һич тә күрмим мәгънә
Кирәкмәгәнгә очрашу сыман
Бар сөйләм тавышта сизелә
Сүзсез дә бит аңлашып булган.
Арта бара синсез вәзгыятьләр
Исемең әкрен югала сүзләрдә,
Күз алдыма килми сурәтләрең
Бар тойгылар күренә күзләрдә.
Авырлыкны күрсәтмәгән булам
Имеш җиңел миңа синсез тормыш
Ләкин барсын җыеп гафу италмам
Дустым белән язышу синең ялгыш.
Кирәкмәгәнгә утка керәсең
Яндырасың артта калганын
Бар тойгыны син сизмисең
Минем дустым белән алданып
Кабатлыйсым килми бер сүзне
Яшеренгән тирән мәгънәләр,
Шул вәзгыять яшьләндерә күзне
Арабызга сузам калын пәрдәләр.
Хаман саен миннән яшермә
Барсына сонгы нокта куела
Бүтән минем янга килеп йөрмә
Миңа бит синсез рәхәт бу дөнья!
***
Мәхәббәт
«Мәхәббәттнең капкалары ачыла…» дип
Башлап җибәрәм үз хикәям.
Ул болай, тегеләй, ул ике җанда
Һәрбер кеше аны татып бел(е)гән.
Ябам дәфтәрем, алам телефон
Ачып җибәрәм интернет челтәрен,
Беренче күземә ташланган пост
«Мәхәббәт ул җыйган кеше йөрәген)»
Кичен уйлыйм бер әйләнеп карарга
Саф һавада үткән бәйрәмне.
Иң беренче күзем төшә шунда
Басып торган тату гаиләгә.
Кайтып утырам да, ачам дәфтәрем
Бар битләрем тулган мәхәббәт белән.
Сөйләмнәрем ялгый ярату хисен
Димәк, сүзләр дә йөрәккә үткән.
Ләкин зур сорауның берсе шул
«Кеше татымыйча да аңлаган микән?»
Белгән микән бу ярату хисләрен?
Шул мөхиткә кермичә, әллә сизгән?
Ни өчен? дип сорасагыз, җавап гади
Мин үзем дә шул кешеләр рәтеннән,
Үзем дә белмим, ул дөнья нинди,
Аңламыйм нинди ил ул мәхәббәт дигән.
Тик шулай да шагыйрь яза диләр
Уйларын һәм хис-кичерешләрен.
Бәлки күргән-белгән вакыйлагалар
Яздыртадыр шагыйрьгә хисләрен.
Әйе, аңлмаган әйберләр күп,
Тик шулай да җавап юктыр мөгаен.
Кеше яши, белми сизми тоеп
Каян килгәнен бу дөньяның.
Ә, шагыйрь дигәннән, туктагызчы (!)
Фикерем төгәлләнмәгән икән,
Мин үзем дә язгалыймын тойгыларны,
Ләкин шагыйрьгә кадәр әле үсмәгән.
***
Йолдызлар кисешкән урын
Җәй җиттеме сабый атыла,
Йолдыз сыман кичен урамга.
Җәймә җәеп яткан була,
Имеш йолдызлар санарга.
Бала сыман йолдыз саный,
Кайсы яна, кайсы атыла.
Теләкләрнең тели иң матурын,
Әйтерсең лә соңгы теләк була.
Әй тели ул чын күңелдән
«Күрсәтегезче сихри җирдән!
Күз явын алмаслык булырмы,
Ут йолдызлар кисешкән урыны».
Быел җәй дә калдырмадым үзе,
Чыктым күк йөзен ишеткән кебек.
«Әйдә сабый бала , көттек сине Синдә дә бит безнең кебек»
Әй сөендем бала сыман
Карап күк йөзе диңгезенә,
Күптән көткән сихри төн
Алды мине камап үзенә.
Сөйли башладым серләр,
Әйтерсен йолдызлар көтә!
Шыпырт кына көлгән булалар
«бу сабый үзгәрмәгән дәәә».
«Эх йолдызлар, көлмәгезче
Бу серемне юкка сөйләмим,
Бер теләгем чынга ашты бит
Белсәгезче кайсы икәнен».
Андый кешене табалмасмын,
Юктыр бүтән миндәй җүләре,
Тик хисләргә бирешкәнмен икән,
Димәк инде, мин бәхетле.
Әйтер сүзем әз дә булмас
Үсә төшә серләр күбәя,
Тик күңелем калдырмас
Үземне генә бу җирләрдә
Төннең сайлап иң матурын
Хисләргә бирелгән вакытта,
Очрашкан идем аның белән
Йолдызлар кисешкән урында.