XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Саклаубашым туган авылым.

Туган авылым Саклаубашның

Тирәндә тамырлары

Үз кочагына алган ул

Тирә-як авылларны.

Әгәр тарихка күз салсак

Узган гомер аз түгел

Өч гасырлык тарихы бар,

Шуңа шатлана күңел

Элек-электән Саклаубаш

Мәчетле авыл булган

Дин әһелләре,имамнар

Азан яңгыратып торган.

Шушы гомердә өзлексез

Яшәү яме биргәнсең

Гел җиңелләрдән булмаган

Күп нәрсәләр күргәнсең.

Гөрләтеп яшәп ятканда

Дошман илгә һөҗүм итә,

Ватаныбызны сакларга

Бик күп ир-егет китә.

Сугыш озакка сузыла

Югалтулар күп була,

Яу кырында калганнарның

Саны туксанга тула.

Җиңү белән тәмамлана

Бөек Ватан сугышы.

Әле һаман ишетелә,

Кайтавазның сулышы.

Ераклардан күренеп тора

Авылымның мәктәбе

Коллективы шундый әйбәт

Җанга рәхәт мактавы.

Рәхмәтлемен сезнең алда

Рәхмәт барысы өчен,

Төпле белем,яхшы тәрбия

Биргәнегез өчен сезнең.

Мәктәбебез белем басуы

Зур уңышлар китергән

Күпме күренекле шәхесләр бар

Саклаубаш мәктәбен бетергән!

Шунда туып шунда үстем

Клара Булатова әйткәнчә

Шул мәктәптә белем алдым

Укуны тәмалагач,сайлау алдында калдым.

Авыл малае булганга

Авылга тарта күңел.

Сарман Аграр көллиятендә

Укып йөримен бүген.

Җитмеш төрле һөнәр аз ,ди

Егетнең уңганына

Шатланып яратып укыйм,

Автомеханик булганыма.

Әти-әни рәхмәт сезгә

Кадерләп үстердегез,

Дипломлы белгеч булырга дип,

Укырга көч бирдегез.

Һич тә артыруым түгел,

Мин бик бәхетле бала,

Балачак яшьлек еллары

Гомергә истә кала.

Туган ил ул иң элек

Туган җирдән башлана.

Кайда гына яшәсәм дә

Алыштырмам башкага!

Батыр тавы итәгенә

Урнашкан безнең авыл,

Табигате шундый матур

Куркытмый безне давыл.

Вак-вак ярлар арсыннан

Саклау елгасы ага.

Эштән соң ял итү өчен

Яшьләр шунда юл ала.

Исәнме,дип, каршы ала

Урманнарым кырларым.

Җир астыннан челтерәп аккан

Изге чишмә суларың.

Беркайда да очратмассыз

Бездәге Батыр тавын,

Ике катлы больницабыз

Ала күзләрнең явын

Халкым минем хезмәт сөя,

Җырны-моңны ярата.

Дамир абый Гарифуллин да,

Авылым турында яза:

“Туган авылым урамында

Йөрим назга тиенеп

Кайлардан гына кайтсам да

Каршылый ул сөенеп”

Саклаубашым -Туган авылым

Тормышымның бәллүр бишеге

Чит җирләрдә инде күп йөрсәмдә,

Табалмамын сиңа тиңнәрне!

Саклаубашым,Саклаубашым

Син минем –син минем туган ягым

Синдә туып,синдә үстем,

Шатлана минем җаным!

Слават Хаертдинов Ирекович
Страна: Россия
Город: с.Саклов-Баш