XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Сагыну

Сагыну..

Галимә әби никтер, авыл халкының телендә сәер,иләс-миләс карчык булып кереп калган.
-«әнә теге ,сәер килә инде ,тагы гармунын тотып чыккан» дип бармак төртүләренә дә карчыкның исе китми иде.Мэдинэ дә бераз үсә төшкәч ,Галимә әбинең үз-үзенә сөйләнеп йөрүенә сәерсенеп караса да,тора-бара аның сүзләренә игътибар бирә башлады.Әбинең аермачык инде ничә еллар буе кемнедер көтүен,аның өчен өзгәләнеп яшәвен аңлады

Беркөнне Мәдинәнең әнисе коймак пешергән иде . Галимә әби белән якыннан танышырга теләп Мәдинә тиз генә бер тәлинкәгә коймак өя башлады.Шунда ук әнисе кызының кая болай җыенуы белән кызыксынды, ә Галимә әбигә керүен белгәч , бөтенләй югалып калды һәм Мәдинәне аңарга барып йөрмәскә үгетли башлады:
— ”Китсәнә , йөрмә кызым , аның капкасын инде бик күп еллар берәүнең дә ачып кергәне юк ,ул иләс –миләс карчыкның башында ни икәнен белеп булмый , йөрмә !”диде ачуланып.
— Ә Мәдинә исә гүя аны ишетмәде дә , тәлинкәгә коймак өйде дә, өйдән чыгып йөгерде.Әнисенең сүзләре бераз шүрләтсә дә , әбине жәлләү хисе өстенрәк булып чыкты.Сак кына капка келәсен ачты ,ялды ишеген ачып әкрен генә өйгә атлады .
Галимә карчык көндезге намазына баскан булса кирәк .Алдында гармун белән ,саргаеп беткән инде туза да башлаган уч төбе кадәр генә фотосурәт тора.Баскан урыннан гына өй эчен күзәтә башлады Мәдинә .Бар да урнында ,чиста-пөхтә итеп җыештырылган ,яран гөлләр шаулап үскән 4 тәрәзәле йортта яшәүче карчык, кызга бер дә сәер тоелмады.Галимә әби намазлыгын җыеп ,Мәдинәгә карамый гына»уз кызым,кил утыр » дип кызны түргә дәште.Мәдинә сак кына сәке кырыена килеп утырды.»Менә әни коймак пешергән иде,сез дә авыз итегез » диде кыяр -кыймас.Әби дәшмәде.Җай гына гармун белән фотосурәтне ак мендәрләр өелгән караватка алып куйды.”Рәхмәт кызым ,минем капканы инде бик күп еллар берәүнең дә ачып кергәне юк ,үзем дә кешегә кереп гайбәт сөйләп йөргәнем булмады. Шул өйдән чыгып йөрмәвем аркасында ,сәер җенле Галимәгә әверелгәнмендер инде.Йорт җирем дә әллә ни түгел . Нигезне дә бетертәсем килмәде .Йортым иске булса да ул миңа бик кадерле.Килен булып шушы йортка килдем,кайнатам һәм кайнанам бик әйбәт кешеләр иде.Ирем сугыш кырларыннан кайта алмады , мәңгелеккә ятып калды.Аннары улым… әби авыр сулап куйды .Алар истәлегенә шушы йортны сакладым.Шушы йортның һәр тактасы, һәр баганасы кадерле якын шул мина. Ә кешеге нәрсә? Аңа сөйләргә гайбәт кенә булсын . Баштарак эш белән юандым ,аннары шушы йортымдагы истәлекләр белән юанып яшәдем . Әби карават янына килеп йомшак кына гармунны сыйпап куйды һәм әкрен генә көйли башлады …
тынып калды тальян күптән инде…
уйнаучысы калды еракта
тик бер ана күзен сөртә-сөртә
кулына ала аны кайчакта.
һәркөн көтә ана,газиз улын
кайнар яше күздән тәгәри
капка шыгырдавын тыңлап кара төндә
узган сугыш утын кәһарли
Әби тынып калды.Аның күзләрендә ниндидер нәфрәт моңсулык чагылды. Әби озак кына бер ноктага төбәлеп дәшмичә утыра бирде. Өйдә тынлык урнашты.Тынлыкны әллә җил ,әллә капка шыгырдавы өзде, әби сискәнеп тәрәзәгә карады.Өмет тулы күзе капкада иде аның.”Кемне шулай көтә икән бу юләр карчык ди торгансыңдыр инде син кызым .Улымны көтәм улымны ,күз нурымны “-,диде әби күз яшьләренә буылып. “Менә килеп керер дә кочып алыр кебек , юк шул “…Минем һаман таптанып торуымны күргәч әби сөйләвен дәвам итте : «улым армия сафларына киткәндә 19 яше тулыр -тулмас егет иде .1944 язы иде ул.Басу капкасыннан озатып калганым бүгендә исемдә ,ләкин кабат очрашырга язмаган .Тунел казыганда ,өстенә балчык ишелеп харап булды балакаем.Гәүдәсен дә таба алмадылар.Өмет белән гомер буе яшәдем ,кайтыр дип көттем.Бәлки исәндер кайтырга җае гына юктыр .Өмет яшәтә кешене ,өметсез шайтан гына диләр .Күрше-тирә генә мине аңламады,аларның тормышы түгәрәк ,балалары янында.ирләре сугыш кырында үлеп калса да балалары яннарында булды.
«Кеше хәлен кеше белми,үз башына төшмәсә»-дип уфтанып карчык моңсу күзләре белән тәрәзәгә күз салды.Үз алдына әкрен генә көйли башлады.
сагыну-сагыш белән тормыш узды,
менә хәзер картлык үрелә.
офык читләрендә гомер чиге,
юл азагы инде куренә……

Кадриева Алина Ильхамовна