XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Сүз көче

Милли бизәкләр

Гасырлардан гасырларга күчә

Гореф гадәт, милли бизәкләр.

Әбиләрдән- бабайлардан калган

Моңлы җырлар, матур теләкләр.

Кечкенәдән күреп үстек бит без-

Каз өмәсен, коръән ашларын.

Яз җитүгә барлык балалар белән

Күкәй җыеп, карга боткасын.

Сабантуйлар җитсә атка утырып,

Җырлый- җырлый бүләк җыйганын.

Эх күрсеннәр иде карт әбиләр

Алардан соң да дөнья барганын!

Үз динем

Мин туганмын җиргә яшәр өчен,

Әти- әниемә мең рәхмәт.

Туган җирне, туган илне сөеп

Каныма сеңдергәне өчен мәхәббәт.

Ислам динен үземнеке итеп

Әби- бабайларым өйрәткән.

Коръән сурәләрен кабатлатып

«Кыйблаңны бел»- диеп кисәткән.

Үз динемә тугры калып

Яшәрмен мин Аллаһ боерса

Ислам динең — иң чиста дин диеп

Өйрәтермен калган буынга.

Энем

Тыныч кына ятканда

Иртән уятты әни.

Бер сөенечле хәбәрем бар

«Без күбәябез»- ди.

И сөендек, и куандык

Нәрсә эшләргә белмибез.

Безнең киләчәк тормышны

Күз алдына китермибез.

Кечкенә киемнәрне

Юып үтүкләп куйдым.

Матур уенчыкларны

Тәртипләп тезеп куйдым.

Менә килде ул көн безгә

Иртәнге сәгать биштә.

Әни шалтырата сөенеп

«Энегез туды»-диеп.

Бик сөендек, бик шатландык

Без аның булганына.

Сәламәтлек, исәнлек

Теләдек туганыбызга.

Салават дип исем куштык

Кечкенә бәләкәчебезгә.

Киләчәктә озын гомер

Телибез төпчегебезгә.

Туган ягым — яшел бишек

Туган ягым — яшел бишек,

Тибрәләм куеныңда.

Урман, күлләр, басулары

Бар да кул сузымында.

Яратам туган ягымны

Гөл бакчасы булганга.

Әти-әни, туганнарым

Шушы җирдә туганга.

Яшәгез туган җирләрдә

Нурга, моңга күмелеп.

Сандугачлар кебек сайрап,

Бәхетләргә төренеп.

Җир йөзендә бер генә

Җир йөзендә әниләр күп,

Тик минеке бер генә.

Минем әни кебекләрне

Аллам, саклап йөрт кенә.

Үзе тыйнак, акыллы,

Сабыр һәм тапкыр сүзле.

Тәмле итеп пешерә,

Ярый ул бар кешегә.

Һәр баланың әнисе

Булсын иде ягымлы.

Сөйкемле, көләч йөзле,

Минем әни шикелле!

Әбием киңәшләре

Яши безнең яныбызда

Өлкән кеше – әбиебез.

Ул безне иркәли һәрчак,

Гел янында торабыз.

Тәмле-тәмле ризыклар,

Пешерә без кайтуга.

Матур итеп киңәшләрен

Сеңдерә барыбызга.

“Акыллы бул, балам”, — ди,

“Өлкәннәрне тыңла”, — ди.

“Киләчәктә үзеңне дә

Тыңларлар, бәбкәм”, — ди.

Туган телем якын

“Әннә” диеп тел ачылган

Һәм әйтелгән “әттә”се.

“Әби-бабай, апа-абый” —

Тезеп киттем һәммәсен.

Туган телем – татлы телем,

Әнием кебек якын.

Туган телдә аралашам

Дуслар, туганнар белән.

Һәркемгә дә якын инде

Үз туган теле генә.

Үз телендә җырлый, көйли

Бәхетле кеше генә.

Нинди бәхет

Мәктәп ул – мәктәп инде,

Мәктәптә җәннәт инде!

Мәктәпкә барулары,

И-и-и анда укулары!

Мәктәп ул-мәктәп инде,

Мәктәптә рәхәт инде!

Дуслар белән аралашу.

Җаннарга сихәт инде.

Мәктәпкә барулары,

И-и-и анда укулары.

Сагындыра каникулда

Малайлары, кызлары.

Мәктәп ул – мәктәп инде,

Мәктәптә рәхәт инде!

Нинди бәхет бергәләшеп

Мәктәптә укулары!

Шаехова Алина Альфировна
Страна: Россия
Город: Актаныш