XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Сак булыгыз юлларда!!!

Җәйге матур бер көндә,

Саф һавалы иртәдә

Ике куян баласы

Юл тоттылар шәһәргә.

Бара торгач ардылар,

Аяклары талдылар.

Әниләрен сагынып,

Бераз елап алдылар.

Берсе әйтә: “Кайтыйк,” – ди,

Икенчесе: “Барыйк!” – ди.

“Ярты юлдан борылу —

Егет эше түгел,” – ди.

Хәлдән тайган дускайлар

Шәһәрдә адаштылар.

Елый-елый чабалар,

Кайтырга юл тапмыйлар.

Транспортлар бик күп уза,

Юлларда тузан туза.

Бер тәгәрмәч куянның

Аягын таптап уза.

Елый куян баласы,

Белми кая барасы.

Ярый әле аларны

Куып җитә анасы.

Балалар үкенделәр

Һәм гафу үтенделәр.

Бүтән өйдән китмәскә

Вәгъдәләрен бирделәр.

Әнкә куян акыллы,

Өйрәтте балаларны:

-Сак булыгыз юлларда,

Шәһәрдә һәм авылда,

Перронда, тукталышта,

Һәм, әлбәттә, урамда.

Сабыйлар һәм өлкәннәр,

Җәяүле, рульдәгеләр,

Юл йөрү кагыйдәсен

Үтәгез һәммәгез дә!

Минеева Айзиля Айратовна
Страна: Россия
Город: с.Шемордан