Бу хәл җәй башында булган иде. Бу вакытта шәһәрдән кайткан балалар белән авыл урамнары шау- гөр килеп тора башлый. Тимур да җәйге каникулда һәр ел әбисенә кайта. Аңа авылдагы табигать тә, төрле җирләрдән кайткан дус- ишләре дә, бәрәңге бакчасы да, урам тутырып кайткан сыер көтүе дә ошый, хәтта. Менә ул бүген дә иртән торып яңа сауган җылы сөтне эчеп куйды да, кармакларын алып, күл янына төште. Кичә алар дуслары белән су буенда ял итү турында сөйләшкәннәр иде. Үзләре белән кармаклар, коену костюмнарын алырга сүз куештылар. Балыктан тәмле уханы кызлар пешерергә тиеш иде. Планнары бик шәптән иде, югыйсә. Ләкин бер көтелмәгән хәл бөтен хыялларны юкка чыгарды.
Тимур күл буена барысыннан да алданрак килеп житте. Бигрәк матур инде бу күл! Үзе түгәрәк ,зур да. Кемдер кечкенә генә басма да ясап куйган. Кызлар шул басмага утыралар да аяклары белән суны болгатырга яраталар. Күлнең кайбер урыннарында куе камыш үскән. Исеме дә килешеп тора: Аккош күле. Чөнки һәр ел күлгә пар аккош очып килә. Камышлыкка кыр үрдәкләре, кыр казлары да төшеп урнашалар. Балыгы да бар: карп, кызылканат,нәлимнәр дә очрый.
Көн бүген иртәдән үк кыздыра. Тимур сокланып зәңгәр күккә карады. Күлмәген, шортасын салып төреп куйды. Кармакларын тикшереп чыкты. Күлнең суы төнлә суынырга да өлгермәгән: парланган сөт кебек җып- җылы. Тимур, дуслары килгәнче, йөзеп чыгарга да өлгерде.
Менә йокы чүлмәкләре болар! Мондый матур көнне ничек йокламак кирәк,- дип уйлады Тимур.- Кызык итим әле мин боларны!
Ул тиз генә басмага утырды. Дуслары күренә башлауга, басма астына төшеп качармын, дип уйлады. Киемнәрен дә читкәрәк алып куйды. Әнә Алия, Алмаз, Айгөл, Наил, Данилның килүләрен шәйләп алды ул. Алар артыннан Данилның энесе белән сеңлесе дә ияргән. Ул тиз генә басма астына яшеренде һәм аларның килүен көтте. Дуслары көлешә- көлешә нәрсәдер сөйләшәләр. Тимурны күрмәгәч, алар гаҗәпләнеп калдылар.Тимур һәрвакыт иң алдан килә иде, югыйсә. Кызлар тиз генә җәймәләрен җәеп урын әзерләделәр. Алмаз кармакларын җайлап куйды да учакка чыбык – чабаклар эзләргә кереште. Алия дә аңа булышырга йөгерде. Шулчак ул Тимурның киемен күрде. Балалар барысы да аптырашта калдылар. Киемнәре бар, үзе юк. Алар кычкыра- кычкыра күл тирәсен әллә ничә әйләнделәр. Малайлар күлгә чума- чума хәлдән таеп беттеләр. Тимур басма ярыгыннан боларны күзәтеп торды, кычкырып көлүдән чак кына тыелды ул. Балаларның башларына бер генә уй килде: Тимур белән фаҗига булган. Кечкенәләр белән кызлар елаша ук башладылар. Алмаз белән Наил өлкәннәрне чакырырга дип авылга таба чаптылар.
Тимур да эшнең тирәнгә киткәнен аңлап алды. Ул басмага менеп басты да, май кояшы кебек елмаеп : “Сез кемне югалттыгыз?”- дип кычкырды. Балалар сүзсез калдылар. Аларның куркулары йөзләренә чыккан. Алар тын гына әйберләрен җыйдылар да китү ягын карадылар. Тимур: “Кая барасыз, мин бит шаярттым гына,” – дип акланып маташты. Аның ягына борылып караучы да булмады. Кечкенәләр генә курку катыш гаҗәпләнү белән кабат- кабат Тимурга күз ташлыйлар иде.
Менә авыл ягыннан ир- атлар килгәне күренде. Тимурның әбисе дә йөгерә. Алар балалар янына килеп җиттеләр. Өлкәннәр малайның “шаяруын” хупламадылар, билгеле. Шулай да фаҗига булмауга сөенешеп кире борылдылар. Тимурның әбисенең йөзләре агарган, куллары калтырый иде. Ул Тимурга: “Бүген үк әтиеңә шалтыратам, ул сине кайтып алыр,”- диде. Тимур үзе дә уеннан уймак чыкканын аңлаган иде инде. Ул әбисенең кулларыннан тотты да : “Әбием, гафу ит мине, кабат мондый хәл кабатланмас, — диде. -Әбием, мин дусларымнан да гафу сорарга тиеш!”- дип иптәшләре артыннан йөгерде.